поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.04.2010 «65»

МИЗГЕЛ

Остазым Вахит ага Хаковка багышлыйм.

...Кырык алтынчы елның язы иде.

 

Дүрт ел буе дөньяның төрле кыйтгаларында фашистларга каршы сугышларда катнашып, соңыннан япон самурайларын җиңгән совет солдатлары утырган состав Көнбатышка таба юл алды.

 

...Туф-туф, туф-туф.... Поезд көпчәкләренең тигез, бертуктаусыз тавышына колаклар күптән күнегеп беткән булса да, бүген алар башкачарак яңгырый сыман. Чух-чух... Чык-чык... «Чык!» – диләр алар солдатка, – «Чык та өеңә кайтып кил! Сикереп төшеп кал! Туган авылың, газиз әткәң яшәгән җирдән үтәсең! Алар белән күрешми, сөйгәнеңнең җылы сулышын тоймый ничек үтеп барасың! Боз йөрәк син, туң йөрәк! Чык! Чык-чык!» Сугыш кырларыннан кайтып килгән солдатның йөрәге аның саен үрсәләнә, аның саен күзләрен каплаган томан аркылы тәрәзә пыяласына текәлә. Никадәр юл үтте ул, никадәр газап күрде... Әле бит аңа унтугыз яшь кенә... Язларның нибары унтугызы гына аныкы... Ни өчен бу каһәр суккан сугыш аның язларын урлады соң?! Ни өчен аның яшьлегенә туры килде бу мәхшәр?! Инде менә, барысы да бетте дигәндә генә, аны, туган авылына борылып карарга да ирек бирми, каядыр Көнбатышка алып баралар. Сугыш бетте бит, бетте! Солдат өенә кайтырга тиеш... ЧЫК-ЧЫК... ЧЫК-ЧЫК... Тәрәзә пыялалары тагы томанга каплана, кояш, күрәсең, офык астына тәгәрәп киткән инде... Җир өстенә әкрен генә, сиздермичә караңгылык иңә.

 

Солдат, тәрәзәдән аерылып, аркасына әйләнеп ятты. Вагон үзе кебек солдатлар белән шыплап тулган. Олырак яшьтәгеләр, җиңелчә яралылар тын гына ятып торалар, я булмаса, утырган җирдән генә үз уйларына чумганнар. Дәшмиләр. Алар өйләренә кайталар. Күңелләрендәге шатлык әйтеп бетергесез, тик сугыш кырларында ятып калган, газиз өйләренә кайтып, якыннары белән күрешү бәхетен татый алмаган иптәшләренең хәсрәте тынгы бирми, күрәсең. Бәлки, алдагы күрешү мизгелләрен күз алдына китерергә тырышып, хыялга чумганнардыр... Ә яшьрәкләр кәрт сугалар, шаркылдашып көләләр, мәзәкләр әйтешәләр. Боларның күңелендә яшьлек шаулый. Әле алар хезмәт итү вакытын да тутырмаганнар, аларны әле алда яңа юллар, яңа кыенлыклар көтә. Алар сугыштан соң халыклар тынычлыгын сакларга тиеш. Монголиянең сусыз чүлләрен аркылы кисеп чыгып, Кытай тауларында япон самурайлары белән бәрелешкән яшь солдатлар кыйтганың икенче ягына күченәләр. Монголиядән чыгып киткәндә йөрәкләрдә шатлык иде. Ни дисәң дә, поезд аларны туган якка таба алып кайта. Иртәгә таңда алар Казан станциясендә туктаячаклар. Ә аннан соң состав Зөя буе, туган авылы яныннан узачак... Солдат сыкранудан күзләрен йомды. Их, башка юл юк микәнни бу Европага?! Ул яңадан Гоби чүлендә бер тамчы суга тилмереп, дошман белән сугышып йөрергә әзер, яңадан Хинган тауларында коеп яуган яңгыр астында тайгак үткелләрдә самурайлар белән бил алышырга әзер, тик поезд бары бер тәүлеккә генә Зөя буенда туктасын иде... Бер сәгатькә генә... Чык-чык...чык-чык...

 

...Солдат күңеле үрсәләнүдән нишләргә белмәде. Әле чалкан ятты, әле йөзтүбән капланды, уңга, сулга борылды. Төн уртасы узып бара. Вагон тынган. Солдатлар барысы да татлы йокыда. Ирләрчә изрәп, уянмаслык каты йокыга чумган солдат халкы. Һавага борыннар күнегеп беткән ачы тир исе эленгән, анда-монда каты гырлаган тавыш кемнеңдер сак йокысын кисә, кемдер борсаланып ала да яңадан тынып кала... Кемдер ыңгырашып куя – өндә күргән мәхшәр төшкә дә кереп газаплый. Шактый озак туктамый баралар бугай инде. Менә тәрәзәләрдә таң сызылды. Солдат түзә алмады, туган ягының таңын тәрәзәдән генә булса да күрим дип, тамбурга чыкты. Шуны гына көткәндәй, поезд үзенең йөрешен киметкәннән-киметте, тәгәрмәчләр, салмак ритмга тиз генә күнегә алмагандай, озак кына чыелдап әйләнә башладылар... «Чый-ыйк... чый-ыйк.... Чый-ыйк... чый-ыйк...» Әйләнделәр-әйләнделәр дә тәгәрмәчләр, соңгы тапкыр ыңгырашып, туктап калдылар. «Ч-ы-ы-ык... Ч-ы-ы-ык...» Янәшәдәге купедан дежур старшина күренде.

 

– Нәрсә, солдат, йоклап булмыймы?!

 

Армия үзенең тәртибен солдатның җелегенә үткәргән иде – шунда ук арка турайды, томанланган күз карашы кояш нурлары үтеп кергәндәй яктырдылар, иреннәр һәр авазны ачык итеп, җиренә җиткереп, ярып салдылар:

 

– Һич юк, иптәш старшина. Һава суларга чыктым.

 

Старшина канәгать елмайды, үз итеп, солдатның җилкәсенә сугып алды.

 

– Ярар, ярар. Вольно.

 

Түш кесәсеннән чыгарып, тәмәке төрде, солдатка сузды.

 

– Тартасыңмы?

 

– Һич юк, иптәш старшина.

 

– Татармы әллә?

 

– Нәкъ шулай, иптәш старшина.

 

Старшина бу юлы солдатка текәлебрәк карады. Юк, ул үзе татар түгел иде, ләкин һәрвакыт татарларга игътибарлы булды. Сугыш эчендә татарлар күрсәткән батырлыклар турында аның күп тапкырлар ишеткәне дә, үз күзе белән күреп ышанганы да булды. Сугышка керү өчен татарга спирт кирәк түгел иде, тәмәкегә дә исләре китмәде аларның. Тыныч, басынкы, әмма эчләрендәге гайрәт ясалма кыюлыктан аерылып тора иде...

 

Старшина вагон ишегендәге кечкенә тәрәзәгә ишарәләде.

 

– Казан. Сезнең мәркәзегез бугай, шулаймы?!

 

Солдат баш какты, тәрәзә уемтысына кереп китәрдәй булып ымсынды. Старшинага бу бик ошап бетмәде, ахры, беркадәр шикләнеп, солдатка тагы да текәлебрәк карады.

 

– Син үзең Казаннанмы әллә?!

 

Солдат күзләрен тәрәзәдән алды, күз карашында җитдилек чагылып китте.

 

– Юк, иптәш старшина. Мин Казаннан түгел. Һава суларга чыктым.

 

Старшина җаваптан канәгать калды. Шалтыратып, кесәсеннән ачкычларны тартып чыгарды, вагон ишегенең йозагын ачты. Ишек, авыр шыгырдап, каерылып ачылып китте, старшина идән баскычларын төшерде дә, сикереп, үзе дә җиргә төште.

 

 – Теләгән хәтле сула һаваңны, солдат. Ун минут буе теләгән хәтле сулый аласың. Ун минуттан кузгалабыз. Вагоннан аягыңны атлыйсы түгел. Аңлашылдымы?!

 

– Нәкъ шулай, иптәш старшина.

 

Старшинаның шулай буласына шиге юк иде, кулына зур гына флягасын алып, үзе кебек үк кизү торучы берничә офицер җыелган су колонкасы янына китте. Солдат станциядән күзләрен ала алмады. Йоклый әле Казан, йоклый. Монда аның күпме тапкырлар килгәне булды, күпме тапкыр шушы яшеллеккә төренеп утырган ярым агач, ярым таш йортлар өстенә карап торганы булгандыр. Килеп туктаган поездларга су салучы, күмер ташучы станция эшчеләрен, ара-тирә күренеп киткән солдатларны санамаганда, кешеләр дә күренми, җәйге иң кыска төннәрнең берсе булуына карамастан, изрәп йоклыйлар, күрәсең. Сугыштан соңгы тыныч төндә йокламый, нишләсеннәр соң алар? Әлбәттә, йоклыйлар. Ә менә солдат йокламас иде. Якыннары, сөйгән яры янда булганда, туган авылының, туган җиренең сулышын тоеп яшәгәндә гомерен йоклап үткәрәме соң ул?! Кинәт якындагы йорт бакчасында сандугач сайрап җибәрде. Паровоз пошкыруын күмеп, станциядә урнашкан йортлар, агачлар, кешеләр өстенә сандугач моңы түгелде, һәр яфракка, һәр кояш нурына, һәр күзәнәккә бәрелеп, җитмеш җиде төрле аһәң белән солдат колагына килеп яңгырады. Солдатның тышкы дөньяны кабул итү сәләте каядыр юкка чыкты, бер мизгелгә дөньяда бары ул һәм сандугач кына калды. Бераздан солдат аңында шул сандугач моңы аркылы Зөя буеның әрәмәлеге, туган йорты, кулына Корьән алып, солдатка гарәби хәрефләр өйрәткән хәлфә әтисе гәүдәләнде, әйтерсең, боларның барысы да станция йорты янындагы бакча артында, кул сузымы ераклыгында гына урнашкан шомырт агачы, анда кунып сайраган сандугач артында гына иде. Һәм солдат йөгерде. Вагон баскычыннан сикереп төште дә, сандугач каршына йөгерде. «Ун минут, – дип уйларга өлгерде ул, – ун минут. Минем әле ун минутым бар». Вагон янында кайнашкан ике эшче моңа игътибар бирмәделәр – станциядә ниндидер йомыш белән йөгерүчеләр бер ул гына түгел иде. Солдат кечкенә генә киртә аркылы бакча эченә сикереп төште, үзәге сындырылган, шуңа куе булып, тармакланып үсеп чыккан шомырт агачына килеп капланды. Сандугач тынып калды. Хәер, солдат моңа игътибар да бирмәде – сандугач тавышы инде аның җанына күчкән, бертуктаусыз колагында яңгырый иде. Акылын югалкандай, шау чәчәккә төренгән шомырт агачын колачы җиткәнчә кочаклап алды, йөзен куе яфраклар эченә яшерде, сулыш юлларын ярып, үпкәсенә шомырт чәчәге исе тулды, башы әйләнде. Кат-кат кочаклады, битеннән аккан күз яшьләрен тоймыйча, чәчәк таҗларының шул яшь елгалары ярларына бәрелгән ак җилкәннәрдәй битенә ябышуын сизмичә, шомырт куагына йөзе белән капланды. Балачакта ул бакча артыннан гына Зөя буена йөгереп төшәр иде дә, шомырт әрәмәсендә чәчәк исенә буылып утырыр иде. Туган ягы аның аңында шомырт чәчәге исе белән уелып калды. Тагы сиреньнәре белән... Солдат, күңелендә бу сүз яңгырауга, үпкәсенә тулган шомырт исе аркылы балачактагы сирень чәчәкләренең исен сизгәндәй булды, йөзен якындагы куакка борды. Юк, күңеле алдамаган – янәшәдә сирень куаклары чәчәк атарга җыенып утыралар иде. Өске ботакларда инде ачылган сирень чәчәкләре... Солдат икенче куакны барып кочаклады... Йорт яныннан арткы якка таба кечерәк генә тыкрык китә, кеше күзеннән читтәрәк урнашкан шул тыкрыкның һәр ике ягына буйдан-буйга шомырт куаклары, сиреньнәр, алмагачлар, чияләр утыртылган иде. Солдат әлеге тыкрык буйлап йөгерде, әле алмагачларны, әле сиреньнәрне барып кочаклады, алсу-ак күбеккә төренгән чияләр белән серләште, шомырт агачларына моң-зарларын сөйләде, сиреньнәргә сөю серен ачып салды. Хәтфәдәй яшел үлән өстенә капланып, газиз туган җир туфрагын кат-кат үпте, колагын җиргә куеп, җир-ананың сулышын тыңлады, учларына яңа казылган түтәлдән дымлы туфрак алды, үпкәләренә язгы җир исе тулганчы туфрак исен иснәде, сугыш мәхшәреннән талчыккан күзләренә, битләренә туфрак каплады. Чалкан әйләнеп, зәңгәр күктә аккошлардай йөзеп барган болытлар аша туганнарына сәлам әйтте. Әллә төш булды бу, әллә өн; әллә йоклады ул, әллә саташты – солдат моны аңларлык хәлдә түгел иде инде. Сирень исенә бертуктаусыз башы әйләнде, чуалган аңында йорт каршында үскән сирень куагы, шул куак төбендәге утыргычта эченнән генә дога укып утырган карт әбисе гәүдәләнде. Үзенә эндәшкән тавышны да ул шул балачагыннан килә дип уйлады, кат-кат эндәшкәнне генә тоемлап, йөзен тавыш килгән якка борды.

 

– Улым, балам, суганнарымны таптагансың инде, карлыганнарымны сындыра күрмә, зинһарлап әйтәм.

 

Ак яулык бәйләгән карчык солдатның кыланышларын исе китеп карап тора иде.

 

– Бик сагынгансың ахры, бәбкәм, өйгә кайтышыңмы?!

 

Солдатның да саф татарча сөйләшкән бу әбигә исе китте. Сугышта татарча сөйләшкәнне еш ишетергә туры килсә дә, кайчакта үзе дә татар егетләре белән рәхәтләнеп гәп корса да, соңгы айларда төрле җирләрдән җыелган солдатлар арасында татарча сөйләшү тыелган иде. Иреннәрен көчкә кыймылдатып, татарча эндәште:

 

– Юк шул, әбекәй. Ун минутка гына туктадык без Казанда.

 

Карчыкның күзләренә яңадан сагыш өртелгәндәй булды.

 

– Чәй эчеп чык дип, дәшәргә килгән идем дә, соңга каласың икән, алайса. Бу куакларны ирем белән малайларым утырткан иде, шуларны сугышта күрмәдеңме дип, сорамакчы идем үзеңнән. Вәлиулла минем ирем, Гапделбәр Вәлиулласы. Әй, балам, очратмадыңмы йөргән юлларыңда?!

 

– Юк шул, әбекәй, очратмадым.

 

Карчыкның өмет белән тулы карашы сүнде… Яулык очы белән күзләрен сөрткәләде, таягын алып, китәргә җыенды. Инде борылды, дигәндә, карчык яңадан солдатка текәлде, төсе уңган күзләрендә беркадәр гаҗәпләнү чагылды:

 

– Туктале, улым, ун минут дисең, үзең һаман бакчада йөгерәсең. Караңгыга калсаң, яратмаслар, бар, юлыңда бул.

 

Солдат көлемсерәде. Аның күңеле тынган, тынычланган иде, ул хәзер Европаның иң караңгы почмагында яшеренеп калган фашистлар белән сугышырга әзер. Ул – Совет солдаты, сугышта алҗыган яшь йөрәгенә Зөя буе әрәмәләре көч бирде, егәр өстәде. Ул сынатмаячак! Шуңа ак яулыклы әби белән ике куллап күреште дә, язын иркенгә чыккан кәҗә бәтие кебек, шомырт чәчәкләре яңгыры астында үзен көткән поездга таба йөгерде.

 

– Сау бул, әби! Без әле күрешербез! Кайтканда яныңа керәм, көт мине, яме!

 

Станция якында гына, әлеге йорт артында гына иде. Солдат үзе кергән киртәне сикереп узды да, юлга җитеп, катып калды: поезд юлында аның эшелоны юк иде. Туктаган урынында да юк, китеп барганы да күренми. Болай булырга тиеш түгел, старшина «состав станциядә ун минут тора» диде. Ул ялганламый. Солдатның әле тагын бер минут вакыты калган булырга тиеш. Ул соңга кала алмый, аның Европада тынычлык сагында торасы бар. Бу – солдатның изге бурычы. Ахырына кадәр үтәлеп бетмәгән изге бурычы... Солдат, аптырап, үзе кереп киткән бакча ягына борылды, аңына әкрен генә тышкы дөнья тавышлары үтеп керде. Станция кешеләр белән тулган. Әрле-бирле йөренеп торган, утырган, чүгәләгән я баскан поезд көтүче хатын-кызлар, үтеп-сүтеп йөргән солдатлар, бала-чагалар... Ун минут элек боларның берсе дә юк иде. Солдатның күз карашы ерактагы йорт түбәләренә, агач башларына текәлде. Баеп барган кояшның соңгы нурлары йортларның калай түбәләрен кан төсенә манчыган, агач башларына сагыш йөгерткән. Бер минутка солдат үз күзләренә үзе ышанмады. Дөнья яңадан тынып калды, яңадан кешеләр каядыр китеп югалдылар, шул тынлыкта чигә тамырларында кан шаулаганы, дөп-дөп типкән йөрәк тавышы ишетелде. Кешеләр перронда каккан казык кебек кымшанмыйча торган солдатка исләре китеп карадылар. Солдатның күз карашы сүнгән, битләре буйлап аккан күз яшьләренең тозлы тәмен сизмичә, иреннәре генә «Трибунал... Трибунал...» дип пышылдый иде...

 

2007.

 

 

 

Сонгы тапкыр бергэ утыру...

Сулдан унга: Вахит аганын хатыны Хөррия апа, Вахит Хаков, hәм мин – Халисә Ширмән. (2008 елның 8 мае)

 


Халисә ШИРМӘН
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»