|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2018 Авыл
Безнең авыл җәй көне русча сөйләшә башлады (ХАТ)Сездә ничектер белмим, безнең авыл җәй көне русча сөйләшә башлады һәм кулга каләм алырга этәрде. Мин кечкенә вакытта авылда бер рус кешесе яши иде – Иван абый. Ул озак еллар кино күрсәтте. Без, кинога йөрүче балалар аның рус телендә сөйләшүен кызыксынып тыңлый идек, аңламасак та. Хатыны Мөнирә апа билет сатты һәм бик матур итеп татарча сөйләшә иде. Һәр көнне безне: ”Иртәгә “военный” кино күрсәтәбез, балалар, килегез!” – дип озата иде. Ә без биш тиенебезне учларыбызга кысып, йә булмаса тавык йомыркасы тотып теге “шәп” киноны карарга йөгерә идек. Шулай еллар үтте, без дә үстек… Авыл халкына ихтирамы көчле булганмы – Иван абый да әкренләп татарча сөйләшә башлады…
Балалары да безнең белән укыдылар. Еллар үтү белән авылда тагын бер ир-егет – Лёвик пәйда булды. Ялгызы гына яшәгән бу рус егете, авырып дөньялыктан киткәч, үзебезнең зиратның бер почмагында урын алды. Саф татар авылында русларның үз телләрендә сөйләшүе безнең өчен гаҗәеп сәер күренеш иде… Шунысы да кызык, алар татар телендә сөйләшергә тартыла иделәр. Хәер, нигә гаҗәпләнергә, борын-борыннан базарга күрше мари авылыннан килүчеләр дә авыл халкы белән (хөрмәт йөзеннән) татар телендә аралашырга тырышкан бит…
Бүген инде хәлләр үзгә, әллә ни булды безгә! Кибет тирәсендә йөрсәң, кичләрен мәдәният йортына кереп чыксаң, кунакка кайтучылар белән авыл кешесе русча аралашуны ишетеп, колакларны тотып качасы, ”Нишлисез сез, татар балалары?” — дип кычкырасы килә. Ә бит кунакка кайтучылар да үзебезнекеләр! Балаларыбызның балалары!
Оныгым белән мәктәп янындагы спорт мәйданчыгына кердем. Җиде яшьлек оныкны балалар белән таныштырып чыгарга иде исәбем. Атынгычта бик чибәр 6-7 яшьлек кыз атына. Аяк астында бер самокат ауный… Мин оныгыма атынгычка утырырга җайлы булсын өчен, авып яткан самокатка кагылдым: “Кемнеке бу?” – дип сорадым. “Мой!” — диде теге бала, күзләрен акайтып. Шулвакыт җилкәсеннән ефәк шарфы төшеп китте. Алып бирим дип иелүем булды: ”Не трогай!” — диде ул мине куркытып. Мин хәтта куырылып киттем. Бу да кемнеңдер оныгы, татар баласы инде. Мәрхәмәтле, шәфкатьле әбисе-бабасы авылда яшидер. Ий, ник катыра бу нәни күңелләрне шәһәрнең таш диварлары, ник алдый, ник адаштыра бу иләмсез зур шәһәрләр балаларыбызны, оныкларыбызны?! Кем булганын, каян килгәнен әйтә алмас дәрәҗәгә җитә бит бу балалар. Татар теле дигән төшенчә бетеп, туган телне өйрәнгәндә, синең туган телең нинди дигән сорауга да җавап бирә алмас балалар үсеп килә… Алар кайдан белергә тиеш, өйдә әти-әни рус телендә аралаша, иптәшләре рус телендә сөйләшә… Алай гынамы соң, быел авылдагы спорт мәйданчыгы да гел русчага күчкән!
Юк, балалар гына гаепле түгел! Бүген инде авылыбызда бер Иван гына түгел, дистәләгән Нина, Света, Карина, Мариналар, Кирилл, Михаил, Сергейлар яши. Авыл өлкәнәя, бушап калган йортларга алыпсатарлар читтән кешеләр алып килеп урнаштыралар. Катнаш никахларның саны арта бара. Нишлисең, заманалар үзгәреп тора, саф татар авылларының басу капкаларын киереп ачып инвесторлар килеп керде. Бер кәлимә рус сүзе белмәгән авыл агае да, хәзер басу түрендә чит ил комбайнында чит телдә сөйләшеп йөри.
Ничек котылырга бу ябырылып килүче афәттән! Милләтебез сагында, тел, гореф-гадәт сагында торучы татар авыллары русча сөйләшә башлау – ул фаҗига! Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, татар баласы ул татарча сөйләшә белергә тиеш, өйрәтик аларны, таләп итик! Бер бөек акыл иясе: ”Син үзең татар булып, балаң яки оныгың татар телен белми икән, бу — җинаять!” – дигән. Әлбәттә, җәза каралмаган… Тик безне милли йолаларыбызны белмәгән, татарчалап булса да (гарәпчәсе юк инде!) дога кыла алмаган балалар соңгы юлга ничек озатырлар соң?!
Каберләребезне карарлармы, сәдака бирерләрме? Уйланыйк, җәмәгать! Һәркемнең үз туган теле – ана теле бар! Һәркем туган телендә уйлый, сөйләшә, аңлаша белергә, туган телендә елмая, юата, елата алырга тиеш! Безнең татар теле бик шәфкатьле, мәрхәмәтле, сөйкемле, гүзәл, серле бит ул! Саклыйк аны!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы
--- |
Иң күп укылган
|