поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.11.2018 Мәдәният

Самара өлкәсе татарча яза

Үткән шимбәдә илебезнең барлык төбәкләрендә «Татарча диктант» акциясе узды. Аның төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен белүчеләр санын арттыру, татар авторларының әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

Бу чарада самаралылар икенче тапкыр катнаша. Узган елда диктант Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә генә узса, быел аны тагын өч мәйданда - Җәмигъ мәчетендә, Управленческий бистәсенең 35 санлы китапханәсендә һәм өлкә Халыклар дуслыгы йортында да яздылар. Соңгысында егермедән артык кеше - татар милли хәрәкәте активистлары, Самараның төрле уку йортларында укучы студентлар җыелган иде. Аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе директорлары вазифаларын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов сәламләп, эш барышы белән таныштырып үтте.
 
- Быел татарстанлылар язучы, сәясәтче Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән бер өзек язалар. Ә безгә, Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә, балалар язучысы Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкиятеннән өзек бирелә.Текст катлаулы түгел, һичшиксез, барыгыз да диктантны яхшы язарсыз, - дип Фәрхәт Сабирҗан улы диктант язучыларга уңыш теләде.
 
Текстны “Самара татарлары” интернет-порталының баш редакторы Римма Нуретдинова укыды. Өзектә катлаулы кушма җөмләләр күп булды, бер-ике җирдә туры сөйләм дә очрады. Шуңа да тыныш билгеләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк иде.
 
Диктантка ике сәгать вакыт бирелгән булса да, самаралылар аны бер сәгать эчендә язып бетерделәр. Ә аннан, “Кулинария на Революционной” кибете әзерләп китергән татлы бәлешләр белән чәй эчә-эчә, фикер алыштылар.
 
- Камышлы районының Яңа һәм Иске Ярмәк мәктәпләрендә татар теле дәресләрен укыган булсам да, диктант язганда бераз каушадым. Чөнки мәктәпне тәмамлаганыма инде 4 ел, кайбер сүзләрнең дөрес язылышы онытыла башлаган. Ә бүгенге акция беле-мемне яңартырга ярдәм итте. Гомумән, мин бу чарадан канәгать калдым. Оештыручыларга зур рәхмәт, шундый чаралар күбрәк булсын, телебезгә игътибар кимемәсен иде, - дип сөйләде Самараның Тимер юл транспорты институты студенты Гөлназ Вәлиәхмәтова.
 
Ә менә өлкәнрәк яшьтәге Эмир Марадуллинда, ана телен мәктәптә укымаса да, татар телендә диктант язу әллә ни зур кыенлыклар тудырмаган.
 
- Җәйге ялларыбыз Нурлат районының Кәкре Атау авылында, әби-бабай янында үтә иде. Алар белән дә, авыл малайлары белән дә татар телендә генә сөйләшә идек. Телем шунда шомаргандыр инде.
 
Бүген гаиләбездә дә милли йолалар, гореф-гадәтләр саклана. Улларыбыз Айрат белән Айдар Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыдылар, татар телендә камил сөйләшәләр. Мин шәһәребезнең татар милли тормышында актив катнашам. Менә татарча диктантны да икенче тапкыр язуым инде. Бу чара татар теле грамматикасын ни дәрәҗәдә белүебезне ачыкларга ярдәм итә, шул ук вакытта татарларны берләштерү ысулы да булып тора. Узган елда татарча диктантны Россиянең 20 төбәгендә генә язсалар, быел бу чарада өч тапкыр күбрәк авыл һәм шәһәрләр катнаша. Димәк, илебездә милли рухлы, ана телен яраткан һәм белгән кешеләр күп. Самара өлкәсендә дә бу чараның шундый популяр булуы ана телебез белән горурлану хисе уята, - дип сөйләде ул.
 
Чынлап та, өлкәбездә “Татарча диктант” акциясе киң колач алды. Быел ул Самарада гына түгел, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни үзәгендә, Новокуйбышевның үзәк китапханәсендә, Похвистнево районының Гали авылы һәм Камышлы район үзәге китапханә-ләрендә дә оештырылган иде.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 03.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»