поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.10.2018 Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов яңа төр салым турында: “Халыкны куркытмагыз!”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә штраф кертүгә каршы. Бу хакта республика башлыгы Хөкүмәт Йортында узган финанс, казначылык һәм салым органнары утырышында әйтте. Бюджет үтәлеше турындагы сөйләшү барышында Татарстанда кертеләчәк яңа төр салым мәсьәләсе кат-кат калкып чыкты.

Агымдагы елның тугыз аенда Татарстанның тупланма бюджетына 210 миллиард 400 миллион сум акча кергән. Шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр 191 миллиард 800 миллион сум тәшкил иткән. План 73 процентка үтәлгән. “Бюджет һәрвакытта да киеренке. Бу бик күп шартларга бәйле. Иң мөһиме – бюджет чыгымнарын тәэмин итү өчен керемнәрнең уңай динамикасын саклап калырга кирәк. Предприятиеләребез нәтиҗәле эшләве дә төп бурыч булып тора”, – диде Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тупланма бюджеты нәтиҗәләренә багышланган чарада. Республика казнасына 160 миллиард 500 миллион сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр  кергән. Җирле бюджетларның үз керемнәре исә 31 миллиард 300 миллион сум тәшкил иткән.
 
Рөстәм Миңнеханов физик затларның кеременә һәм җир салымнарын җыюда район җитәкчеләренең эшен тәнкыйтьләде. “Физик затларның кеременә салым түләнеп бетмәгән, бу дөрес хәл түгел. 1990 нчы елларда шулай булды, хәзер исә вакыт үзгә. Хезмәт хакы түләгән икән, физик затларның кеременә салым буенча нинди бурыч булырга мөмкин? Моның өчен шунда ук башларына сугарга кирәк”, – диде Президент. Бурычлылар исемлегендә Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Лениногорск, Сарман, Тәтеш һәм Чистай районнары бар. Тимерне кызуында суктылар. Рөстәм Миңнеханов әлеге районнарда салым җыю эшен республика Прокуратурасына контрольгә алырга кушты. Алексеевск, Апас һәм Биектау районнарына да тикшерүчеләр килеп төшмәгәе. Биредә җир салымы түләнеп бетмәгән.
 
Түләүләр турында сүз чыккач, Президент киләсе елның 1 гыйнварыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә карата кертеләчәк яңа төр салым мәсьәләсенә дә тукталды. Сүз бала караучылар, тәрҗемәчеләр, фатир җыештыручылар, урын өстендә ятучыларны караучылар, кыскасы, үз-үзенә эшләүчеләр турында бара. Яңа төр салым системасы кесә телефонындагы махсус кушымта аша эшләячәк, ди. Шул рәвешле түрәләр үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне исәпкә алмакчы. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген илдә үз көнен үзе күреп яшәүчеләр саны 8 миллионнан да артып киткән.
 
Канун проектын кичә Дәүләт Думасында беренче укылышта карап тикшерделәр. Яңа салымны тәҗрибә рәвешендә ун елга гамәлгә кертү күздә тотыла. Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә яшәүчеләрне дә сөендерәчәкләр. Үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр булып эш бирүчесе, ялланган эшчеләре булмаган, товар яки хезмәтне арадашчылардан баша җитештерүче яки тәкъдим итүче һәм елына 2 миллион 400 мең сумнан да күбрәк керем алмаучылар санала. Канун нигезендә халык белән эшләүчеләргә – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар белән эшләүчеләргә – 6 процент күләмендә салым ставкасы билгеләмәкчеләр. Моңа мәҗбүри иминиятләштерү системасына кертем дә өстәлгән. Тик Пенсия фондына кертемнәр каралмаган. Соңгысына акча күчерергәме-юкмы икәнен һәркем үзе хәл итәчәк, дип фаразлана.
 
Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен салым органына барып торасы да юк: кесә телефонындагы кушымта аша паспорт күчермәсен һәм тиешле мәгълүматны җибәрү дә җитә. Кушымта ярдәмендә кертемнәрне теркәп барырга да мөмкин булачак. Салым түләүчеләргә җиңелрәк булсын өчен, кесә телефонына ай саен түләргә кирәкле сумма турындагы мәгълүмат килеп торачак, ди. “Соры” базардан чыгарга теләүчеләргә бер кызыксыдыру чарасы –  бер тапкыр 10 мең сум күләмендә салымны чигерәчәкләр.
 
Дөрес, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне моңа кадәр дә рәсмиләштерергә тырышып карадылар. 2017 елда бала караучылар, өй җыештыручыларга Федераль салым хезмәтендә теркәлергә тәкъдим иттеләр. Ул вакытта әлеге мөмкинлектән нибары 1 мең 200 чамасы кеше файдаланган. Шуны истә тотыпмы, бу көннәрдә генә Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты җитәкчесе Андрей Макаров үзләрен эш белән тәэмин итеп тә, салым түләргә теләмәүчеләргә штраф кертергә тәкъдим итте. “Андыйларга сайлау мөмкинлеге булдырырга кирәк: йә 4 процент, йә алган бөтен керемнәре күләмендә акча түләсеннәр”, – диде ул. Дөрес, соңрак сөйләгәннәренә ачыклык кертеп, сүз махсус кушымтада теркәлеп тә, салым түләмәүчеләр турында бара, дип белдерде. Тик авыздан чыккан сүз – аткан ук белән бер шул.
 
Яңалык әле гамәлгә дә кермәгән, халыкны инде куркыта да башладылар, диде Президент. “Иртәме-соңмы әлеге тармакта барыбер тәртип  урнаштырырга туры киләчәк. Без һөнәри салым кертү буенча пилот төбәкләр исемлегенә кердек. Әлеге төр салымны төрлечә аңлаталар. Без исә үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр федераль канун кысасында эшләсен өчен, барысын да төшендереп бирергә тиеш”, – диде республика башлыгы. Залда утыручыларга канунның өстенлекле якларын аңлатып бирү юнәлешендә эшне көчәйтергә дә кушты. “Бу – дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, халыкта ышаныч уятмыйча, эшне җайга салып булмаячак. “Югыйсә, баштан ук штрафлар белән куркыта башладылар. Мондый янаулар артык дип саныйм. Киресенчә, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне кызыксындыра белергә кирәк. Алар тагын да күбрәк акча эшләргә омтылсыннар”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Кирегә юл юк.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.10.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»