|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2018 Матбугат
"Шаян" балалар каналын нинди операторлардан һәм кайчан карап булачак25 октябрь көнне “Шаян ТВ” каналы тәүлек буе күрсәтә торган телеканал буларак ун елга исәпләнгән лицензия алды. Төп контент – татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион, фәнни-популяр фильмнар, сериаллар, 200дән артык тапшырулар булачак. Бу хакта бүген узган матбугат очрашуында билгеле булды. Анда "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә катнашты. Канал тәүлек буе эшлиячәк. Көнгә 6 сәгатьлек контент әзерләнә. Шул 6 сәгать тәүлек эчендә кабатланачак. Шул сәгатьнең 1 Сәгать тә 45 минут - үз конент. 4 Сёгать 15 минут - сатып алынган контент.
Тамашачы балаларны 3 төркемгә бүлеп карыйлар. 0-7 Яшь, 7-11 яшь, 11-15 яшь.
Биредә талантлы балаларга режиссер, редактор, журналист буларак үсәргә мөмкинлекләр зур. “ШАЯН ТВ” үзен татар дип санаган һәр кешегә иҗат һәм карьера үсеше өчен мәйдан була ала”, - ди ТНВның генераль директоры Илшат Әминов.
Телеканал үз эшен 12 ноябрьдә башлап җибәрә. “Шаян ТВ”ны кабель телевидениесендә карап булачак. Шул ук көнне телеканалның сайты “ШАЯН ТВ” ru да эшли башлаячак. Трансляция: "Таттелеком" операторында, цифрлы мультиплекста, shayantv.ru сайтында һәм youtube та.
--- |
Иң күп укылган
|