поиск новостей
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 03 Июнь
  • Резидә Төхфәтуллина - җырчы
  • Роберт Галиев (1953-2021) - режиссер
  • Флүс Латыйфи (1943-2010) - язучы
  • Дмитрий Самаренкин - дәүләт эшлеклесе
  • Галина Аристова - журналист
  • Алсу Фаракшина - юмор остасы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
03.04.2010 «65»

МАРЛЯ ЯУЛЫК

– Син кем, нәрсәгә дип ияреп кайттың Идрискә, аның хатыны, балалары бар бит, – дип каршылады аны чит-ят авылда иң беренче очраган Гыйльминур апа. Ул аның исемен дә, кайсы урамда торганын да белмәде башта. Соңыннан, авылдан киткәндә тагын бер кат очрашканда гына белде исемен.

Мөкәрәмә сугышның беренче көннәреннән диярлек фронтта булды. Әтисе хәрби кеше булганлыктан, бер кайнар ноктадан икенчесенә күченеп йөрделәр. Мөкәрәмә әти-әнисенә бердәнбер кыз булып үсте. Шуңа да бик кадерле, газиз иде ул алар өчен. Әмма бер-берсен кадерләп яшәргә генә насыйп булмый. Сугыш афәте гаилә башлыгының гомерен яшьләй өзә. Мөкәрәмә госпитальгә санитарка булып урнаша. Өйләреннән, сөйгән ярларыннан аерылып, мәхшәр эчендә кайнаучы солдатларны кызганып, җәлләп карый ул. Араларында берсе – Идрис исемлесе аеруча якыная кыз күңеленә. Зәңгәр күзләре микән, әллә өздереп тальянда уйнавы, әллә бер аягы булмаганга кызганып карау, кырыс холыклы булса да, тәмам якынайта кызны Идрискә. Госпитальдә дәвалану срогы тәмамлана Идриснең. Димәк, туган якка, өйгә, балалары, хатын янына кайтачак ул!

 

– Әйдә, Мөкәрәмә, син минем туган авылыма кадәр озатып куй инде. Авылда калырсың, балаларымны карарсың, – ди Идрис авылга җыенганда.

 

Мөкәрәмә бу юлы да каршы әйтә алмый. Агач аяклы, кырыс холыклы, әмма вакыты-вакыты белән үтә дә нечкә күңелле Идрисне култыклап, кулына пилотка, фляжка салынган чемоданын тотып, меңәр чакырым ераклыктагы чит-ят бер авылга кайтып китә...

 

Инде еллар тузаны эчендә онытылып, югалып калырга тиеш кебек югыйсә. 64 ел узгач та ул вакытларны елмаеп-көлеп искә төшерәсе дә бит. Юк икән. Никтер күңелендә бихисап күп сораулар калдырган шул еллар. Ул сорауларга җавапларны шул вакытта табасы булган да бит. Вакыты ул түгел иде шул, вакыты. Бер-береңә каршы дәшү, кешелексезлек сыйфатлары ерак иде ул чактагы татар хатыннарында. Кем әйтмешли, авызларында кан булса да төкермәгәннәр, илгә килгән кайгыны ил белән бергәләп, әмма үз күңелләре, үз йөрәкләре аша үткәргәннәр. Шушы хатын-кыз язмышы кабат-кабат хәтергә килгән саен, ул чордагы апаларга, хатын-кызларга карата горурлык хисләре арта.

 

...Алар утырган поезд Шәмәрдәнгә кайтып туктагач та, күңеле нидер сизенә Мөкәрәмәнең. Кире борылырга да уйлый, әмма Идриснең “хатыным үлде, балаларымны карасың”, дигән сүзләре артка юл юклыгын искәртә. Ятимнәр хакына кайтырга кирәк дип үзендә көч таба. Авыл капкасын керүгә дә, йомры, җитез гәүдәле хатын: “Сеңлем, син нәрсә уйлап кайттың?” дигән сорау белән күзенә карый. Ачуланып та, рәнҗеп тә карамады. Кызганды ул аны. Ул арада авылга ап-аяз көндә килеп чыккан болытлар кебек “Идрис өйләнеп кайткан, яшь хатын алып кайткан, Гайшә нишләр микән” дигән сүзләр таралды. Гайшә апаны сиздерми генә сынап караучылар да булгандыр. Әмма авылдашларының күпчелеге сүзне үз өйләреннән тышка чыгармады. Идрискә дә, яшь хатынга да каты бәрелмәделәр. Гайшә дә бирешмәде. Итәк тулы баласы белән, ачлы-туклы, ире кайтканны тырышып-тырмашып көн иткән татар хатыын бу юлы да сынатмады. Кешелеклелеген, иренең бу адымын хыянәт дип әйтергә мөмкин булса да, аңа карата хөрмәтен, иң мөһиме – сабырлыгын җуймады. Аңа бу хәбәрне кичен җиткерделәр. Оекбаш бәйләп утыра иде ул. Башы әйләнеп киттеме, дулкынлануданмы, каршы як күршеләренә чыгып йөгерде. Оекбашы да калмаган үзеннән. Зур йомгактагы җебе аягына чорналып күршеләренә кадәр кергән.

 

Күңеле еласа да, күзе еламагандыр инде, бер күз яше дә чыгармыйча, “дөрес микән шул сүз”, дип күршесенә керде. Күрше ни дисен инде? Ире сугышта үлеп калган Шәмсиямал апа “шулай диләр шул”дан узмады. Ире белән мәңгелеккә хушлашкан Шәмсиямал апа, үз иренең шундый хәлдә кайтуына да риза булыр кебек иде ул минутта.

 

Яшь килен “төшкән” йортка икенче көнне олы кызын ияртеп менде Гайшә апа. Үзеннән күпкә яшь, кап-кара толымлы, сөйкемле ул кыз баланы күреп кызганды, аңа ничек тә булса ярдәм итәсе килде. Ул да булмады Мөкәрәмә:

 

– Апа, ачуланмагыз мине, минем гаебем юк. Ул мине хатыным үлде, балаларымны карарсың дип алып кайтты. Мин иртәгә үк китәм, – дип Гайшә апа алдына иелеп елый ук башлады. Идрис бу вакытта үзе кайда булгандыр. Ике татар хатыны шул минутта ук килештеләр, аңлаштылар. Икенче көнне үк китә алмады Мөкәрәмә. Паспортлары, үзе белән бернинди документы да юк иде аның. Икенче көнне Гайшәләрдә кунды. Олырак балалар ни булганын чамаласалар да, “кунак кызы”на төксе чырай күрсәтмәделәр. Кайтуына атна-ун көн үткәч, паспортлы булгач, Мөкәрәмә китәргә җыенды. Бу хәлгә кешеләр кырыслык белдермәсә дә, табигатьнең сиздерәсе килдеме – әллә кайдан гына салкын җил чыкты. Ул чактагы юклык хатын-кызның башына марля яулык, өстенә киндердән суккан күлмәк-ыштан, аягына чабата кидергән бит. Кибетләрдә озын чиратлар торып, йомыркага алмаштырылган метрлы марля яулык ролен үтәгән. Гайшә апа да кунакка, кич утырырга барганда гына яба торган марля яулыгын Мөкәрәмәнең иңенә сала. Ап-ак марля яулык кара толымнарга шулкадәр назлылык, самимилек өсти, Гайшә апаның күзләренә яшьләр тула. Ә бу Мөкәрәмә өчен иң кадерле беренче һбм соңгы бүләк була.

 

Шәһәргә китеп, озак еллар дәвамында хокук саклау органнарында эшләгән Мөкәрәмә Исламовнага бик күп бүләкләр алырга туры килә. Әмма аның күңеленә иң кадерлесе әнә шул марля яулык була. Гади ситсадан да гади ул яулыкта бит сабырлык, кешеләрнең бер-берсенә булган ихтирамы белән сугарылган хатирәләр салынган. Сугыш кырыннан кайтканда яшь хатын алып кайткан, алай гына да түгел, үзен үлгәнгә санаган иренә дә сабырлыгы белән тешен кысып түзгән Гайшә апаның батырлыгы фронттагылар батырлыгына тиң. Ә андыйлар бер Гайшә апа гына түгел.

 

Менә ни өчен 65 ел вакыт узгач та, саргаеп, нечкә җепләре таралып бетә язгач та кадерле ул марля яулык. Әмма бүген ул чактагы аклыгы җуелган инде. Мөкәрәмә апаның күңелендә генә ул вакыйгалар саргаймаган. Бер кешесен белмәгән, әллә кайдагы авылга, хатыны, балалары зарыгып көткән иргә иярер кайтып та, яман сүз ишеттермәгән ул татар авылы аның күңелендә матур хатирә булып мәңгелеккә кереп калган. Әмма Идриснең генә ни өчен хатынын бу дөньяда юк инде ул дигән ялганга барганлыгын хәзер дә аңлап җиткерә алмый.


Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»