поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.11.2018 Редакция баганасы

«Матбугат.ру»ны Инстаграмда укучылар саны 50 меңнән артты. Әмма...

Инстаграм – бүген иң актив үсештә булган социаль челтәр дисәң дә ярыйдыр. Әлбәттә, «Матбугат.ру» да анда юк түгел. Шушы көннәрдә аккаунтыбызга язылучылар саны 50 меңнән артты. Моның белән мактанырга вакыт тапкан арада 51 меңгә җитә яздык. Әйе, бу зур сан, әмма...

Саннар турында сөйләгәндә без һәрвакыт әмма дип куябыз. Ни өчен дигәндә, саннар – ул алдаучан күрсәткеч. Әйтик, бер газетага мәҗбүриләп яздыралар, ә икенче басманы кеше үзе яратып алдыра. Икесе дә безнең фәлән мең тираж ди аннары. Яки берәр интернет-сайт укучыларын берәмтекләп җыя, ә икенчесе “Вконтакте”дан бөтен зур пабликларны сатып ала да, трафикны шуннан гына куа. Шуңа күрә безнең өчен сан беренчел түгел. Безнең өчен мохит беренчел. 
 
Әйтергә кирәк, “Матбугат.ру” инстаграмында үзенчәлекле мохит булдырылды. Кулланучыларның үз темалары, үз “прикол”лары, хәтта үз теле бар. Сирәк пост комментарийсыз кала. Еш кына үзебезгә дә кирәкне бирәләр. Ә без шат кына, чөнки “тәнкыйть кирәкле шәйдер” дигән бит узган гасырның бер “блогеры”.
 
Кайберәүләр безне кабатлап та карый инде, идеяләребезне урлаштыргалаштыргалап та карый. Хуш, анысы да булсын. Безгә жәл түгел. Шунысы кызык, укучыларыбыз фотоларны үз аккаунтларына элмиче безгә җибәрәләр. Монысы өчен аеруча зур рәхмәт аларга (Бу урында ике кулның учларын тоташтырган смайлик). 
 
Сез дә язылыгыз, моның өчен менә шушында басасы: https://www.instagram.com/matbugat/
 
Кыскасы, 50 меңне теркәп куйдык. Киттек киләсе юбилейга!
 
«Матбугат.ру» инстаграмыннан кайбер постлар:
 
 
Менә шулай итеп оялталар әле кайвакыт укучыларыбыз.
 
 
Дусларыбыз мимишный фотолар ярата
 
 
Кайвакыт сторизларда да җыен юк-бар төрттерәбез
 
 
Иң күп лайк җыйган фотоларның берсе. Хәер, бездә генә түгел...
 
 
Килешәсезме?
 
 
Укучыларыбыз җәй буе бакчаларыннан фотолар җибәрде. Кабак бәлеше ашыйсыгыз килсә, Кукмара районы Вахит авылына Сәмигуллин Наил абыйга барыгыз.
 
 
Иренмәгәндә әллә ниләр эшлибез без. Мәсәлән, менә шушындый файдалы инфографика
 
 
Яки мондыйны
 
 
 
Хаталы элмә такталар - безнең төп фишка. Укучылар үзләре җибәрә. Мондый "матурлык китү"ләре күп бездә.
 
 
Дүшәмбедән җомгага кадәр-шимбәсеннән буенча якшәмбе
 
 
Кайвакыт фәлсәфи фотолар да табып ала укучыларыбыз
 
 
Танылган кешеләрнең туган көннәрен, юбилейларын барлап торабыз
 
 
Төшке аш вакытында мондый фото элгән өчен гафу
 
 
Шундый хәлләр
 
 
Укучыбыз инстаграмыбызны караган арада бер көнбагыш ашаган (дөресрәге, ярты көнбагыш)
 
 
Кайвакыт фотоларга исем таптырабыз. "Мобильный банк" диде бер укучыбыз. "Банкоматларны эшкә вахта йөртә икән", диде икенчесе.
 
 
Бу күлмәк ни төстә?
 
 
Йомырка (күкәй дип әйтә яздык) - иң яраткан темаларның берсе. Икенче яраткан тема - теге яки бу сүзнең төрле якта төрлечә әйтелеше. Мәсәлән, "божья коровка"ның татарчага 20ләп тәрҗемәсе бар икәнен белдек.
 
 
Укучыларыбыз башваткычлар ярата. Ә сез ничек уйлыйсыз, дөрес җавап нинди?
 
Башка кызыклы фото һәм рәсемнәр "Матбугат.ру"ның инстаграм битендә: https://www.instagram.com/matbugat/
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»