поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
31.03.2010 Җәмгыять

ЯУЧЫЛАР КАЗАННЫ ЯУЛАДЫ

Казан милли мәдәни үзәгендә үткәрелгән «Заманча шартларда гаиләнең рухи-әхлакый традицияләрен һәм яучылык институтын торгызу» дип аталган чарада катнашучы димчеләрнең күплеген күреп хәйран калдым. Конференциядә дистәләгән еллар дәвамында яучылык белән шөгыльләнүчеләрдән башлап, бу эшкә әле алынырга гына ниятләүчеләр дә байтак иде. Татарстанның Казанга төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән яучыларны җыюы ул – республиканың Россия күләмендә ялгызлыкка каршы гомумкөрәштә әлегә рәсми төсмер ала гына башлаган чираттагы «үзенчәлекле проекты» дигән фикерне уятты.

Чарада хәзрәт һәм поп, депутатлар һәм фәнни хезмәткәрләр, абыстайлар һәм бизнес ханымнар катнашуы шуңа ишарә. Төп оештыручы Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншинаның: «Конференция безгә дәүләт оешмаларының карашын күрсәтә торган адым. Без аларның ярдәменә мохтаҗ», – дип әйтүе дә юкка түгел.

 

Һәркем үз утравында…

 

Шулай да бу чарада үземне ике утрау арасында калган төсле хис иттем. Беренчесендә гаилә корырга куркытсалар, икенчесендә парлы булырга чакырдылар. Рәсми вәкилләр фәнни тикшеренүләр, саннар, әллә нинди заманча терминнар һәм «Гаилә Кодексы»ндагы җитешсезлекләр турында сөйләде. Бүгенге көндә аерылышучылар саны кими бара, әмма моңа карамастан таркалган гаиләләр җитәрлек булуы турында инде әйтеп тә торасы юк. Шактый озакка сузылган чыгышлардан бигрәк тә күңелгә кереп калган берничә мисалга тукталам. Баксаң, бүгенге көндә гаиләләрдән «хәерчелек исе» аңкый башлаган икән. Махсус сораштырулардан күренгәнчә, кайберәүләр гаиләләрен матди яктан бөтенләй тәэмин итә алмый. Колакны ярып кергән тагын бер термин – «чайлдфри» булды. Соңгы елларда чайлдфрилар саны арта бара. Чайлдфри гаилә корып та үз теләгең белән бала алып кайтмау дигәнне аңлата. Чайлдфиралар рәтенә бер җенес вәкилләре корган « гаиләләр» дә керә.

 

Бүгенге гаиләләрнең социаль халәтен саннар һәм терминнар аша күзаллагач теләр-теләмәс кенә икенче «утрауга» – яучылар ягына күз салдым. Алар мәш килеп телефоннар алмаша, кемдә нинди егет, кемдә нинди кыз бар… Кызыксынучыларга бәяләре, ничек итеп хезмәт күрсәтүләре хакында сөйлиләр… Берләре 500 сум гына сорый, икенчеләре 50 яшьтән узганнарга шундый бәя куйган. Бары тик картотекалары белән таныштырган өчен генә дә 1000 сум алучылар бар. Алга таба хезмәтләре 15–30 мең тора ди. Бу үзенә күрә бик түбән бәя санала икән әле. Әнә Мәскәүдә танылган телевидение яучысы 150 меңнән дә ким алмый ди, имеш… Хак, араларында рәхмәткә таныштыручылар, кавыштыручылар табылды. Шулай да күбесе яучылык дип аталган эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр булып чыкты. Дөрес, үзең теләгән иң шәп ир яки хатын табып бирсәләр, шәхси тормышыңны көйләсәләр шатлана-шатлана түләрсең. Тик аларның берсе дә 100 процент ышандырмый шул. Әнә бит үзләре үк, егетләр, ир-атлар бик аз дип зарланалар яисә карьера коручы замана кызлары гаилә дип яшәргә сәләтле түгел дип торалар. Һаман гаиләсезләргә ярларын язмыштан сорарга яки интернеттан бушка эзләргә кала.

 

Менә шулай, юкка гына парсызлар һәркайсы үзенә бер «шәхси утрау» хасил итеп, шунда яшәүне кулайрак күрми. Совет заманындагы кебек ялгызларга салым түләтүне кире кайтару һәм бер җенестәгеләргә гаилә корырга рөхсәт иткән закон чыгару гына гаиләләр санын арттырмас. Ялгызлыкка каршы көрәшүче: рәсми затлар, дин әһелләре, эшкуарларның (яучыларның) парсызлар кимесен өчен иң беренче чиратта үзләренә гаиләләрне кайгырткан рәсми чаралар күреп, рухи ныклыгыбызга, гореф-гадәтләребезгә таянып берләшүләре мөһим.

 

Элеккеләр – кавыштырган, хәзергеләр – таныштыра…

 

Ә безнең, «Пар алма»ның бурычы – ялгыз укучыларына насыйп ярларын табарга булышу. Газетта анкеталар бирүдән тыш яучыларга кагылышлы мәгълүматлар белән таныштырып барырга тырышабыз. Шуңа күрә алга таба сүзебез бары тик яучылар турында.

 

«…Инде кыз-хатын арасында бер төрле карчыклар бар – яучы карчыклар; кемдә кыз бар, кемдә өйләнәсе егет бар, һәркайсының өйләренә кереп иснәнеп йөри: кемгә кыз кирәк, кемнең кыз бирәсе килә. Әгәр берәүнең өйләнергә ниятен сизсә, кызлы кешегә барып, бик кечкенә генә сүз сала. Әгәр бирергә ниятләрен сизсә, янә шул өйләнәсе егеткә барып җитештерә, егетнең атасына, анасына яки гайре башка карендәшләренә, яки егетнең үзенә. Аннан соң егетнең атасы шул кызның атасына яучы җибәрә кызын сорап. Әмма күбрәк кызның атасы-анасы яучыны егетнең атасына җибәрә ишарәт белән аңлатып, әгәр кызымны сорасалар, бирер идем, дип. Әмма һәрбер кеше болай түгел. Сүзнең кыскасы, яучы дигәннәре ике өйнең арасында байтак көннәр йөреп ике коданы килештерәдер, мөмкин кадәр бер-берсенә мактап…»

 

Каюм Насыйриның татар халкы йолаларына багышланган хезмәтендә яучылык менә шулайрак тасвирлана. Бүгенге көн яучылары, димчеләре ничегрәк эш итә соң? Әлеге сорауга аларның җавапларын тәкъдим итәм.

 

Флера ханым, Казаннан: – Яучылык белән 33 ел шөгыльләнәм. Дус малайларны, кызларны таныштырудан башланып китте. Алар инде 33 ел бергә яшиләр. 10-15 ел элек елга 15-20 пар барлыкка килсә, 2007 елларда кинәт кимеделәр, уртача 4-5 гаилә генә корылды. Ә менә узган ел 2009 елда 7 пар булды. Һәр кешегә анкета тутырттырам, һәр кеше белән аерым эшлим. Аларның таләпләре буенча сайлыйм. Элек өйдә кабул итә идем. Өйгә ялгызакларны гына түгел, чәчтарашларны чакырырга да туры килә иде. Хәзер үземнең матурлык салоннарым бар. Имидж тудырам, кирәк булганда. Мәҗбүриләмим, әлбәттә, шулай да начарга булмас дип киңәшләремне бирәм. Матурлыйбыз-чибәрлибез дә, кияүгә бирәбез диләр бит, шуның кебек килеп чыга. Бүгенге көндә яучылык элеккеге вакытларга караганда да ныграк кирәк. Менә бүген «тәгәрәк өстәлдә» яучылык институтын торгызу турында сүз кузгаттылар бит, бик яхшы, безгә менә шуны оештыру кирәк. Анда ялгызакларга һәрьяклап булышырдай белгечләр тупланырга тиеш. Һәр чиләкнең үз капкачы табылсын!

 

Ильза ханым, Лениногорскидан: – Апрель аенда яучылык белән шөгыльләнә башлавыма 16 ел була. Үзем укытучы кеше, яучылык өчен махсус психология институтын тәмамладым. Тренингларга еш йөрим. Башка берәүгә булыша белергә дә кирәк бит. Таныштырган кешеләремне бер генә түгел, 2-3 тапкыр очрашырга мәҗбүр итәм. Шуннан соң да бер-берсенә ошамасалар туктатам. Ялгызакларны милләтенә карап таныштырам. Татар икән татарны эзлим. Татар гаиләсендә туып-үскән кызлар башка милләт булса да ярый диләр. Юк, татар кирәк дим. Шулай аларның үзләренә дә, ата-анасына да җиңелрәк бит яшәргә. Миңа еш кына синең кәләшләрең белән кияүләрең бер-берсенә ошаган диләр. Чыннан да кешегә карыйм да, үземнең исемлекне хәтердән генә барлыйм. Шунда ук: «Менә сиңа туры килә торган бар, яки әлегә юк, әмма эзләячәкмен», – дим. Мәскәү бик зур шәһәр, ә безнең шәһәр бәләкәй, 7 мең кеше яши. Әмма тегендә дә, монда да ялгызаклар җитәрлек. Рекламалар бирмим, «сарафан радио» яхшы эшли.

 

«Давай поженимся!» тапшыруында әллә ничә тапкыр гаилә корулары, аерылышулары турында мактанып утыралар. Ләкин 3-4 тапкыр гаилә кору бит дәрәҗә бирми. Алар тукталмый алга таба да эзләячәкләр. Үзеңнең гаиләңне сакларга кирәк. Юкка гына беренче парың Алладан, икенчесе – халыктан, өченчесе шайтаннан дип әйтмәгәннәрдер. Ялгызлар исә танышырга кыенсынмасын. Моның бернинди начарлыгы юк. «Исәнмесез!» һәм «Сау былыгыз!» дип әйтү авыр түгел. Без, яучылар, күпне өмет итмибез дә, бары тик таныштырабыз. Ә алга таба ни хәл итәләр – бу ялгызларның, пар эзләүчеләрнең карары.

 

Рүзилә ханым, Түбән Новгородтан: – Мин гаиләм белән Казаннан күчендем. Менә шуннан соң Түбән Новгородта яучылык эшем башланып китте. Яучы булып эшләргә уйлагансың икән, теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итүләренә һәм көтелмәгән хәлләргә әзер булырга тиешсең. Таныштыручы гына түгел, гаилә киңәшчесенә әйләнәсең. Чөнки син таныштырган-кавыштырган парлар гаилә коргач ни генә килеп чыкса да сиңа киләләр. Хәтта туган көнемдә үзем таныштырган парның гаилә проблемаларын чишеп, аларны тынычландырып утырганым да бар.

 

Роза ханым, Мәскәүдән: – Психология институтын тәмамладым. Әйтәләр бит, күңел белән эшләмәсәң зыян гына саласың дип. Яучылыкка бу бигрәк тә кагыла. Мөрәҗәгать иткән һәр кеше белән аерым сөйләшәм. Ләкин без, яучылар – бары тик юнәлеш, киңәш кенә бирә алабыз. Ә сайлау – пар эзләүчеләр кулында. Аларның сайлавы өчен мин җаваплы, гаепле түгел. Гаилә коргач та нидер килеп чыга икән, гаепне үз өстемә алмыйм.

 

Мөнирә ханым, Әлмәттән: – Мин үзем акушер-гинеколог. Коммерцияле булмаган мөселман агентлыгыннан. Ялгызакларны бер-берсенә рухи, һөнәри яктан туры китерергә тырышып таныштырам. Казанда яшәүче кызларның таләпләре бик югары, ә авылларда үз йортлары булган егетләр яши. Эчмиләр, тартмыйлар, хиҗаплы кызларга өйләнергә телиләр. Өйләрендә унитазлары да бар. Ни өчен моны әйтәм, кызлар унитазга кадәр кызыксыналар. Ләкин үзләренең гаилә, балалар өчен яшәргә тиешлеген аңламыйлар.

 

33 ел табиб булып эшлим. Спидлылар да, нерв авырулылар да пар эзли. Шулай ук берәү дә дин юлына баскач бер көн эчендә алиһәгә әйләнми. Ялгызакларны таныштыру җиңел түгел. Акчага эшләмим, сәдака итеп кенә бирәләр, мәчет төзибез. Менә Мәскәүдән берәү тугыз мең бирде. Шундый әйбәт партия таптым бит мин аңар!

 

Наилә ханым, Казаннан: – Без әле бу конференцияне уздырабыз да, шуның белән эшне төгәллибез дигән сүз түгел. Семинар оештырырга тырышабыз. Бер-ике айдан узачак семинар яучы булырга өйрәтә торган чара буларак күзаллана. Үзебезнең республикада булса да, яучыларны шулай эшләтеп җибәрергә кирәк. Документларны ничек әзерләргә, кешеләр белән ничек эшләргә – бөтен сорауларга җавапны шунда бирербез, Алла боерса.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»