|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2018 Авыл
Авылдан качасы килә“Яңарыш” газетасы дөнья күрә башлаганнан бирле, куйган максатларына тугры калып, милләтне берләштерү, гореф-гадәтләребезне, татар телен саклау юнәлешендә хезмәт итә. Әмма моннан тыш, милли басмабызны үз итүче укучыларыбыз үзләрен борчыган тормыш-көнкүреш проблемалары белән дә редакциябезгә мөрәҗәгать итә. Исегездә булса, кешеләргә куркыныч янаган хуҗасыз этләр, чүплекләр проблемасы, даими ут сүндерелү, кыйммәткә газ җиһазлары сатып алырга мәҗбүр итеп алдаучылар турында язып, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булды безгә. Күптән түгел ярдәм сорап язган тагын ике хат алдык. Алар түбәндәге эчтәлектә.
Авылдан качасы килә
Ижаудан ерак түгел Ягул авылы бар. Матур җирдә урнашкан: урманнары, күлләре, елгалары, кырлары белән үзенә тартып тора. Соңгы елларда авылыбыз үсә, матурая бара. Күптән түгел юлларны да тигезләп куйдылар. Урамнарда баганаларга “Ильич утлары” куелгач, төннәр дә яктырып китте. Күз генә тимәсен.
Тик илебездә зур мәсьәләгә әверелгән чүплекләр безне дә борчымыйча калмый. Элегрәк зур шәһәрләрдәге кебек контейнерлар куелып, чүпне вакытында алып китәләр иде. Тәртип тә сакланды. Соңрак бу эшне башкаручы оешма икенче кулга күчү аркасында, чүп түгү туктатылды. Авылны чүп күмеп китә язды. Эшне тәртипкә салу халык җилкәсенә калды. Кешеләр чүп-чарны атналар, айлар буе өйләрендә саклыйлар, йә урамнар чүп белән тула, күпкатлы йортларның баскыч төпләренә капчык-капчык өелә. Ул чүпне этләр, песиләр, күселәр таратып, тирә-юньгә чәчеп бетерә, чебен җыела. Бу өйләрдә күпме балалар яши? Аларның сәламәтлекләренә куркыныч яный.
Бу хәлләр турында яңалыкларда Удмуртия телеканалында да сөйләгәннәр иде. Ләкин хәлнең уңай якка үзгәргәне күренми. Чүп җыю машинасы йә килә, йә юк. Берәр-икешәр чакрым күтәреп килгән капчыгыңны ничек күтәреп килсәң, шулай ук кире күтәреп китәсең. Кайберәүләр юлда ташлап калдыра. Шулай булгач, нинди тәртип, чисталык булырга мөмкин?!
Монысы бер мәсьәлә булса, тагын моннан да аянычлырак проблема да бар. Җил авыл ягына искәндә, авыл пластмасса яндырылган төтен исе белән тула. Ишетеп белүебезчә, бу төтен, сасы ис авылдан ерак түгел колониядә медицина калдыкларын, шприцларны яндыргач чыга икән. Күзләрне кисүче бу төтен исенә күпме кеше агуланды микән, алда безне нинди чирләр көтә? Ансын бер Аллаһ белә. Сер түгел, яман шеш авыруыннан якты дөнья белән хушлашучылар саны арта. Шулай да авыл халкы бик сабыр, тешен кысып түзә.
Көз җиткәч, гөмбә җыярга да куркыныч. Элек саф һавасы, мул җиләк-җимешләре белән сөендерә торган урманның бүгенге көндә сый-нигъмәтләрен җыеп авыз итәргә икеләнеп, куркып каласың. Мондый “саф һавага” күпме түзәрбез икән? Күп катлы йортлардан, колониядән аккан канализация суы да тирә-як мохитне агулый. Якын арада җитәкчеләр битарафлык битлекләрен салмасалар, авылны ташлап качу ягын карарга гына кала.
(Исемем редакция өчен генә).
Урамда — күл
Күп еллар инде өебез каршында — Южная һәм Загородная урамы кисешкән урында, Загородная урамы буйлап тагын берничә урында – явым-төшем сулары җыелып ята. Чокырлар тирәнәйгәннән-тирәнәя һәм җәйге челләдә дә кибәргә өлгерми.
Безнең урамның юлларына В.С Тарасенко депутат булган елларда төзекләндерелгәннән бирле игътибар итүче дә юк. Аннан соң инде байтак еллар үтте. Узган ел күрше урамны төзекләндергәннәр иде. Анысы да асфальт валчыклары салудан узмады. Ике ай эчендә ул таралып югалып бетте, бүгенге көндә анда да безнең урамдагы кебек үк зур-зур чокырлар.
Депутатларга, районыбыз хакимиятенә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Нәтиҗәсез. Хәзер мондый начар юллар урманда урнашкан дачаларда да юк. Ярдәм итә алмассыз микән? Бик зур өмет баглап, Загородная урамында яшәүче халык исеменнән Сәвия”.
Әлеге хат эзеннән Загородная урамына барып, мин дә шаккатып кайттым. Чынлап та күл сыман иде бу җыелып яткан су. “Машина йөри торган юл булмаса, каз-үрдәк асраган булыр идек, бу судан файдаланып”, — ди шаяртып Загородная урамында яшәүче Рафыйк абый.
“Бакча артында бура күтәрә башлаган идем. Шунда ук район хакимиятеннән килеп җитеп “Бу шәхси участогыгыз түгел, муниципаль җир, алыгыз агачларыгызны”, — дип кисәтү ясадылар, штраф салдылар. Ә менә урамнарны караучы, чүп чыгаруны оештыручы юк. Посадка чүплеккә әверелде. Беркем дә җыештырмый. Үзебез өмә җыеп, тәртип урнаштырабыз. Юллар ничә еллар индекаралмый. Кайда дөреслек?! Нинди тормышта яшибез без?” — дип борчыла шулай ук Загородная урамында шәхси йортта гомер итүче Фәрит абый.
Редакциядән.
Бу хатларны тиешле органнарга юлладык. Җаваплар алгач, язылганнарга кире кайтачакбыз.
Элмира Нигъмәтҗан.
--- |
Иң күп укылган
|