поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
02.04.2010 Шоу-бизнес

ТАТАР ЮМОР ФЕСТИВАЛЕ БУЛЫРМЫ?

1 нче апрельдә генә түгел, ә ел дәвамында сөйләшәбез юмор турында. «Татарның үз юморы бармы?» дигән сораулар еш яңгырый башлады. Матбугатта яшь юмористлар белән интервьюлар да күренгәли. Айга бер булса да, башкалабызда юмор кичәләре уздырыла. Җитмәсә, хәзер татарча шаярулар сәхнәдә генә түгел. Аларны хәтта өйгә дә алып кайтып була – “Барс-Медиа” компаниясе бу айда гына да DVD форматта өч комедия тәкъдим итә. “Әкәмәт-кәмит”, “Гаражда”, “Тамак”– юмор кафесы” турында сүзебез.

 

 

Өч тамашада да бер үк йөзләрне күрсәгез, аптырамагыз. Буа сатира театры һәм “Барс-Медиа” компаниясе юмористларының татар юморының үз йөзен булдырулары турында әллә каян һәм әллә кайчан билгеле.

 

Әнә Раил Садриев киләчәктә әле тагын татар юморы фестивален дә уздырырга ниятләп йөри. Дөрес, фестивальгә беренче адымнар ясалган инде. Сатира театры эшләп тора, шаян җырлар иҗат ителә, юмористик концертлар уздырыла, көлкеле фильмнар төшерелә.

 

Үз юмор фестивален булдыру өчен, татарга тагын нәрсә кирәк – дискларны карый-карый уйланыгыз әле шуның турында.

 

“ӘКӘМӘТ-КӘМИТ” – СПЕКТАКЛЬ

 

Сценарий авторы: Аманулла

 

Режиссер: Раил Садриев

 

Рольләрдә: Раил Садриев, Ринат Әкбәров, Рамилә Шәрәпова, Зөхрә Морзаханова, Илнар Талипов, Әминә Шәрәфетдинова, Гөлзадә Кәмәретдинова, Илшат Гайсин.

 

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да спектакльдә катнашканнар, я спектакль сөючеләр, бу тамаша сезнең өчен.

 

Кайсы гына авылның үз үзешчән сәнгать осталары юк икән? Андый авылны Татарстанда табып булмас, минемчә. Теләсәң, һәр авылның атаклы җырчысын, сүз остасын, “әртистен” таба аласың. Моның өчен бары үзешчәннәр отчет “кәнсиртен” карарга кирәк.

 

...Бу авылда да отчет җыелышыннан соң театр күрсәтергә уйлаганнар. Юк-юк, концерт та түгел, спектакль дә, ә нәкъ менә театр. Район түрәләренә хәтле киләчәк, ди, карарга. Түрәләр үк килгәч, колхоз рәисе Сания Хәйрулловна, авылның “пачетлы” “әртисләренә” ярдәмгә, Мәскәүдән үк (Мөслимнән) режиссер чакырта.

 

“Әртисләре” дә кем диген. Танылган – ике “пачет” грамотасы булган коллектив, берсе – мәктәп директорыннан, икенчесе – колхоз рәисеннән.

 

Коллективта нибары 7 баш. Дания – энесе акылга зәгыйфь булу сәбәпле, кияүгә чыга алмый йөргән чибәр кыз. Авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Дурак – Даниянең энесе, бәләкәй чагында егылып төшеп имгәнә, акылга гарип кала. Разим – Даниягә кызыгып йөрүче авыл егете. Данияне яратканга, ике хатынын аерып җибәрә. Әмма авыру Разимны кабул итмәү сәбәпле, Даниягә өйләнә алмыйча йөри. Майшәкәр – Галиябану ролен уйнарга хыялланучы хуҗабикә, төп рольне аңа бирәчәкләренә чын күңелдән ышана, чөнки аның ире Галәветдин — авылда гармун уйнаучы бердәнбер егет. Ә гармунда уйный белмәгән егетләр берничек тә Хәлил була алмый дип саный ул. Рәҗәпов – «идарәче мин» дип, үзе белән таныштырырга ярата. Югары белемгә ия булуы белән мактанып йөрүче бу абзый, башкалардан гел “искусство”ны аңламыйлар дип көлергә генә тора. Даниягә ымсына тагын. Сабира – Майшәкәр белән кан дошманнар. Майшәкәр Сабираның Рәҗәпкә булган җылы хисләреннән көлә. Сабирасы шуңа котыра. Әхәт Буриевич – режиссер егет. Бу авылда яңа кеше булса да, аның да монда танышлары бар икән. Яшьли сөйгәне —Данияне танып ала ул. Кайчандыр Дания аны армиягә озаткан була...

 

Сания Хәйрулловна театр куярга ун көн вакыт бирә. Кирәк икән, итен дә, сөтен дә, казын да табарга әзер ул режиссерга – тик ун көннән авылдашларны һәм түрәләрне гаҗәпләндерерлек булсын.

 

Шулай итеп, репетицияләр башлана...

 

 

“ТАМАК” – ЮМОР КАФЕСЫ” – ЮМОР ФЕСТИВАЛЕ

 

Идея авторы: Буа сатира театры.

 

Рольләрдә: Раил Садриев, Лидия Галиева, “Тегеләр” төркеме, Әбри Хәбриев, Зөһрә Морзаханова

 

Монда мәзәк, монда биюләр, монда татар юморы.

 

Нәкъ Казан артында бардыр бер кафе. Туктап, аннан-моннан ашау кафесын “Тамак” диләр. Аны күпләр татар “тамагы” диләр. Кафеда кырыкка якын артист эшли, дип тә сөйлиләр.

 

Танылган артистлар да бу урынны белә, ди. Салават үзе биш-алты тапкыр бу кафе яныннан узып киткән. Айдар Галимов та “Тамак” янында көпчәк алмаштырган. Габделфәт Сафин да, Уфага барышлый, күзгә чалынып алгалый, ди.

 

Монда эшләүчесе дә, кергәне-чыкканы да – юморист. “Охранник”тан башлап поварга кадәр кеше көлдерә...

 

Сакчы Раил Садриев, йокысызлыктан интегә. «Элек, армиягә киткәнче, тыныч йоклый идем», – дип сөйли. “Потому что” белгән: аны саклыйлар. Армиягә киткәч, йоклый алмадым, чөнки үзем сакта тордым, ди. Армиядән кайткач, тагын йоклый алмадым – “потому что” беләм кемнәр безне саклый, ди...

 

Кафе артисткасы – Хаҗия. Олы сәхнәдә Галиябану ролен уйнарга хыяллана. Сакаурак сөйләшсә дә, үзен зур сәхнә артисты булырга лаек дип саный. Кафега килгән-киткәннәр каршында булса да, хисләнеп, Галиябану ролен уйнап күрсәтә...

 

“Тамак”ның “постоянный клиенты”— урам “пацаны” – кафе баянисты “ботаник” белән дуслаша. Шулай булмый, аларны бит консерватория берләштерә. Татарча җырлаучы “урам пацаннары” да бар икән әле Казанда... Мондый уникаль чыгышлар да булгалый «Тамак» кафесында.

Эльвира Хамматова, Ринат Рәхмәтуллин да монда килеп киткән, ди...

 

Ә иң тәмле мәзәкләр десертка кала икән. Шеф-поварның “фирменный блюда”сыннан авыз итсәң, телеңне йотарсың, ди...

 

 

“ГАРАЖДА” – ФИЛЬМ

 

Сценарий авторы: Фәрит Галлиев

 

Режиссер: Илсур Садыйков

 

Рольләрдә: Раил Садриев, Айрат Ильясов, Ринат Акбәров, Илдар Латыйпов, Ленар Гыйльметдинов, Зөхрә Морзаханова, Әминә Шәрәфетдинова

 

Тормыш һәм мәзәк бер комедиядә. Җыелдылар мужиклар гаражда.

 

Ир-атлар өчен менә дигән фильм бу. Хатын-кызларга карау тыелмый, әлбәттә. Шулай да... Алай дисәң, хәзерге заман хатын-кызлары да техника белән эш итә. Алар да бүген машина ремонтлау, гараж тоту кебек шөгыльләрне аңларлык дәрәҗәдә. Әмма... гараж ир-атлар өчен машина йорты гына түгел әле ул. Ул – җыен урыны да. Теге таныш, бу күрше белән җыелып дөнья хәлләрен сөйләшергә, шаярырга, үзләрен ирекле, дөньяның хуҗасы итеп тою өчен менә дигән урын.

 

Банктан артык калган акчаларны нишләтәләр? Мишәр хатыннарының татарлардан аермасы нәрсәдә? Ни өчен үзбәкләр киш-миш, курага-марага, арбуз-марбуз, сигарета-мигарета, культур-мультур диеп сөйләшә? Татар ире нәрсә күрми? Мансурның бүлмәсендә нәрсә җитешми? Кем ул бабайка? Бу һәм башка сорауларга җавап сине дә кызыксындарса, үзегезнең гаражда дуслар белән җыелып, “Гаражда» дискын карау өчен, бу бер дигән сәбәп.


Наилә ХӘБИБУЛЛИНА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»