поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.09.2018 Ир белән хатын

"Сабыр канатлары сынды - ун айлык улын күтәреп авылга кайтып китте"

Әнисәнең гаилә тормышы бик бәхетле баш­ланган иде. Гомәр белән икесе дә бер авылдан булганга, туйны бик зурлап уздырдылар. Ике яктан да кода-кодагыйлар, туган-тумачалар кайткан, кыйбатлы бүләкләргә күмделәр.

Гомәрнең тулай торакта үзенең зур гына бүлмәсе бар. Кеше почмагында торасы юк. Акчаны да әйбәт эшли. Зур машинада товар ташый ул. Кайвакыт атналар буе юлда була. Бик сагына аны әнисә, өйдә үзенә генә күңелсез. Тизрәк бәләкәчләре тусын иде инде. Ул да әнә кайвакыт ничек тибенә. әтисен сагына. Гомәр Чечняда хезмәт итеп кайткан. Кү­реп тә караганнар алар анда. Шуңа күрә авызына әз генә хәмер эләксә дә, холкы үзгәрә. Алыштырып куялармыни? Тупаслана, сүгенә башлый.
 
«Әнисә, телисеңме эчүне бөтенләй ташлыйм», — диде ире беркөнне хатынына. әнисә ә дип тә, җә дип тә әйтмәде. Авылга кайткач әтисе белән Гомәр, аз гына капкалап, бакчада сөйләшеп утырырга яраталар. Бик якынаялар алар ул вакытта. әтисе ни дияр соң? һай үкенде әнисә соңыннан. Бик еш исенә төшерде ул Гомәрнең сүзләрен. Бала тугач улының тәпиен бер атна юды ире дуслары белән. Шуннан китте инде. Атна ахыры җиттеме Гомәр салмыш була. Авылга да кайтмыйча утыралар. ә беркөнне аягында көчкә басып торганлыктан әздән генә бала өстенә аумады. Елый-елый әнисенә сөйләде бу хакта әнисә. әтисе килеп, сүгеп киткәннән соң котырып карады Гомәр. Хатынына сугып та җибәрмәкче булды, ничектер тыелып кына калды. әнисәнең сабыр канатлары шуның белән сынды. Ун айлык Илмирны күтәреп авылга кайтып китте ул. Бердәнбер кызларының шундый хәлгә таруына бик борчылдылар әтисе белән әнисе. Атна ахырында башын иеп Гомәр кайкач, әтисе тыңлап та тормады, өйгә дә керт­мәде. Икенче көнне килгән кода белән кодагыйга да бер генә җөмлә әйтте: «Булырлык түгел».
 
Ике ай авылда торганнан соң, Илмирны калдырып, шәһәргә китеп барды әнисә. Төзелешкә штукатур-маляр булып урнашты, тулай торактан урын бирделәр. Гомәр артыннан калмый йөргән диярсең, эшенә килде беркөнне. Каян белгән, кем әйткән? үзеннән хәмер исе килә, үзе бертуктаусыз сөйли:
 
— Әнисә, гафу ит, бала хакына бергә торыйк. үзгәрәм мин, менә күрерсең.
 
Әнисә стена тигезли, берни ишетәсе килми. «Бер киселгән икмәк кире ябышмый инде ул, беләсеңме? — дип әйтергә көч тапты ул үзендә. Гомәр, гадәттәгечә, кизәнмәкчее булды. Шулвакыт мастер Нәгыйм абый узып бара иде. Кулыннан тотып калды Гомәрнең.
 
— Сеңлем, — диде ул аннан соң әнисәгә. — Бу кеше сине тынычлыкта калдырмаячак. Күзендә нур юк моның. Син мине тыңла әле. Бер ел элек минем хатыным вафат булды. Мәктәптә укучы ике балам бар. Иркен фатирда торабыз. Безгә ашарга пешерергә риза булсаң, хакын түләр идем. Бер бүлмәдә торыр җирең булыр. Теләсәң, балаңны алып кил. Уйла, сеңлем.
 
Әнисә риза булды. Иң мөһиме Гомәрдән яклаучы булды. Ике ел гомер тиз үтеп китте. Аш-суга ос­та иде әнисә. Аның уңганлыгы турында ишетеп, күршеләр дә өй токмачына, гөбәдиягә, тортларга заказ бирә башдалылар. Илмир балалар бакчасына йөри. Нә­гыйм абыйсы фатирга пропискага керт­те. Ияләнделәр алар бер-берсенә. Араларында 20 яшь булса да. Нәгыйм абый әнисәгә тәкъдим ясады хатыны булырга. Кар­шы килмәде ул. җайлы кеше, эчми, тартмый. Илмир да өйдәге ике баладан күреп «әти» дип эндәшә башлаган иде инде аңа.
 
Матур гына тормыш итә башладылар. Язылышуларына бер ел дигәндә ир бала тапты әнисә. әмма ул акылга зәгыйфьлек авыруы белән туды. Башта ышанмады әнисә. Ләкин кая барасың? Кечкенә балада әллә ни сизелми иде ул. ә менә өч яшьтән соң Данисны гел күз уңында тотарга кирәк була башлады. «Ярамый» дигән сүзне бөтенләй аңламый иде ул. өйдәге бөтен әйбер шкаф өсләрендә саклана башлады. Порошокмы кер юа торган, чистартучы сыеклыкмы нәрсә бар шуны авызына капты Данис.
 
Әнисе елый-елый жәлләде әнисәне. Җәйләрен үзе янында тота башлады ул аны балалары белән. ә Нәгыйм атна ахырында кайтап йөри иде. Машина йөртергә теләге булмады аның. Нәрсә туры килсә шуңа утырып кайтты, авыл башында төшеп кала да, өйгә кадәр җәяү тәпили. Бер җомганы кайтмады Нәгыйм. Хәвефләнеп бетте әнисә. Юкка булмаган икән. Төн уртасында килеп әйттеләр: «Ирегез юл кырыенда ята», — дип. Машина бә­реп киткән Нә­гыймне. И-и шул вакытта ук сырхауханәгә илт­сәләр, исән каласы булган ул. Юк шул, качкан машина шоферы.
 
Нәгыймне җирләү, аш­ларын уздыру мәшәкатьләре артта калгач, фатирны бүлү матавыгы көн үзәгендә калды. Нәгыймнең балигълык яшеннән узган балалары ике куллап риза иде. үзенә бер бүлмәле фатир юнәтте әнисә, мираслык хокукына ия булгач. Эшкә урнашырга кирәк иде. Дөрес, Данис белән әллә кая урнашып булмый, шулай да тормыш итәр өчен әз акча да ярап куяр иде. өч сәгатькә генә газета-журналлар сатучы кирәк дигән игълан күрде ул. Шунда урнашырга карар кылды. Алсалар, әлбәттә. Алдылар тагын үзе. Ул газета-журналларны гел бер кешеләр карый икән. Менә кроссвордлар чишә торган журналны да гел бер яшь ир сорый. Танышып киттеләр аның белән. Галим исемле татар кешесе булып чыкты. Югары белеме булса да һө­нә­ре буенча эшләми икән. Гаиләсе дә юк. Ярты ел гел сөйләшеп торырга гадәтләнде аның белән Гамил. Аннан озата кайтты. әнисә чәйгә дәште аны. Гамил каршы килмәде.
 
Даниска әти кирәк. Бик кирәк. әнисә инде аны берүзе карый алмый. Мондый авыру баланы ике кеше карау да таманга гына туры килә.
 
«Ходаем, шушы бала хакына янымда калдыр», — дип теләде әнисә, идәндә машина этеп уйнап утырган Данис бе­лән Гамилгә карап.
 

Алмазия ГАТИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.09.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»