поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
03.10.2018 Шоу-бизнес

Лилия Муллагалиева: «Күңелем кителгән чаклар да була»

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева тыз-быз эшләүче умарта корты төсле. Ул популяр җырчы да, булдыклы хатын да. Әле шушы көннәрдә аның «Мин» китабы да дөнья күрде. Әлеге хезмәттә Лилия көенә язылган җырлар ноталары белән тупланып бирелгән.

– Әлеге китап кечкенәдән үк хыялланып, күңелдә йөрткән хезмәт түгел. 50дән артык җырым җыелды да, аларны халык күңелендә калдырасым килү уе туды. Башка төбәкләргә баргач, Лилия Муллагалиева репертуарыннан дип, бөтенләй башка авторларны әйтеп җырлыйлар. Үземнең җырларым миңа бик кадерле. Шуңа күрә күңелем кителгән чаклар да була иде. Аннан соң әлеге китапта 17 автор белән иҗат ителгән җырлар ноталары белән бергә тупланылды, – диде ул, китап чыгару идеясе турында әйтеп.
 
Лилия башкаруындагы «Без бит авыл кызлары», «Бәби көтәбез әле», «Бәхетле бул, балам», «Әниләр бәхете» һәм башка җырлар авторы шагыйрә Эльвира Сафина:
 
– Сер түгел, җырчыларның иҗатларына багышланган китаплар чыга тора, ләкин авторлар игътибардан читтә кала иде. Бу яктан да Лилия Муллагалиева күпләргә үрнәк дип әйтер идем. Җырларыбызны ноталар белән урнаштырып, үзебез турында мәгълүмат биргәне өчен, аңа барыбыз исеменнән дә рәхмәт. Аннан соң, китап искиткеч матур, затлы булып чыккан. Лилия үзе дә, чынлап торып горурланып, «Мин» дип әйтерлек кеше, – диде.
 
Лилия әйтүенчә, бу китапка кергән җырларның 42се сольный концертында җырланачак. Шунысы кызыклы, җырчының әлеге китаплары сатылмаячак. Ул аларны, «тамашачыларыма бүләк» дип язып, таратырга уйлый. Ә 850сен 29 сентябрьдә «Пирамида»да узган концертында тамашачысына бүләк итеп таратты.
 
– Кайвакыт кызганыч хәлләр була. Китапларны бүләк итеп бирәбез дә, аннан соң, залда сатканнарын күреп, күңел кителә. Минем тарафымнан бүләк ителгән икән, ул – чын мәгънәсендә, бүләк. Мин җырларымны бер генә җырчыга да сатып биргәнем юк. Аларны, бик сөенеп, җырларга теләгән җырчыларга тапшырыр идем, – ди җырчы.
 
Китап 1500 данәдә чыккан. Әгәр китапны сораучылар күп булып ихтыяҗ туса, кабат бастыру мөмкинлеген дә караячагын әйтте Лилия.
 
– Җырның язмышы авторлардан башлана. Җыр тудыру ул – бала тудырган кебек. Шушы иҗат әсәрләре буыннан-буынга күчсен һәм ул тамашачыларга дөрес итеп барып җитсен өчен, мондый китаплар бик кирәк. Бу хезмәтнең чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен дә әһәмияте зур. Шуңа күрә әлеге китапның гомере озын булыр дип уйлыйм. Лилия өч бала (ә тиздән дүртенче баласы да булачак) анасы гына түгел, 50 бала анасы да, – диде Лилиянең якын дусты җырчы Айгөл Бариева.
 
Эльвира Сафина фикеренчә, җырчылар, җырлар сайлаганда, бик игътибарлы булырга тиеш.
– Бүген бөтен кеше яза. Кемдер – җыр сүзләрен, кемдер көй яза. Бу очракта җырчылар үзләре таләпчән булсын иде. Җыр сүзләрендә рифма, ритм тәңгәл килергә, мәгънә сакланырга тиеш. Һәр кеше үз-үзенә таләпчән булсын иде. Шул очракта сыйфатлы җырлар туар иде, – диде Эльвира Сафина.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.10.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»