поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.10.2018 Шоу-бизнес

Нияз Җәләлов яшь хатыны турында: Кеше ирен тартып алды, диючеләр дә булды

Җырчы Нияз Җәләловка 50 яшь тулды. Туган көне — июльдә, юбилейны август азагында ресторанда 120 ләп кунак җыеп, зурлап уздырган.

— Башта, әллә үткәрмимме, дигән идем. Аннан уйладым да, юбилей бит! Бик канәгать калдым. Сый-нигъмәт, котлаулар, җырлы бүләкләр... — бөтенесе дә мин теләгәнчә булды. Борчылган идем. Авылдан әти-әнием дә килде, — ди Нияз. — Раил Рамазанов алып барды. Резеда Төхвәтуллина, Рафаэль Латыйпов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Венер Сәлимфов... — кайсы гына артист җырламады икән?! Рәхмәттән башка сүз юк... 
 
— Эстрадада соң гына пәйда булдың. Иҗатыңа ничә ел тулды? 
— Сәхнәдә әле 6 ел гына. Җыр-моң күңелдә булган инде. 44 яшьтә генә чыксам да, шушы алты елда кайларда гына йөрмәдем, тыгыз темпта эшләдем. Димәк, сәгате шул вакытта суккан. Зур сәхнәгә чыгуыма ул чакта шаккаттым, хәтта сизми дә калдым...
 
— Яшь хатының — Илсинә белән ничә ел бергә яшисез? 
— Ничә соң әле (көлә), 4, әллә 5 ел булдымы икән... 
 
— Авылда концертта танышкансыз, шулаймы? 
— Әйе, Питрәчнең Шәле авылында...
 
— Ул чакта аерылмаган идең бит? 
— Аерылмаган да, тормый да идек. Бер түбә астында яшәдек. Хисләребез күптән сүрелгән иде. 
 
— Икегезнең дә икенче никахмы? 
— Ул беренче ире белән тормаган да диярлек. Бала гына тапкан. 
 
— 45 яшьтә гаиләңне калдырып киткәч, беренче хатыныңа җиңел булмагандыр... 
— Халык шулай уйлый инде. Кеше ирен тартып алды, диючеләр дә булды. Илсинәнең гаебе юк. Аның белән үзем таныштым. Хатыным белән мөнәсәбәт күптән сүрелгәч, икенче тапкыр никах укытуымнан гаеп күрмим. 
 
— Балалар белән мөнәсәбәт ничек? 
— “Әти” дип кенә торалар. Аларны үстергәнче тордым, укыттым. Балалар да аңлап кабул итте. Кызым Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлады, бухгалтер-экономист булып эшли. Әлегә кияүдә түгел. Улыма 18 яшь тула. Көллияттә II курста укый. Кызым Алия белән Илсинә — дуслар. Бездә мөнәсәбәт ачыклау, ачуланышу юк. Авылга әти-әни янына кайчак Илсинә белән икәү дә кайтып китәләр. 
Балаларга булышам, гел шалтыратышып, күрешеп торабыз. Карамаган булсам, хөрмәт итмәсләр, читләшерләр иде. 
 
— Яшь кызлар белән гастрольләрдә йөрисең. Илсинә көнләшмиме? 
— Кемгә кияүгә чыкканын белде бит. Эшемне аңлый. Сирәк кенә төрттереп куйгалый. Бөтенләй реакция бирмәсә дә, дөрес булмас иде...
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 04.10.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»