поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
31.03.2010 Җәмгыять

КЕМ ГАЕПЛЕ?

Кичә төнлә метродагы шартлауда яраланган тагын бер кеше җан бирде. Нәтиҗәдә дүшәмбе көнге куркыныч фаҗигадә һәлак булучылар саны 39га җитте. Шулардан 33енең кем булуы ачыкланган. Хокук саклаучылар шикле кешеләрнең эзенә төшәргә маташа. Сәясәтчеләр исә террорчылар өчен үлем җәзасы кертергә тәкъдим итә.

Дүшәмбе көнне Мәскәү метросының ике станциясендә шартлауны кем оештырган? Рәсми затлар беренче көнне әлеге җинаятьчеләрнең эзен Төньяк Кавказдан эзләргә кирәклеген әйтте. Ингушетиядә, мәсәлән, үтерелгән боевикларның туганнарын тикшерә башлаганнар инде. Ә менә Чечня парламенты җитәкчесе Дукуваха Абдрахманов фикеренчә, шартлауда Мәскәүдәге махсус хезмәтләрнең дә гаебе бар. “Җитәкчелек каршында җавап тотканда, югары затлар гаепле итеп Төньяк Кавказ төбәкләрен телгә ала, – дигән ул. – Алайса, без Мәскәүдәге махсус хезмәтләр, хокук саклаучылар да гаепле дип әйтә алабыз. Стратегик корылма буларак сакланучы метрополитенда барлык иминлек чаралары күрелергә тиеш иде. Әгәр анда нәрсә дә булса алып керәләр икән, димәк, тиешле хезмәтләр уяулык күрсәтмәгән, йә бу эшне метрополитен яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре ярдәмендә башкарганнар”. Абдрахманов әйтүенчә, террорчыларның миллә­те турында бәхәсләшкәнче, аларны табарга һәм хөкем итәргә кирәк.

 

“Террорчыларны юкка чыгардык, алга таба да юкка чыгарачакбыз, – дигән кичә Россия Президенты Дмитрий Медведев. – Соңгы елларда бу эшне башкарырга өйрәндек”. “Хәзер террорчылар өннәренә качышты, әмма аларны канализация төбеннән казып алырга туры киләчәк, – дигән ил Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин. – Гаепле кешеләрне табу хокук саклаучыларның намус эшенә әверелде. Без моны эшләячәкбез”. Федерация Советындагылар исә илнең Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертеп, күп кешенең үлеменә китергән террорчылык һөҗүмен оештыручыларга үлем җәзасы бирергә тәкъдим итә.

 

Шартлаудан соң беренче көнне үк хокук саклаучыларның өч кешедән шикләнүе, хәтта аларның фамилияләре дә билгеле булуы турында хәбәрләр таралды. Кайбер мәгълүмат чаралары исә милиция кулында шикле кешеләрнең фотолары булуы хакында белдерде. Хокук саклаучылар бу мәгълүматларны кире какса, журналистлар шикле кешеләрнең биографиясенә кадәр хәбәр итә. Әйтүләренә караганда, шартлатучылар Россия башкаласына гадәти автобуста чүпрәк-чапрак сатып алучылар белән бергә килгән. Террорчыларны автобус шоферы да таныган икән. Ике көн дәвамында Мәскәүнең төрле урыннарында бомба куелуы турында хәбәрләр килә. Соңгы мәгълүмат исә Мәскәүдәге төп православ гыйбадәтханәсе – Христос Спаситель чиркәвенә шартлаткыч урнаштырылу белән бәйле иде.

 

Ә Чиләбе өлкәсендә кичә Бәшир Плиевны эләктергәннәр. Башкорт әмире кушаматын йөртүче Ингушетия кешесен Башкортстанда банда оештыруда гаеплиләр. 27 мартта исә Башкортстанның Октябрьск каласында махсус хезмәтләр шикле кешеләрне кулга алу максатыннан операция уздырган. Әлеге чарада йөзләгән хокук сакчысы катнашкан, алар махсус техника, хәтта вертолетлар кулланган. Операция барышында сигез кешене эләктергәннәр, Плиев белән бергә качкан Владимир Тураевны исә әле дә эзлиләр.


Камил ХӨРМӘТОВ
Ватаным Татарстан
№ 59 | 31.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»