поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
02.04.2010 Җәмгыять

КИТАП БӘГЪРЕМ, НИГӘ ЮК КАДЕРЕҢ!

Мин үскән өйдә түрдә сары этажерка тора һәм анда эреле-ваклы китаплар күп иде. Кечкенәдән китап изге, аны ертырга, рәнҗетергә ярамый дигән тәрбия алып үстем. Шуңа да китапларны алганчы, кулны юып сөртә идем. Ләкин шулай нык әзерләнсәм дә, әнием тышланган ике китапны кулга алырга рөхсәт итми иде. Ул китапларның аңа бик кадерле икәнлеген күзләреннән күрә идем. Сорап аптыраткач, беркөнне аларны үзе алып, сак кына ачты. Беренче биттә каләм белән язылган әниемнең исемен күргәч, мин тәмам аптырап калдым. Гаҗәпләнүемне күреп, ул аңлатырга ашыкты. Күптән инде, шактый еллар элек, безнең Казаннан гына түгел, районнан да бик ерак урнашкан Яңа Тинчәле (Буа районы) авылына бер төркем язучылар килгән булган. Әнием алардан, имзаларын куйдырып, ике китап алып калган. Аяз Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләр»е һәм Атилла Расихның «Ике буйдак» әсәрләре безнең этажеркага шулай менгән.

Азрак үсә төшкәч, ул китапларны мин укып чыктым һәм бер генә кат та түгел. Нигәдер нәкъ менә язучы кулының җылысы сакланган шул китапларны укыйсы килә иде.

 

Китап дигән серле дөньяга беренче юл күрсәтүче бу әсәрләрнең кул-аяклары җиңел булды. Ялгызлыктан тилмереп үскән мин бөтен буш вакытымны китаплар дөньясында уздырдым. Үземне борчыган күп кенә сорауларга алар җавап бирделәр. Үземә дусларны да мин китап геройлары арасыннан таптым. Күбрәк укыган саен, хыялымның офыклары киңәйде, дөньям ямьләнде. Әйбәт китап язучыларга сокланып, алардан үрнәк алып яши торгач, үзем дә кулыма каләм тоттым. Шигырьләр, мәкаләләр яза башладым.

 

Еллар үтте, балачак күптән, ак томанга күмелеп, офык артында калды. Кечкенәдән китапларга, каләмгә битараф булмагангадыр, мин хәзер үзем дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасымын. Шактый китапларым да бар. Мактана димәгез, зинһар. Монысын сүз уңаеннан гына язам. Мине китапның бүгенге хәле, аңа мөнәсәбәт борчый. Язучы, бигрәк тә балалар язучысы булгач, без мәктәпләргә очрашуларга еш йөрибез. Беркөн шулай Казан мәктәпләренең берсендә күңелле генә (һәрхәлдә, безгә шулай тоелган иде) очрашу үткәреп кайтып киләбез. Безнең белән шактый популяр яшь язучы да бар. Китабын алганга сөенә-сөенә, ул озаклап култамга өләште. Язучы өчен китабын укыганны белү бик зур шатлык. Дөнья түгәрәк, күңелләр күбәләк, кайтып киләбез шулай. Ни күрик, аяк астында теге яшь язучының әле генә култамга куеп бирелгән китабы язгы кар суына төшеп, юешләнеп ята. Авторның үзенә күрсәтмәскә теләп, тиз генә алып, сумкага салып куйдык. Берәр баланың портфеленнән төшеп калгандыр инде. Ташлап калдыргандыр дип һич уйлыйсы килми. Язучының үз кулы белән изге теләк язылган мондый китапларга саграк булырга иде дә бит.

 

Бәйрәмнәр, юбилейлар җитә башласа, бүләк эзләп, аяк табаннары кыза. Кибеттән кибеткә чабабыз. Нигә соң шунда берәр классик язучының «Сайланма әсәрләре»н бүләк итмәскә? Күптән түгел Мөхәммәт Мәһдиевнең 5 томы дөнья күрде. Аларны бүләк итеп бирсәк, кем каршы килер иде икән? Шул шәп китаплар янына бер-ике газета-журналга язылу да бүләк итсәк. Ярты ел буе әлеге бүләк дустыңның-туганыңның өенә килеп торса начармы?

 

26 апрель – Габдулла Тукай туган көн. Шигърият бәйрәме. Татарның милли Сабан туе кебек күтәренке рухта үтә ул көн. Күпме танышларны күрәсең, шигырь тыңлап, җаныңны агартасың, китаплар сатып аласың, авторларыннан култамгалар куйдыртасың – бер көнне никадәр мөмкинлек! Шуңа күрәдер инде, халык җырчысы Тукай һәйкәле янында мәктәп укучылары, балалар да күп була. Район, авыл мәктәпләреннән дә киләләр. Еш кына мондый укучыларның укытучылары үзләре шигъри җанлы, әдәбиятка битараф булмаган кешеләр була. Алар, үз укучыларында да тамырында «әдәп» сүзе яткан әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә теләп, ара ерак дип тормыйча, Казанга Шигырь бәйрәменә ашыга. Рәхмәт аларга! Билгеле, килүләре бушка китми. Никадәр тере шагыйрь-язучылар белән очрашалар. Бер елны шулай Шигырь бәйрәмендә бертөркем малайлар, кызлар шагыйрь-депутат Роберт абый Миңнуллинны сырып алганнар. Берсен-берсе уздыра-уздыра, бер бит кәгазь сузалар: култамга алмакчылар. Ниятләре болай изге. Ләкин нигә кәгазь битенә. Аны саклау авыр бит – тиз бөгәрләнә, пычрана, югалырга да мөмкин. Ә бит шунда ук китап сәүдәсе бара. Китап кибетләре килгән. Анда Роберт Миңнуллинның кимендә биш-алты китабы бар. Рәхәтләнеп ал да автограф куйдырт. Үзеңә дә рәхәт, авторга да күңелле. Балачактан бер матур истәлек тә кала.

 

Нихәл итәсең, юк инде, без китаптан елдан-ел ерагая барабыз. Югыйсә бит безнең татар халкы өенең түрендә элек-электән, ак тастымалга төреп, китапны кадерләп саклаган. Советлар Союзы чорында илебез дөньяда иң күп китап укучы исемен горурланып йөртте. Ә хәзер? Иң укымаучы дигән исемлекнең башында тормыйбызмы икән?

 

Ә бит берсеннән-берсе матур балалар китапларын кулда гына тотып торырлык, уенчык төсле. Татарстан китап нәшрияты табасыннан ел саен әллә ничә дистә китап төшә. Ләкин шуның күпмесе генә китапка әле мәхәббәтен югалтмаган укучы кулына барып җитә икән? Калганнары, үз алучысын-укучысын көтеп, китап кибетләре киштәсендә тузан җыеп ята. Китапханәдәге китапларның хәле дә әллә ни мактанырлык түгел. Шыплап тутырып, рәт-рәт тезелгән китапларга карыйм да башым чайкап куям. Күбесе елына бер тапкыр да урыныннан кузгалмаган. Ә бит китапка белем чишмәсе дип караган безнең укымышлы бабайлар. Безгә хәзер белем дә, акыл да кирәк түгел бугай. Безгә хәзер экран давай! Анда берәр кызык сериал да булса, дөньябызны онытабыз. Олылар ул сериалларны караганда күпме нәни балалар ачык тәрәзә, балконнардан егылып төште, пеште... Аларны карый-карый, әйләнә-тирәбездә нәрсә булганын күрмәскә, битарафка әйләндек.

 

Ә компьютер? Могҗиза дисәң дә могҗиза. Әбиләр әйтмешли, «ахырзаман» диярсең. Африкада яшәүче туганың белән интернет аша күзгә-күз карап сөйләш әле! Әйе, компьютерлар безнең тормышны җиңеләйтте. Ара ераклыгын да сизмибез хәзер. Бөтен кирәкне компьютер аша гына табабыз. Хәтта комьютердан үзеңә тормыш иптәше эзләү дә модага керде. Интернет аша бәби табарга да өйрәнсәк... Ләкин медальнең ике ягы булган кебек, компьютерның зыяны да шактый. Экраннан чыккан радиацияне әйтми генә, рухи ягын күрсәтәсем килә. Ул миллионлаган сайтларда ни генә юк. Никадәр пычраклык, фәхешлек. Хәтта мордар китәргә җыенучылар сайты да бар. Ул сине әкренләп шушы коточкыч соңгы адымга әзерли. Мәктәп балаларының, яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуларын психологлар шушы сайтларның «эш нәтиҗәләре» дип саныйлар. «Нишләргә?» диярсез. Мин үзем дә шул сорауга җавап табалмый аптырыйм. Бәлки, ул сорауларга җаваплар китаплардадыр. Бәлки, китап белән кабат ныграк дуслашыргадыр? Юк, бәлки түгел, шулай! Башкача булу һич мөмкин түгел!

 

Баймы аның хуҗасы, ярлымы, һәрбер өйнең түрендә телевизор тора. Ул хәзер гаилә әгъзасына әйләнде инде, дигән иде бер танышым. Көл, ела – чыны шул. Ә менә түрендә китап киштәсе урнаштырган гаиләләр никадәр икән? Иманым камил, күп түгел. Булган китапларны да модага йә фен-шуйга туры килми, тузан җыя дип чыгарып аталар. Чүплектә елап ятучы китапларны күреп, җаннар сыкрый. Күпме кешенең хезмәте бит ул китапларда.

 

Хәзер адәм баласына китап түгел, газета-журнал укыту да мең бәла. Елына ике тапкыр газета-журналларда эшләүче талантлы каләм ияләре үтмәс товарын сатучы мескен сәүдәгәр хәлендә кала. Нигә акча туздырып, газета-журналга яздырып укып торырга? Кирәкле мәгълүматны, яңалыкны телевизор сәгать саен җиткереп тора. Ләкин китаплар, газета-журналлар, гомумән, әдәбият белем, бай мәгълүмат кына биреп калмый, кешенең җанын да дәвалый. Ул кешене хыялландыра, өметләндерә, елата, юата, бер сүз белән әйткәндә, җанын уята, күңел күзен ача. Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясен укып чыккан кеше әнисенең күзенә башка күз белән, игътибарлырак карый башлый. Мондый могҗиза тудырырга сәләтле китаплар безнең әдәбиятыбызда, шөкер, күп. Укучысы гына гафу итмәслек дәрәҗәдә, аз.

 

Шулай борчылып утырганда кулыма редакциябезгә килгән бер хатны тоттырдылар. Әтнә районы Иске Җогып башлангыч мәктәбеннән 4 нче сыйныф укучысы – 11 яшьлек Рәзил Корбанов язган аны: «Укытучыбыз Рәфинә Идвард кызы безне китап белән дуслаштыруның әмәлен тапты. Дәрестә әсәрнең иң мавыктыргыч урынына җиткәч кенә туктый. Шуннан соң өйдә әсәрне ахырына кадәр укып бетерәбез. Нишлисең? Кызык бит, ахырын беләсе килә. Менә шулай шактый китаплар белән дуслаштык».

 

Афәрин, Рәфинә Идвард кызы! Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз, диләр. Һәрбер мәктәптә, һәр сыйныфта шундый укытучылар булсын иде. Алар китап яратырга башта балаларны, аннары әти-әниләрне дә өйрәтерләр иде. Югыйсә эш харап. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне (дөнья балаларының әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның туган көне). Башымда шундый уйлар өермәсе. Хәтеремә җанымның борчылган чагында язылган «Куркыныч уй» дигән шигырем килде:

 

Интернетка керсәк тә

без,

Йә уен уйнасак та.

Тычканны

ычкындырмыйбыз

Без песи булмасак та.

Элек тычканнарны

тоткан

Уңган песиләр генә.

Ә бүген тычканны

тота

Һәммә кешеләр менә.

Олысы да, кечесе дә

Шул тычканга

тотынган.

Күзләр экранга

төбәлгән,

Китап кына

онытылган.

Кеше тычкан тотып

кына,

Китапларны онытса,

Гаҗәп түгел беркөн

аңа,

Йөнтәс бер койрык

чыкса.

 

Шаян шигырь булса да, хәлләр көләрлек түгел шул безнең. Бу хәлгә үк (койрык чыкканчы диюем) төшмәскә иде инде, җәмәгать!


Йолдыз ШӘРӘПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»