|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2018 Фаҗига
Арчада 15тән артык бала хушбуй иснәп агуланган
Татарстан прокуратурасы мәгълүмат чараларында Арчада 15тән артык баланың агулануы турында чыккан хәбәрдән соң тикшерү башлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Алдан агентлык Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән иде.
Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе интернет-кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.
Тулы мәгълүмат ачыклана. Татарстан сәламәтлек саклау министры бу вазгыятьне үз контроленә алган.
Исегезгә төшерәбез, моннан бер ай элек кенә Актаныш районында 16 укучы агуланган иде.
--- |
Иң күп укылган
|