поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
07.04.2010 Шоу-бизнес

БУАЛЫЛАР КӘМИТ КҮРСӘТӘ

Буа сатира театрының яңадан-яңа тамашалары дәвам итә. Труппа театрның җитәкчесе Раил Садриев әзерләгән “Әкәмәт-кәмит” спектакле белән Татарстанның төрле районнарында гастрольләрдә йөри, әлеге спектакль двд форматта сатуда да бар инде.

“Әкәмәт кәмит”нең эчтәлеге спектакль эчендә спектакль барудан гыйбарәт. Буалыларның бөтен тамашаларында диярлек берәр комик образ бар, аны гадәттә Раил абый үзе уйный да инде, профессиональ артист белеме булмаса да, шартын китереп сүзләрен дә әйтә, селкенә дә белә. “Әкәмәт”тә төп һәм икенче урындагы геройлар юк, барысы да сәхнәдә, күз алдында.

 

Вакыйгалар караңгы бер авылда бара, ун көннән театр куярга кирәк булгач, шәһәрдән яшь, талантлы режиссер чакыртыла. Репетицияләр, авылның көнкүреш хәлләре белән 9 көн үтеп тә китә, иртәгә театр дигән көнне “әртистләр” тавыш кубара – кайсының сыер савасы бар, кайсының авыл томаналары белән уйныйсы килми... Спектакльдә төп героиня ролендә уйнарга тиешле Даниянең (артистка Гөлназ Мосыйргалиева ) энесе җүләр Данил (артист Рамил Шәрәпов) гына бөтенесе янында: “Үбимме?” – дип чабып йөри. Киреләнгәннәрне җайлап-майлап, икенче көнне спектакльне барыбер куялар. “Талант” Рәҗәповның (артист Раил Садриев) көнчелеге дә, гармунчы Гәләветдиннең (артист Илшат Гайсин) спектакль алдыннан гына чиртеп йоклап калуы да туктата алмый аларны...

 

Ачудан чыгырыннан чыккан режиссер егетне Авыл советы председателе (артистка Әминә Шәрәфетдинова) кереп тынычландыра: “Ну, җәмәгать , молодцы! Глава бик мактады үзегезне,” - ди ул. Мактар инде, бәхетле тәмамланырга тиешле спектакльнең ахырында егет белән кыз урынына сәхнәгә каенана киемнәрен киеп җүләр Данил чыксын әле! Чыгып кына да калмый, сикерә-сикерә бии дә! Хурлыкка калдым дип уйлаган режиссер егет Әхәт өчен шаккатмалы хәл була бу. Җитмәсә университет елларыннан бирле яратып йөргән сөйгәне белән дә кавыша.

 

“Әкәмәт кәмит” Раил Садриев үзе әйтмешли “үтергечески кызык комедия” булса да, бүгенге көнгә кагылышлы проблемаларны күтәрә - мәхәббәт өчпочмагы да, гаилә мөнәсәбәтләре дә - барысыда бар анда. Бу спектакльдә көлкеле вакыйгалар чын тормыштан алынган кебек, завклуб та, председатель да, режиссер да үз эшләренең осталары.

 

Глава театр куярга кушу белән әкәмәт кәмитләр башлана да инде авылда. Әмма моный кәмитләр бер бу спектакльдә генә түгел, ә Буа сатира театры репертуарындагы спектакльләрнең күбесендә бар. Болар рәтендә “Гөргөри кияүләре”, “Кырыкта да кытыклый” һәм башкалар. Буа театры, гомумән, бик тиз популярлашып китте, аның һәр төбәктә үз тамашачысы, үз фанатлары бар, киоскларда дискларын саталар, телевизор-радиодан рекламалары бара, 13-15 апрельләрдә Казанда булачаклар.

 

“Әкәмәт кәмит”не күп районнар яратып караган, образлары күңелле, аңлаешлы һәм халыкчан. Режиссерның да, артистларның да тырыш хезмәте нәтиҗәсен сәхнәдә күрәбез, лаеклы спекткль әзерләгәннәр. Уңышлар аларга!

 

 

 


Рания САДЫЙКОВА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»