поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.10.2018 Язмыш

13 кешегә бәрәңге пирүге пешергән киленне каенатасы чакырып болай ди...

Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында яшәүче Сәвия әби Хәйруллинаның язмышы турында күптән язасым килә иде. Балачактан ук ул альяпкычын бәйләгән уңган, тыйнак, гел елмаеп торган, татар хатын-кызларына гына хас булганча сабыр апа булып күз алдында калган. Соңгы елларда бик күп кайгылар кичерүен ишетеп кызганган идем. Ниһаять, үзенең ризалыгын алып, язмышын язарга тәвәккәлләдем.

– Синең картәниең белән бик дус-тату булдык, – дип танып каршы алды ул мине. – Безнең үсмер чаклар иде, алар солдаткалар... Без аларга ияреп йөри идек... Әниеңнең килен булып төшкәнен дә хәтерлим әле, карт-әниең белән бик күп итеп пилмән ясаган идек...
 
92 яшьтә булуына карамастан, хәтеренең ачык, зирәк булуына хәйран калырсың. Аның туган йорты да әле яшәгән урыныннан ерак түгел, килен булып төшкән йорты да моннан берничә йорт аша гына. Бөтен гомере Иске Гомәр авылының Октябрь урамында үтә аның. 
 
– Әнәс бабаң белән дүрт бала үстердек, – дип гомер йомгагын сүтте Сәвия әби. – Мин аны армиядән көтеп алдым, озак дуслашып йөреп өйләнештек. Ике кыз, ике малайга гомер бирдек. Бүген инде ике кызым да исән түгел. Икесе дә авыр чирләп якты дөньядан киттеләр...
 
Аллаһы Тәгалә миңа гомерне дә күп бирде, кайгыны да. “Әллә күбрәк яшәп, балаларымның гомеренә кердем микән?” дип уйлыйм кайчак. Ике кызымның яшәгән гомерен кушсаң, минем гомер килеп чыга да инде...
 
Гомернең озынлыгын үзебез сайлап алмыйбыз шул. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде... Ирем 1986 елда якты дөньядан китеп барды. 35 ел бергә яшәдек. Бер елдан кече улым Глүс өйләнде, шул ук елны олы улым Рүз дә гаилә корды. Иремнең вафатына бер ел да үтмәде, берүземә гөрләтеп ике туй ясарга туры килде... Глүснең тормыш иптәше Луизаның безгә килен булып төшкәндә 18 яше дә тулмаган иде. Беренче баласы – кызы Гөлназны тапкач авырый башлады. Табиблар икенчесен тапмаска кушты. “Бәлки, шул икенче баладан соң терелеп китәрмен” – дип өметләнде. Табибларның ай-ваена карамый, Илдусын тапты. Тапты да, урын өстенә егылды да. Киленемне ун ел карадым. Әтисе белән улыбыз Илдусны да үстердек. Яңа йортны да төзеп чыктык. Луиза яңа йортта үлде... Илдуска ун яшь иде әнисен югалтканда. Быел улыма 18 яшь тула, Алла боерса. Шул балалар хакына яшимдер инде... Улым Уфада укып йөри, атна саен кайта.
 
Әнисе урын өстенә яткач, кызыбыз Гөлназ медицина колледжыннан ял алып карашырга кайтты. Луизам торырга тырыша иде, качып кына ишек ярыгыннан карап торам, и тырыша торырга, и тырыша. Юк шул, чире көчле, тәгәрәп китә...
 
Сагышлы, моңсу күзләрен читкә төбәп ул авыр көннәрне күз алдыннан үткәреп көрсенде. 
 
Үзенең килен булып төшкән чакларын сагынып искә ала Сәвия әби. “Бер бәләкәй генә йортта 13 кеше яшәдек. Каенана белән каената, каенатаның әтисе белән әнисе дә исәннәр иде. Бер вакыйга хәтеремдә уелып калды. Төшке ашка бәрәңге пирүге пешердек. 
 
13 кешегә ничәне пешергәнбездер, ансын хәтерләмим. Әмма барсы да ашап, өстәл артыннан чыгып, таралышып беткәч, картәти мине чакырып алды да, мендәр астыннан яшереп куйган кисәген миңа алып бирде. “Балакай, әллә ашый алдың, әллә юк, мә, мин бер генә тешләгән идем”, – диде. Иремә дә: “Бәләкәй генә бер карчык белән гомер иттем, гомеремдә дә кул күтәрмәдем. Киленгә кул күтәрмә, кул зәхмәте төшәр”, – диде.
 
Иремнең төрле чагы була иде, кайната чыбыркы тотып килә безгә. Ирем тәрәзәдән әтисенең килгәнен күреп тә кала, ишекне бикләп, кереп кача иде... Әтидән курку бар иде ул заманда. Бүген мин ирләренең өстенә басып йөргән хатыннарга карап хәйран калам. Гаиләдә ирдән куркып яшәсәң генә яшәп була, ирне куркытып яшәп булмый...”
 
Сәвия әби – бүген ятим оныкларының күңел кояшы, тормышның салкын җилләре какканда сыеныр җылы учагы. Җиһандагы иң матур сыйфатларны үзенә җыйган ул – искиткеч юмарт, нечкә күңелле, олы йөрәкле, миһербанлы. Ятим балаларны аналарча кайгыртып тәрбияләү өчен зур сабырлык та кирәк. Бөтен кеше дә мондый Пәйгамбәрләр сабырлыгы белән мактана алмый. Кайгы-хәсрәт килгәндә сынганнар да күп. Ә Сәвия әби, олы яшьтә булуына карамастан, тормыш дилбегәсен нык тотып, каршысына очраган киртәләрне җиңеп, сабыр гына яши.
 
 
Эльвира Әсәдуллина. 
Автор фотосурәтләре.

---
Өмет
№ --- | 01.10.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»