поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2018 Тарих

Тарихны мирас итик

Кызыл Октябрь районының бүгенге хакимияте туган як тарихын, аның бөек шәхесләрен, милли һәм дини бәйрәмнәрне, татар-мишәр көрәшен киләчәк буынга мирас итеп калдыру өстендә нык эш алып бара. Пашат белән Семочки арасындагы шәһитләр каберлегендә ел саен зурлап “Хәтер көне” уздырыла.

Күренекле  якташ  җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка район үзәгендә бер дигән һәйкәлләр пәйда булды, Уразавыл сабан туе һәр ел киңрәк колач җәя бара,  Ураза, корбан  бәйрәмнәре уңаеннан газиз халкыбызның рухи ихтыяҗларын  канәгатьләндереп килгән  имамнарга  сый-хөрмәт күрсәтелеп  килә,  милли  көрәшкә яшьләрне  җәлеп  итү  йөзеннән ел  да  район  башлыгы  кубогына турнирлар  оештырыла.  Әле  менә Семочки  администрациясе  һәм мәхәлләсе  инициативаларын  хуплап, киләсе елга “Хәтер көне”н аеруча  зурламакчылар,  чөнки  1919 елның  январендә  нәкъ  шул  авылда күпләп кешенең гомере өзелгән фаҗигага 100 ел тула. 
 
10  октябрьдә  шул  тарафлый оештырылган  җыелышны  район администрациясе  башлыгы  Халит  Сөләйманов  ачып  җибәрде һәм  алып  барды,  күзаллаган  ча-раны  оештыру  комитетының  алдан  әзерләнгән  исемлеге  белән таныштырды.  Анда  Пашат  һәм Семочки  башлыклары  һәм  имамнары  исемнәре  яңгырады,  шул тезмәдә  Россия  мөфтиләр  шу-расы  рәисе  киңәшчесе  Җәфәр хаҗи  Фәйзрахманов,  өлкә  Диния нәзарәте  рәисе  Гаяз  хәзрәт  Заки-ров, Нижгар татарлары конгрессы җитәкчесе  Гаяр  Хәсәнов,  өлкә  татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Салиҗанов кебек күренекле  җәмәгать  эшлеклеләре дә, эшмәкәрләр дә, район администрациясе белгечләре дә теркәлгән иде.  Семочки  фаҗигасенең  100 еллыгын  оештыру  комитетын  Халит Мөхәммәтович җитәкләячәк, ә яңа  оешкан  иҗтимагый  органның сәркатибе  итеп  район  архитекторы  һәм  крайны  өйрәнүче  Хөсәин Аймалетдинов  билгеләнде.  Гаяр Абдрахмановичның  тәкъдиме  буенча,  бу  исемлеккә  Фаиз  Гильмановны да өстәп куйдылар. Исегездә булса,  1992-1994  елларда  күркәм Мәдәнә  мәчетен  төзетүче  шушы олуг  шәхесебез  1999  елда  Пашат  белән  Семочки  арасындагы шәһитләр  каберлегендә  мемори-аль  комплекс  та  булдырган  иде. 
 
Ни  кызганыч,  моннан  20  ел  элек төзелгән  бу  истәлекле  корылмага  бүген  ремонт  эшләре  таләп ителә,  территориясен  тазарту да  сорала,  аңа  илткән  юлларны сипләп чыгу да кирәк, олы юл өстендә  махсус  күрсәткеч  урнаштыруны  да  район  хакимияте  кулай  күрә.  Халит  Мөхәммәтович үтенече  буенча  булса  кирәк, район  белгечләре  бу  эшләрнең чыгымнар  сметасын  2  миллион сум  тирәсе  дип  исәпләп  чыгар-ганнар.  Оештыру  комитетының киңәйтелгән  әлеге  утырышында Семочки  фаҗигасенең  100  еллы-гын  зур  оешканлык  белән  югары дәрәҗәдә  үткәрү  өчен  финанс чыганакларның  төрле  юлларын карап чыктылар һәм шул максатка акча туплау нияте белән Семочки мәчете  мәхәлләсенең  исәп-хисап счетын  җирле  масса-күләм  информация чараларында, интернет челтәрләрендә  күрсәтергә  кирәк дигән  карарга  килделәр. Киләсе саннарыбызның  берсендә  без  дә аны  күрсәтәчәкбез.  Ә  алда  әйтеп узган кайбер эшләрне “Җирле  инициативаларга  булышлык”  өлкә программасы  кысаларында  хәл итү  мөмкинлеген  дә  читләтеп узмадылар.  Һәрхәлдә,  Семочки  имамы  Рәшит  хәзрәт  Хайретдинов  белдерүенчә,  урындагы кыргый  агачларны  юк  итүгә  алар кичектерми  керешәчәк. 
 
Авыл  администрациясе  башлыгы  Рамил  Бәдретдинов  та  язгы  ташкын суларын  тиешле  үзәнгә  юллау эшләрен  быел  ук  төгәлләячәген ышандырды.  Димәк,  боз  кузгалды.  Шуның  өстенә  Рамил  Әхмәт улы  кызылоктябрьлыларның  бу изге уй-хыялларын өлкә Законнар чыгару җыенында социаль сәясәт комитеты  рәисе,  автономиябез җитәкчесе  Надир  Хафизовка, Түбән  Новгородтагы  тарихи  биналарга,  истәлекле  һәйкәлләргә элекке кыяфәтләрен кайтарып яңа сулыш  өргән  атказанган  төзүче, Т.Новгород  өлкәсенең  иҗтимагый палата  әгъзасы,  “Старый  Ниж-ний  Новгород”  инвестицион компаниясенең  генераль  директоры  һәм  автономиябездә  Надир Мансуровичның  беренче  урынбасары  булган  Валерий Камальдиновка җиткерүен ышандырды, оештыру  комитетының  эш  төркемен булдырырга  кирәк  дигән  тәкъдим кертте.  Гаяз  хәзрәт  ярдәм  сорап мәчетләргә  мөрәҗәгать  белән чыгарга  булды.  Җәфәр  хаҗи  да: “Булышырбыз”, - диде. “Универсал” төзү  компаниясенең  директоры Равил Садеков, үз тәҗрибәсеннән чыгып,  башкарасы  эшләрнең кайберләренә  аерым-аерым  тукталды, конкрет тәкъдимнәр ясады. 
“Бу игелекле гамәлне уңышлы башкарып чыгар өчен, аңа зур реклама ясарга кирәк”, - диде Гаяр Абдрах-манович. Шактый  фикер  алышканнан  соң, оештыру  комитеты  әгъзалары түгәрәк  даталы  һәм  гасырлык “Хәтер  көне”н  киләсе  елның  3 августында  билгеләп  үтәргә килештеләр,  ә  эш  төркеме,  айга бер  җыелып,  әзерлек  эшләрен  үз контролендә тотачак. 
 
Аллаһы  Тәгалә  дә  бу  изге  эшне ярдәменнән ташламас, иншалла.

Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 19.10.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»