поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.04.2010 Сәясәт

ТЕРАКТТАН СОҢ

Безнең хакимиятнең террорчылыкка каршы көрәше шахмат партиясен хәтерләтә. Радикаллар анда ак фигуралар белән уйный, ягъни беренче адым ясый (мәсәлән, шартлатуның яңа җаен, җайланмасын, урынын, схемасын уйлап таба). Ә кара фигуларалар белән уйнаучы хакимият исә һөҗүмгә каршы тору чарасын эзли (кеше күп җыелган урыннарны нинди техник чаралар белән җиһазландырырга, бандитларны бармак эзләре белән ничек ачыкларга, яшерен оешмаларны ничек туздырырга, дип баш вата). Шахмат уйный торган кешеләр белә: “аклар”, инициативага ия булганлыктан, күбрәк җиңү мөмкинлекләренә ия, ә “каралар” өчен ничья да яхшы нәтиҗә булып тора. Чынбарлык та шундыйга охшаган. Димәк, хакимият ак фигуралар белән уйнарга, бу куркыныч уенда инициативаны үз кулына алырга тиеш. Моның өчен нишләргә?

Әлбәттә, уяулыкны арттырырга. Хокук сакчылары безне дә аэропортларда, вокзалларда, урамнан атлап барганда, машинада шәһәр посты аша узганда тикшерсеннәр, тентү үткәрсеннәр. Халыкка үз иминлеге кадерлерәк, шуңа күрә мондый уңайсызлыкларга да, ирекне кысып торуга да ризабыз. Милиционер минем кесәмне капшый икән, димәк террорчының да кесәсе тикшерелми калмас, дигән фикер тынычлык, рәхәтлек бирә бит. Хәер, Мәскәү метросында бер станциядән бер минут эчендә йөзләрчә кеше үтә. Анда камера, милиционер, детектор куйдың ни, куймадың ни – файдасы аңлашылмый, чөнки террорчы анда хәтле килеп җиткән икән инде, детектор янына килеп җитүгә үк, бомба шартлатып, дистәләгән кешене теге дөньяга алып китәчәк бит. Турысын әйткәндә, Мәскәү метросында шартлауның оештырылуы “кайнар нокталарда” ФСБ агентурасының йомшак эшләвен, бандитларның башындагы уйларын, планнарын белеп бетермәвен күрсәтә. Махсус хезмәтләр анда шымчыларын булдырмаса, безнең кесәләребезне, сумкаларыбызны капшаудан гына мәгънә булмаячак.

 

29 мартта башкала метросында булган шартлаудан соң, федераль хакимият Төньяк Кавказда кабат “манчу” сәясәтенә кайтырга әзер булып тора. Әмма көч кулланып Мәскәүнең бандитлар санын, киресенчә, арттыруы да ихтимал. Чөнки тәртип урнаштырырга дип бәреп кергән хәрбиләр кулыннан гаеплесе дә, гаепсезе дә, корал күтәргәне дә, тыныч халык та уза. Шуннан соң җирле халык, федераль хакимияткә нәфрәтләнеп, тауларга яшеренгән экстремистларга ярдәм юлына басмас, дип кем ышандыра ала?

 

Хакимиятнең ак фигураларны кулга аласы килсә, югарыдагы чаралар, Төньяк Кавказда социаль-икътисадый вәзгыятьне яхшырту турында гына түгел, ә гомумән Россиядә мөселманнар проблемалары барлыгын танып, аларны хәл итү турында да уйланырга тиеш.

 

“Ислам террорчылыгы” дигән төшенчә ничек килеп чыккан? Мөселманнар еш кына үзләрен җәберләнгән, кыерсытылган дип хис итә. Мәсәлән, Швейцариядә манараларны төзергә рөхсәт бирмиләр, Франциядә яулыклы мөслимәләргә башларын каплауны тыймакчылар. Мондый кимсетүле караш мөселманнарның хакимияткә карата хөрмәтне бер дә арттырмый, әлбәттә. Киресенчә, мөселманнарның мәнфәгатьләре белән исәпләшмәү радикаль карашларга җирлек булып тора. Моңа охшаш хәл Россиядә дә күзәтелә. Бездә кызганыч, илнең иҗтимагый тормышында, федераль хакимияттә мөселман вәкилләре юк диярлек. Мәгълүмат чараларында исә ислам һәм аның вәкилләре турында еш кына тискәре фикерләргә тап буласың. Рәсми хакимият халыкны урыслаштыруга һәм христианлаштыруга йөз тоткан, дигән ышаныч мөселманнар арасында киң таралган. Әйтерсең, бездә бер генә дин, бер генә милләт бар. Мондый гаделсезлек мөселманнарда хакимияткә каршы ризасызлык тудыра. Ә ризасызларны исә радикаллар кочак җәеп каршы ала, үзләренә ничек кирәк шулай эшкәртә. Теракт оештыручылар үзләре мөселманнарга карашны тагын да начарайта, диярсез. Ә алар шуңа омтыла да бит инде, чөнки диннәр арасындагы каршылыклар көчәю, толерантсызлык күренешләре исламист радикаллар файдасына гына. Шулай итеп, исламофобиягә каршы көрәшү, ил белән идарә итүдә мөселман милләтеннән булган кешеләргә дә урын бирү, аларга рәсми хакимиятне якларга, “безне монда хөрмәт итәләр, безнең мәнфәгатьләр белән дә исәпләшәләр”, дип уйларга нигез булачак.

 

Экстремистларын юк итә торалар, төрмәгә утырталар, ә алар урынына яңалары сафка баса. Ни өчен? Чөнки хәлифат төзергә хыялланучыларга идеологик кырда әлегә көчле көндәшләр юк. Эш шунда: радикаль ислам идеологларына каршы нигезле, төзек тәгълимат төзеп бирүчеләр, аны ил күләменә таратучылар юк, дисәң дә була, чөнки имамнар арасында заманча фикерли торган, киң эрудицияле, авызларына яшьләрне дә каратырлык имамнар – бик зур дефицит. Идеологик көрәштә радикаль исламчыларны солдат та, “фсбшник” та түгел, ә бары тик мәгърифәтле, зыялы, киңкырлы белемле мөселманнар гына җиңә ала. Андыйларны әзерләү өчен Россия мөселманнарының көчле, бердәм оешмасы булырга тиеш. Тик хакимият: “Бүлгәлә дә идарә ит”, – дип мөселманнарның Диния нәзарәтләрен берләштерергә, аларның проблемаларын уртага салып хәл итәргә ашкынып тормый. Мөселманнарның таркаулыгына ирек бирү ахыр чиктә экстремистларга өстенлек бирә. Рус православларына карагыз. Алар да шулай таркау булса, Россиядә католиклар, протестантлар, баптистлар, христиан диненең башка юнәлешләре, сектанталар рәхәтләнеп миссионерлык белән шөгыльләнеп, үз сафларын арттырыр иде. Ләкин Рус православ чиркәве бердәм һәм көчле оешма буларак моңа ирек бирми. Аның идеологиясе нык, чит элементларга урын калдырмый, Патриарх та илдә иң абруйлы җитәкчеләрдән берсе булыр тора.

 

Димәк, хакимият үзе мөселманнарның да шундый уртак берләшмәсен оештырып, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиеш. Ул үзенә күрә Россия мөселманнарының парламенты була алыр иде. Аның абруйлы җитәкчесе (мөфтие, рәисеме – ничек аталуы мөһим түгел), һичшиксез, федераль хакимиятнең иң зур йогынтылы биш кеше исәбенә керергә тиеш, чөнки Россиядә яшәүче биш кешенең берсе – мөселман өммәтеннән. Мондый эре оешма ярдәмендә мөселманнарның проблемаларын хәл итү, дини белем бирүне контроль астына алу, Россия мөселманнарының тынычлык, толерантлык идеологиясен тарату мөмкин булачак.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 62 | 03.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»