|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда 150 мең кеше сусыз утыраКазанның Көнчыгыш суүткәргеч узелында кабель өзелү аркасында ут беткән. Нәтиҗәдә шәһәрнең Совет районында яшәүче 150 меңгә якын кеше (шуларның 1,6 меңе - балалар) сусыз калган. «12.20 сәгатьтә Казан шәһәренең бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте диспетчерыннан Аграр һәм Җиһанов урамнары чатында электр кабеле өзелүе хакында хәбәр килде. Авария нәтиҗәсендә Казанның Көнчыгыш суүткәргеч узелында ут беткән», - дип яза Татар-информ.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Казанның Совет районында урнашкан 340 күпфатирлы торак йорт, 860 шәхси торак йорт, 124 административ бина, 24 балалар бакчасы, 8 мәктәп, ике кунакханә һәм өч котельный салкын сусыз калган.
Урынга Казан янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме юл тоткан. Халыкка авария турында хәбәр иткәннәр, шулай ук берничә урынга су цистерналары куелган.
--- |
Иң күп укылган
|