|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2018 Әдәбият
Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булган каләм ияләре билгелеКичә Әлмәттә 13нче тапкыр Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшырылды. 2018 елда Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек булган каләм ияләре: Төп премияләр: Рәшит Бәшәров («Былбыл оясы» хикәяләр җыентыгы өчен), Гөлзада Бәйрәмова( «Дөнья шигырь яздыра» шигырьләр җыентыгы өчен), Рәфкать Шаһиев ("Сагыну исе» хикәяләр җыентыгы өчен);
Кызыксындыру премияләре: Екатерина Аничкина («Лунный блюз» җыентыгы өчен) , Евгений Турхан («Парала» җыентыгы өчен), Гөлүсә Батталова («Бер йортым бәхет» җыентыгы өчен)
Стипендиатлар: Гүзәл Закирова, Александр Усатов, Сәрвиназ Шәйхулова, Алинә Ипоева, Миләүшә Нигъмәтуллина, Светлана Южакова, Римма Фәррахова, Ратмир Латыйпов, Чулпан Мөбәрәкшина, Екатерина Кулагина
Әлмәттә премия тапшыру уңаеннан узган чараларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Марсель Галиев, Эльмира Шәрифуллина, композитор Мәсгуть Имашев, Саҗидә Сөләйманованың туганнары, Әлмәт хакимияте, «Татнефть» компаниясе җитәкчеләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, укучылар катнашты.
(Салават Камалетдинов фотосы.«Татар-информ» битеннән алынды)
--- |
Иң күп укылган
|