поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.04.2010 Бәйрәм

НӘҮРҮЗДӘ ЯҢА ЧОР ШАВЫ

Самараның Үзәк Спорт сараенда язның беренче билгесе – Нәүрүз гөрли. Ул бит быел гына ЮНЕСКО тарафыннан рәсми рәвештә Халыкара бәйрәм дип игълан ителде. Ә Советлар чорында 70 елга якын тыелып торган бу беренче яз бәйрәмен Россиядә беренче булып 20 ел элек Самараның “Туган тел” оешмасы башлап җибәргән иде.

Быелгы Нәүрүз бәйрәме Иске Ярмәк авылында туып-үскән шагыйрь, язучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасын оештырганда Мәскәү Кремлендә кул кую тантанасында катнашкан тарихи шәхес Халикъ Садрига һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелде.

 

“Театр вешалкадан башлана” дигән әйтем бар бит. Ә Самараның Үзәк Спорт сараенда аны “Нәүрүз фойедан башлана” дип үзгәртеп әйтергә була. Килгән халык беренче чиратта таныш-белешләрен күзли, дуслары, туганнары белән очраша, хәл-әхвәл сорашып торгач, сату рәтләре буйлап китә. Биредә сатылучы татарча компакт-дискларны, милли киемнәрне, яулык-түбәтәйләрне халык бик яратып ала. Ә инде тәмле татар ашлары исе аңкып торган буфетлар тирәсеннән китәсе дә килми. Шунысы куанычлы: татар бәйрәменә алып килгән тәм-томнар тик хәләл иттән генә пешерелә. Мәсәлән ”Белоснежка” кафесы, “Самаратрансгаз” буфеты, «ЭкспоВолга» күргәзмәләр үзәгенең “Ева” кафесы хуҗалары безнең ихтыяҗларга игътибарлы булып, бик тәмле ризыклар китереп саталар. Ә Гали авылының “Хәләл” фирмасы колбасаларын тамашачылар сумка-сумка төяп өйләренә алып кайтып киттеләр.

 

Шунда ук халык уеннары, җыр-биюләре мәйданчыгын да Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче татар яшьләре төркеме оештырган иде. Кем генә күңел ачмады биредә! Балалар башлап җибәргән биюләргә апалар-әбиләр дә кушылып киттеләр. Биредә кичкә кадәр музыка туктамады, ә халык бер минут тик тормады.

 

Менә сәгать уникеләр тирәсендә көрәш башланып китә. Баш судья Рәшит Үтәшев, аның булышчысы Фәһимә Рәҗәпова, мәйдан судьялары Руслан Йосыпов, Әлмир Мохтаров игътибар белән бәйгене күзәтәләр, чөнки яшь көрәшчеләрне дөрес хөкем итмәсәң, гомерлеккә күңелләрен кайтару куркынычы бар бит. Судьялар эскәмиясендә шулай ук мөхтәрәм кунаклар – губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара өлкәсе вице-губернаторы Алексей Бендусов, “Прогресс-А” төзү фирмасы генераль директоры Вазыйх Мөхәммәтшин, өлкә автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, өлкә “Туган тел” милли-мәдәни оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, шәһәр автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Дания Әбдрәхимова һәм башка күп мөхтәрәм кунаклар бар иде.

 

Быелгы Нәүрүздә татар егетләренең көрәш мәйданына күпләп чыгуы күңелләрдә өмет уятты. Кырык ике көрәшченең алтысы – Камышлыдан, икесе – Галидән, берсе – Мәчәләйдән, унысы “Яктылык” мәктәбеннән килгәннәр иде. Шулай ук Самара шәһәренең “Спартак” спорт секциясендә дә татар малайлары грек-рим көрәше белән шөгыльләнәләр икән. Алар да бар иде биредә. Шулай ук гадәттәгечә руслар да, әрмәннәр дә, азәрбайҗаннар да килгәннәр татар Нәүрүзенә. Тик менә Денис, Балыклы, авыл уртасында спорт үзәге бинасы булган, Салават Йосыпов кебек көрәшчесе белән дан тоткан Иске Ярмәк кебек зур авыллардан көрәшчеләрнең килмәве бераз эчне пошырды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә көрәш секциясе эшли башлаганга әле өч ай чамасы гына вакыт узса да, тренерларның ун малайны көрәш мәйданына чыгара алулары зур уңыш булды. Нәүрүзнең абсолют батыры булып та шул ук мәктәпнең спорт секциясендә шөгыльләнүче Марат Мымрин танылгач, залда халык шау-гөр килеп кул чапты. Егет тә баһадир, көндәшен нәкъ безнеңчә, татарча, аркасына салды да куйды! Марат Мымринга махсус кубокны һәм 10 мең сум акчаны өлкә татар автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов тапшырды. Бу бүләкләрне ул үзенең шәхси акчасына әзерләгән һәм бик тә изге гамәл кылган.

 

Самара өлкәсе вице-губернаторы, өлкә хөкүмәте аппараты җитәкчесе, быел Гали авылында үткәреләчәк Федераль авыллар Сабан туен оештыру комитеты рәисе Алексей Бендусов, Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр мэриясе вәкиле Төзелеш һәм архитектура департаменты җитәкчесе Александр Бурнаев һәм Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин халыкны бәйрәм белән котлап, матур-матур теләкләрен җиткергәннән соң, губерна Думасының Мактау грамоталары һәм Татарстанның «Акбарс банкы» бүлекчәсе күчтәнәчләре татар тормышында иң актив катнашучыларга тапшырылды. Шулар арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Миннәхмәт Хәлиуллов, Самара шәһәренең автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев, милли җанлы татар кафесы хуҗабикәсе Разия Әюпова, "Россия-Самара" радиосы хәбәрчесе Татьяна Маркушина һәм бик күп башка милли җанлы кешеләр бар иде. Һәр котлау арасында диярлек “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, “Татар яшьләре” төркеме үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне бизәп тордылар. Ә быелгы “Нәүрүз”нең яңалыгы – Радик Газизов башкаруында “Сәләтулла” мөнәҗәте булгандыр. Самараның «Нур» мәдрәсәсендә укучы сигез шәкерт аны моңлы тавышлары белән күтәреп алгач, һәр татар йөрәгенә мөселманлык орлыклары салынгандай булды.

 

Гөлнара Насыйрованың милли киемнәр күргәзмәсендә күрсәтелгән татар күлмәген көндәлек тормышта да, бәйрәмнәрдә дә кияргә була. Матур мөселман күлмәгенә киенгән хатын-кызларыбыз бу бәйрәмдә дә бар иде. Алар һичшиксез үзләренең тыйнак кыяфәте белән һәммәбезнең күз явын алып торалар. Ә инде милли модаларыбызны күреп киткән милләттәш ханымнарыбыз Гөлнара Насыйрова тәкъдим иткән модельләрдән үзләренә дә бер-ике күлмәк тектерергә теләк белдерүләрендә шигебез юк.

 

“Нәүрүз” концертының йөзек кашы – көтеп алынган Илсаф концерты иде, билгеле. Реклама ясап аерым сөйләп торасы юк, Илсафны Самарада беләләр, җырларын яратып тыңлыйлар. Шуңа күрә бу юлы да тын алмый Илсаф моңында карты да, яше дә тибрәлде. Ә инде кичкә таба теләмичә генә өйләренә тарала башлаган татарларның йөзеннән үк күреп була иде – бәйрәм аларга бик ошаган. Быелгы егерменче Нәүрүз бәйрәме – яңа көн генә түгел, яңа чор алып килде бит, ләбаса. Моны өлкәбезнең татар милли җәмгыятьләренең яңа көч белән эшли башлавыннан да, “Нәүрүз” бәйрәменең халыкара бәйрәм итеп игълан ителүеннән дә, яшүсмерләр арасында кызган көрәштән тә, алар өчен җан аткан чибәр татар кызларының серле карашларыннан дә күрергә мөмкин иде.

 

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»