поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.09.2018 Җәмгыять

"Мин инвалид, дип өйдә утырып булмый - эшләргә кирәк"

Арчада яшәүче 28 яшьлек Марат Миңнебаев тумыштан балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авырса да, тулы канлы тормыш алып бара. Өстәвенә бик сәләтле егет. Элегрәк тактага яндырып рәсемнәр ясаса, бүген анда кеше исемнәре яза. Күптән түгел агач эшенә дә алынган.

Кечкенә чана, кашык, гөл чүлмәге аслыгы, пар күгәрченнәр ясый. Үзе яшәгән йорт ишегалдындагы кое, машина тәгәрмәчләреннән эшләнгән әкәм-төкәмнәр, казларга да сокланмый мөмкин түгел. 
 
— Мин — инвалид, дип өйдә утырып булмый, аяк-кул хәрәкәтләнгәндә, эшләргә кирәк, — ди Марат. — Эзләнүдән, уйланудан туктаганым юк. Максатчан кешемен. Башлаган эшне ахырга кадәр җиткерәм. 2016 елда тактага яндырып рәсемнәр ясый башладым. Узган ел балачак хыялым — агач эшенә алындым. Инде хәзер сувенир эшләнмәләргә күчтем. Шөгыльне яңартып торсаң яхшы... 
 
— Агач эшләнмәләрен сатасыңмы? 
— Юк, үзем өчен генә ясыйм. Сораучылар бар, бәлки, киләчәктә сата башлармын. Әлегә алар өебезне һәм ишегалдын бизәп тора. Машина тәгәрмәченнән ясаган казларны ак төскә буйыйм һәм алар җанланып киткән кебек була. Хәзер бөтен нәрсә бар, иренмәсәң, җырлый-җырлый әллә нинди сәнгать әсәрләре тудырырга мөмкин... 
 
 
 
 
 
 
 
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.09.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»