|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2018 Криминал
Казанда инвалид баланы кыйнаучы үзенең бу адымын аңлатканКазанда инвалид яшүсмерне кыйнау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу факт буенча «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза агентлык.
Искәртеп үтик, Казанның Декабристлар урамында 43 яшьлек ир-ат 17 яшьлек егетне кыйнаган. Узып баручы хатын-кыз инвалид егеткә ярдәмгә килгән һәм яшүсмерне кибеткә алып кергән. Зыян күргән егетнең әтисе полициягә гариза язган. Зыян салучы ир-ат яшүсмер аны үз-үзен агрессив тотышы белән котыртты, дип белдергән.
--- |
Иң күп укылган
|