поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.11.2018 Фаҗига

"Әти йоклаганда да: "Янабыз!" - дип куркып уяна"

Яшел Үзәннең Олы Күлбаш авылында 31 октябрь көнне көчле янгын чыккан. Фәридә апа белән Рамил Сафиулиннарның мал туар абзарлары, кышка әзерләгән печәннәре,төзелеш өчен алган кирәк-яраклар барысы да мизгел эчендә көлгә әйләнгән.

Янгынны беренче булып биш яшьлек уллары абайлап алган. 80 квадрат метр мәйдандагы абзар дөрләп яна башлагач, Фәридә апа нишләргә дә белмәгән. Печәнгә су сибәргә керешкән. Ярый 14 яшьлек икенче уллары тиз арада мал туарны янган абзардан куып чыгарырга өлгергән. 
 
-Биш минутка гына соңга калсак та, өч сыер, әле аның икесе буаз, өч бозау, 26 баш сарыксыз кала иде,- ди кызлары Камилә. Ул балалары белән әнисе янына кунакка кайткан булган.
 
Камилә әйтүенчә, абзарлары "г"хәрефе формасында төзелгән булган. Җәе буе тырышып җыйган печәннән берни калмаган. "Маллар ике көннән бирле акыра, ашатырга берни юк",- ди Камилә.
 
 
Моннан тыш Сафиулиннар йорт сала башлаган булган. Төзелеш өчен кирәк яраклар: бетон болгату җайланмасы, чирәм кискеч, эш кораллары, кадакка кадәр янып беткән. Абзардан ике адымда гына урнашкан өйләрен Алла саклаган күрәсең. Янгыннан килгән зыянны белгечләр 800 мең сум дип бәяли. 6 тонна ашлык яраксызга әйләнгән. Күптән түгел инсульт кичергән Рамил абый бу хәлләрне аеруча авыр кичерә. "Төнлә йоклаганда да янабыз, дип куркып уяна әти",-ди Камилә.
 
Сафиулиннар кыш көне мал туарны нишләтергә дип тә борчыла. "Ашатырга булмау бер хәл, абзар да юк бит. Салкында маллар нишләр? Җитмәсә ике сыер бозауларга тора", - ди алар.
 
 
Хәзер янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Кызганыч, мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган. Сафиулиннар бүген ярдәмгә мохтаҗ. Печәнләтә ярдәм итүчеләр булса, рәхмәтле булыр идек,  диләр. Элемтә өчен Камиләнең телефон номеры 89600453031

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 03.11.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»