поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
06.04.2010 Җәмгыять

АСРАМАГА БАЛА БИРӘМ, КЕМ АЛА?

Җан өшеткеч бу сүзләр татар әдәбияты белән таныш булган һәркемгә билгеле. Шагыйребез Г.Тукайны Печән базарында нәкъ шулай дип кычкырып, асрамага алырга тәкъдим итеп йөргәннәр. XIX йөз ахырында булган бу хәлне 5-10 ел элек тә һич кенә дә аңлап булмый иде: адәм баласының базарда кычкырып “сатарлык” беркемгә дә кирәге калмасын инде! Гасырын язуым да тикмәгә түгел, чөнки XXI гасырда – бүген ул гадәти хәл буларак кабул ителә. Бер теле-тапшыруда балалар йортындагы баланы күрсәтеп, холкын тәфсилләп сөйлиләр. Шулай итеп уллыкка яки кызлыкка бала тәкъдим итәләр. Камерага күзләрен тутырып караган бу нарасыйны күргәч, йөрәк кысылып куя. “Кем кулларына гына эләгерсең дә син, нинди генә язмыш көтәдер үзеңне”, - дип уйлыйм, ә күздән ирексездән яшь ага...

Балалар йортыннан кем чыга?

 

Тормыш яхшыруга карамастан, илебездә ятимнәр саны арта бара. Бүген Идел буе Федераль округында гына да якынча 650ләп балалар йорты һәм мәктәп-интернатлар булып, аларда 125 мең тирәсе бала тәрбияләнә икән. Өстә язып киткәнемчә, дәүләт бүген балаларны билгеле бер таләпләргә туры килгән гаиләләргә бирү ягында. Уллыкка, кызлыкка алырга, опекуны булырга гына түгел, вакытлыча тәрбиягә дә алырга мөмкин. Күпчелек ятимнең әти-әнисе сау-сәламәт булуы турында да сөйләп торалар. Җанын шайтанга сатканлыктан, күңелләрендә үз сабыйларын иркәләп тәрбияләрлек җылы калмаган шул аларның. Әти-әнине сайлап алмыйлар, дип әйтәләр. Бу ятимнәр үзен дөньяга тудыручыларны “сайлап” бер тапкыр “ялгышкан” инде, хәзер икенче әти-әни кулына эләгәселәре бар. Анда ничегрәк булыр, иң сөйкемлесе, иң кадерлесе, иң яратканы булып китә алырлармы?!

 

Әйе, баланың яңа гаиләгә ияләшүе аның өчен зур сынау булып тора. Шулай да балалар йорты, мәктәп-интернатларда булган проблемаларны ишеткәч, фикер капма-каршыга үзгәрә икән. Интернет челтәрендә төрле кешеләр, белгечләр язмасын күргәч, түбәндәге нәтиҗәгә киләсең. Балалар йортында тәрбияләнүче күп балалар алган белемнәрен практикада куллана алмый, кеше йогынтысына тиз бирелә. Аларга корбан булырга әзер тору, үзбәянең югары яки бик түбән булуы хас икән. Ничек тә бар ташламаларга ия булырга тырышалар, бәхет читтә һәм аны кемдер аша гына булдырырга мөмкин дип уйлыйлар.

 

Ул балаларда “мин беркемнеке дә түгел”, “мине берәү дә яратмый”, “беркемгә дә кирәгем юк” кебегрәк фикер формалаша. Бу исә эшкә урнашкач аз гына да тәнкыйтьне, өйрәтүне кабул итмәүгә китерә. “Миңа барысы да каршы”, - дип уйлый ул һәм бәхәсләшә, конфликтка керә. “Моңа түзә алмагач”, эштән китеп барырга да күп сорап тормый. Гомумән, эшләргә яратмыйлар, акчаны җиңел юл белән табарга тырышлар икән. Тагын шундыйрак юлларга да төртелергә туры килде. Интернатны тәмамлаган ятимнәрнең 40%ы эчкече һәм наркоманга әйләнә. 40% җинаятьче була.10% ы үз-үзенә кул сала, 10%ы гына чагыштырмача нормаль тормыш алып бара. “Чагыштырмача нормаль” дигәннәренең күбесе болайрак көн күрә: бер бүлмәле фатир бирелгәннән соң, 5-6 ятим берсенә урнаша. Калганнарына вакытлыча яшәп торырга кеше кертеп, акча эшлиләр. Аннары шул керемгә эшләмичә көн күрәләр...

 

Илебездә хәлләр шундыйрак булгач, дәүләтнең балаларны гаиләләргә урнаштырырга теләвен, минемчә, хупламый да мөмкин түгел...

 

Урамыбызга ямь өстәлде

 

Әлки районы Алпар авылыннан мин. Кайтуымның берсендә күрше Гөлсем апаның бер кечкенә генә малай ияртеп китеп баруын күрдем. Урамыбызда пенсионер әби-бабай гына калганлыктан, таныш түгел малай күргәч, кызыксынмый мөмкин түгел. Гөлсем апа белән Рәфкать абый Яруллиннар ятимнәр йортыннан бала алып кайткан икән. Авылдагы бу яңалыкка авылдашларым фикере төрле иде. “Олыгаеп барган көннәрендә нигә кирәк булган?” – дип тиргәүчеләр дә табылмады түгел. Кайберәүләр: “Тырыш гаилә, кеше итәрләр, тәрбияләрләр”, - дип алар гамәлен хуплап куйды. Алар исә беркем сүзенә карамый, тагын ике кыз алып кайтты.

 

Гөлсем апа белән Рәфкать абыйлар йорты урамыбыз очында иң гөрләп торганыдыр. Замана шаукымына кушылмыйча, алар беркая да кузгалмады. Гөлсем апа фермада сыер сауса, Рәфкать абый комбайн, тракторда бер көн калмый эшләде. Тырыш хезмәтләренә күрә колхоз таштан өй салып бирде. Яшәү дәверендә аны да зурайттылар, җитеш тормыш булдыру өчен, бар көчләрен куйдылар. Өч малай үстерделәр. Радик белән Реназ һөнәри училищены тәмамлап, тракторчы булды. Икесе дә өйләнеп, матур гаилә корды. Олы уллары Радик хатыны Эльвира белән әлегә төп йортта калса, Реназ гаиләсе белән Яр Чаллы тирәсендәге авылга төпләнде. Төпчекләре Рәмис исә Чаллы педагогика институтының физкультура факультетында 3 курста укый. Шунысы сөенечле: малайларның берсе дә бу көнгә кадәр әти-әнисе йөзенә кызыллык китермәде. Алар тормышта үз урыннарын таба алды. Бу гаилә тагын өч балага аякка басарга, туры юл сайларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Бүген исә бу балаларның “пәйда” булуы урамыбызга ямь өстәде. Әтиләренә тагылып, бер кызчыкның укырга, икесенең балалар бакчасына баруын карап калу гына да ни тора бит!

 

“Балалар – үзебезнеке”

 

Бүген ир белән хатын икедән артык бала табып үстерергә курка. Янәсе, заманасы авыр. Аларны ничек аякка бастырасы да, ничек кеше итәсе. Ә монда үзенең өч улын үстереп, башлы-күзле итеп бетерәм дигәндә генә, тагын өч ятимне сыендыру, минемчә, зур батырлык. Башкаларга үрнәк булырдай адымга барырга бу гаиләне нәрсә этәрде икән соң? Йомышка дип үзләренә кергәч, Гөлсем апага шул сорауны бирдем.

 

– Улларымны бик яратам. Кыз да үстерергә хыялландым. Үзебезгә Ходай бирмәгәч, ирем белән тәрбиягә алырга сөйләштек. Ятим балалар белән эшләүче оешмага барып, гозерне аңлаттык. Тиешле документларны тупладык. Бер ел көткәннән соң, малай барлыгы турында хәбәр иттеләр. Артурның үзен күргәч, бик ошаттым. 3 яшь тә дүрт ай иде үзенә. Өч малай үскәнне дүртенчесе дә үсәр дидем дә алып кайтырга булдым. Ә кыз көтүне дәвам иттек. Безгә Яр Чаллыга барып карарга тәкъдим иттеләр. Менә шунда инде бертуган Диләрә белән Анфисабызны күрдек.

 

Без сөйләшкән арада гына да әнисен әллә ничә килеп кочаклаган Артурны, итәгендә сырпаланып утырган Анфисаны, янда елмаеп торган Диләрәне күргәч, аларның бу гаиләне үз итүләрен аңлыйсың. Кызганычка, үз әти-әниләре генә бу сөйкемле нарасыйларны язмыш кочагына ташлый алган. Артурның әнисе Жанна “яшел елан”ны үз иткән. Олы улы Тимур да, әле күптән түгел генә туган Артур да аңа инде кирәкмәгән. Ана назын күрмәгән Тимур – колониягә, Артур балалар йортына эләккән. Диләрә белән Анфисаның язмышы да Артурныкы белән охшаш. Әти-әнисенең аңын хәмер парлары томалаган...

 

Бу балалар гаиләгә вакытлыча тәрбиягә алынган санала. Моның өчен стаж бара, 2500 сум күләмендә хезмәт хакы түләнә. Балаларга пособие каралган. Мәктәпкәчә яшьтәге балага – 5600 сум, аңа кадәргесенә - 4924 сум. 18 яшь тулганнан соң, алар үз куышларына китеп (фатир булган очракта аның өлеше сакланырга тиеш, юк икән, дәүләт бер бүлмәле торак белән тәэмин итәргә бурычлы), юлларын үзләре дәвам итә. Бу уңайдан Гөлсем апа мондыйрак сүзләр әйтте: “Әйткәнемчә, һәрвакыт кызлы булу турында хыялландым. Артурны да бик яратып өлгердек. Шуңа да мин аларны үзебезнекеләр, дип саныйм. Нигезебез туган йортларына әйләнеп, үсеп җитеп киткән очракта да гел кайтып йөреп, ярдәмләшеп яшәрбез, дип өметләнәм”.

 

Бәхет үз кулыбызда

 

Диләрәгә 10 яшь. Мәктәптә 4 сыйныфта укый. Ул мине дәрес хәзерли торган өстәле янына алып килеп, инглиз теле, рәсем дәресләрен бигрәк тә яратуын сөйләп китте. Яраткан җырчылары да бар, сурәтләрен табып җыеп бара. Алып кайткан билгеләре дә – “4”ле һәм “5”ле. Ышанмаслык та түгел, ул дәреслеген алып, миңа да йөгерек итеп укып күрсәтте. Бию түгәрәгенә дә йөри башлаган икән. Тиешле көен табып, биеп тә алды ул.

 

Сеңлесе Анфисага җиде яшь. Кечкенә генә булса да, кызганычка, табибларның кем, авыруның нәрсә икәнен белгән инде. Бер ел элек йөрәгенә катлаулы операция кичергән. Анфиса – үзе көләч йөзле, тиктормас кызчык. Минем алда да Артур белән икәү бар уенчыкларын алдылар да дөньяларын онытып, уйнарга керештеләр. Балалар бакчасына да бергә йөргәнгә, алар дуслашып киткән. “Бер-берсеннән һич аерыла алмыйлар”, - ди Гөлсем апа.

 

Кул арасына да керергә тырышалар. Диләрә идән, савыт-саба юганда, ашарга пешергәндә булышкалый икән. Артур да әтисенә, Радик абыйсына ияреп, маллар арасына чыгып керә. Авылда үз йортың, бакча, кош-корт, мал-туар булган җирдә хезмәте дә бар шул. Ә ул исә тәрбия чарасы да. Үзең тырышмый торып, күктән генә бернәрсә дә төшмәячәген аңлатуның иң үтемле чарасы, минемчә...

 

Кешенең язмышы нинди булу аның ничек фикерләве белән бәйле, ди хәзер психологлар. Янәсе, уйларың яхшы булса, тормышың да җай гына бара. Ә яхшы уйларны яхшы тирәлек тудыра. Бу сүзләрдә, бәлки, хаклык та бардыр. Эчкечегә әйләнгән әти-әни, кызганычка, үзенә дә, балаларына да, торган җиренә дә кул селти. Андагы –шапшаклык-пычраклык, ямьсез сүздән уйлар да, күңел дә караладыр. Башка тормышны күрмәгән бала дөнья шундый булырга тиеш дип күз алдына китереп, тайгак юлны хакка саныйдыр. Безнең халык моны күптән белеп, оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип әйткән. Тәрбиягә алынган бу балалар, икенче ояларында күргән тәртипне үзләренә нигез итеп алсын, чын гаилә шундый булырга тиешлеген аңласын. Уйлары яхшыга әйләнеп, киләчәкләре якты булсын иде.


Алсу ЗАКИРОВА
Безнең гәҗит
№ 12 | 31.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»