поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2018 Язмыш

“Ул бала үскәч миннән бизмәсме?”

Мансур абыйлар безнең күршеләребез иде. Мин аның хатынын бик ярата идем. әминә апа каратут йөзле, һинд хатыннарына охшаган, бик чибәр. Аның кычкырып сөйләшкәнен беркайчан ишетмәдем. Бик сабыр иде ахрысы ул. Аларның Рифат атлы уллары да урам буенча чабып йөрмичә, үзенчә ге­нә уйнап утырыр иде.

Мансур абый бер елны йорт сала башлады. өйләре бик иске һәм кечкенә иде. Бүрәнәләр юнәтеп, йортның стеналарын күтәртеп тә куйдылар. Түбәсен үзе ябарга уйлаган, әтигә шулай дигән.
 
Әмма шушы эшне башкарганда көтелмәгән хәл булды. Түбәнең яртысын япкач, Мансур абый авылдагы хәмер белән бик дус, әллә ничә ир бе­лән торып алган бер хатынга йортка керде.
 
Ул бик оста гармунчы иде. өеннән шул гармуны белән генә чыгып киткән.
 
Әминә апаның түбәне ябып бетерергә акчасы да, теләге дә калмаган иде. Йорт шулай ике ел торды. Мансур абыйга әйтеп караганнар: “Кайт, эшләп бетер йортыңны”, — дип. “Бусагасыннан да атлап кермим, әгәр дә инде могYиза булып анда кайтам икән, мине Ходай орсын”, — дип Yавап биргән.
 
Сүзеңне уйлап сөйләш дигәннәр борынгылар. Тагын бер ел гына яшәде Мансур абый иргә дә, миргә дә яраган хатында. Бик нык сәр­хуш вакытында куып чыгарды тегесе. Кая бар­сын? үз нигезенә кайтып егылды. Икенче көнне үк түбәгә менеп китте. Ике-өч көндә эшен бетереп төште.
 
Мескен әминә апа берсүзсез кабул итте аны. Алар йортыннан бернинди тавыш-гауга ишетелмәде. Рифат та безгә кереп: “әти кайтты бит”, — дип, куаны­чыннан сикерә-сикерә чабып йөрде.
 
Ләкин үзенең сүзләре үзенә үк төште Мансур абыйның. Түбәне ябып бетереп, кич капка тө­бендә гармунда уйнап утырды әле ул. “әминә алдында гаебем бик зур, — ди­гән ул әтигә. — Ки­черер­ме, белмим. Аңым томаланды. Рифатның сабый чагының да ике елын күрмәдем инде мин. Ул бала үскәч боларны исенә төшер­мәс­ме? Миңа үпкә белдереп, миннән бизмәс­ме? Түбәнең ябылмаган ягыннан кар, яңгыр кереп, инде өй бүрәнә­ләре чери башлаган. әминәгә әйтмәдем. Алла боерса, бөтенесен яңабаштан карыйм. Кулымнан эш килә ич минем. Бәлкем бер кызчык та алып кайтырга насыйп булыр. Нәкъ әми­нә кебек матур, һинд кызларына охшаганны. Гармунда уйнап, мин аны биетер идем. Төш­ләремә керә шул кыз бала. И, абый, яңабаштан башлыйм тормышны”.
 
Ләкин “Алла кушса” дип әйтмәгән булса кирәк. Йокларга яткан Yиреннән икенче көнне тормаган Мансур абый. Врачлар: “Каты йөрәк өянәге — инфаркт”, — дигәннәр. иде ел урын өстендә ятты ул. әминә апа бала караган кебек карады аны.
 
Хәлен белергә теләп кергән күршеләренә нидер әйтмәкче булып авазлар чыгарган ул, күзлә­рен тутырып караган, ләкин аны инде беркем аңламаган.
 
Нәрсәләр уйлады икән ул авырып ятканда? Тәү­бәгә килдеме икән? Ходай каршында нәрсә дип Yавап бирде икән?
 
Әминә апа бәхетле картлык кичерде. Рифат аны кадер-хөрмәттә яшәтте. Күргән кимсетелүләре өчен бу үзенә күрә аңа бер бү­ләк булгандыр. Ике ел тү­бәсез торган йорт урынында хәзер заманча өй балкып утыра. Бу Рифатның хезмәте. Аның үз эше бар, кулына акча яхшы керә.
 
Бәлкем әтисен кичерүе, аны авыргач каравы өчен Ходай бүләгедер бу. Ата-ананың хакы бик зур диелгән бер хәдистә. Без аларны сайлап алмыйбыз, ничек бар, шулай кабул итәргә тиешбез. Картайгач, көчләре беткәч, кадер-хөрмәт күрсәтергә бурычлыбыз. Ходай каршында Yавап тотканда бездән шул бурыч турында да сораячаклар бит.
 
 

Алмазия ГАТИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.09.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»