поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.10.2018 Ир белән хатын

"Егетләрнең өйләнмәвендә кызлар гаепле"

Россиядә өйләнмәгән ир-атлар саны кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән чагыштырганда күпкә арткан. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштыру нәтиҗә­ләре әнә шул хакта сөйли. Телефон аша сораш­тыру агымдагы елның август аенда 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр арасында үткәрелгән.

Социолог­лар ачыклаганча, Рос­сия­дә никахта тормаган ир-атлар – 16%, ә хатын-кызлар – нибары 7% тәшкил итә. Шул ук вакытта өйләнгән ир-атлар саны (54%) кияүгә чыккан хатын-кызларга караганда (47%) күбрәк. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 62 проценты җитди мөнәсәбәтләрдә тора. Шуның 50% рәсми никахлы, 10% бергә яши, әмма үз мөнәсәбәтләрен законлаштырмаган, тагын 2% бер елдан артык очраша, бергә яшәми.
 
Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере үзләренең насыйп ярлары белән танышлары һәм дуслары ярдәмендә (30%), һәр бишенчесе (20%) эш урынында, шулай ук уку урынында (13%) таныша. Сораштырылучыларның нибары 5%ы гына социаль челтәрләрдә һәм Интернетның башка ресурсларында үз парларын тапкан. Интернет аша танышуны ир-атлар (6%) кулайрак күрә, аның нәтиҗәлелегенә күбрәк ышана.
 
Әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча, иң элек, буйдаклар саны ни өчен арта соң дигән бик сәер сорау туа. Югыйсә, моннан берничә ел элек, үз ярын очратмаган, яки кияүгә чыкмаган хатын-кызлар саны күбрәк кебек тоела иде. Буйдаклар саны артуның төп сәбәпләренең берсе буларак, егетләрнең күбесенең “акыл кергәч” кенә өйләнә башлавында да. Мәгълүматлар буенча, гаилә корырга теләүче ир-атларның уртача яше 30га, ә хатын-кызларныкы 24кә җиткән. Тагын бер сәбәп – тормыш кыйммәтләренең, яшәү рәвешенең үзгәрүе. Күпләр тормыш корганчы, гаилә өчен җаваплылык алганчы яхшы эш, уңайлы яшәү урыны булдыру теләге белән яна. Минемчә, һәрнәрсәнең үз вакыты. Үз насыйп ярыңны табу, гөрләтеп туйлар уздыру, матур гаилә кору, дөньяга сәламәт балалар тудыру да яшь чакта матур. Утызның теге ягына чыккач кына гаиләдә беренче баланың тууы, ата-ананың аннан соң туачак сабыйларын инде кырыкка якынлаш­канда тудырачагы турында сөйли. Ә табиблар бу яшьтә бала табуны хупламый.
 
Яшьләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый соң?
 
Люция Галләмова (кияүдә): Буйдак ир-атлар күңелле, җавапсыз һәм җиңел яшиләр дип уйлыйм. Һичкем алдында, һичкем өчен җаваплылык тотмыйсың, колак итеңне дә беркем ашамый. Шуңа да өйләнергә ашыкмыйлар.
 
Наилә Яикова (кияүдә түгел): Минемчә, ир-атлар җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмиләр. Ә нигә? Алар никахсыз да теләгәненә ирешә. Берәү дә акча җитмәүлеккә яки бүтән сәбәпләр белән ка­нәгатьсезлек белдерми. Ә хатын-кызларга килгәндә, аларның күпчелеге бүгенге көндә карьера төзи, аларга диванда кырын ята торган ир кирәкми.
 
Сылу Тютеева (кияүдә): Ир-атларның бер өлеше 25 яшькә кадәр карьера төзи, өйләнергә теләми. Икенчеләре, ничек кенә моңсу яңгырамасын, әни канаты астында яшәүне кулай күрә. Ник өйләнергә, болай да рәхәт! Кемнәрдер җаваплылыктан куркып, өйләнмичә, кызлар белән очрашып кына йөри.
 
Aлмаз Муратов (өйләнмәгән): Егетләр, иң элек, гаилә корганчы тормышларын җайларга, яхшы эш урыны, фатир һ.б. булдырырга тели. Тик болар бик озак вакыт таләп итә. Яшь барган саен өйләнү соңга кала, гаилә кору мәсьәләсе проблемага әверелә.
 
Динара Ямалиева (кияүдә): Хәзерге заманда ир-атлар хатын-кызлардан куркалар кебек, чөнки бүгенге көндә кызлар күп нәрсәгә үзләре ирешә.
 
Ринас Корбангалиев (өйләнмәгән): Егетләрнең өйләнмәвендә кызлар­ның да күпмедер гаепләре бардыр. Үзләренең тормышларын кору өчен аз булса да көч куярга теләмиләр. Хәзерге заман кызларына тиз арада матур, бай тормыш кирәк. Яшьләр акчаны ярата, тик ялкаулык көчле, эшлиселәре килми. Бүгенге көндә тормыш, иҗтимагый аң нык үзгәрде. Ир-атларга һәм хатын-кызларга бер-берсен аңлап яшәү авырлашты. Мәгълүмат та күп, кеше барын да үзләштереп җитешми. Нәтиҗәдә аңлашылмаучанлыклар, бәхәсләр, чишә алмаслык мәсьәләләр барлыкка килә. Кайвакыт кешене түгел, үз-үзеңне аңлавы кыен.

Ләйсән ӘХМӘТОВА
Яңарыш
№ --- | 08.10.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»