поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
29.03.2010 Җәмгыять

ЗӨБӘРҖӘТ АИПОВА: МИНЕМ БӘХЕТЕМ ЙОГЫШЛЫ

Бәхет төшенчәсенә мең дә бер төрле аңлатма бирергә мөмкин. Һәм, шунысы кызык, гомер бәхетнең ни икәнен белмичә, күбрәк шул аңлатмаларын гына барлап, эзләп үтә кебек. Шуңадыр да Зөбәрҗәт ханымның «Мин бәхетле хатын-кыз!» дип ярып әйтүен гадәттән тыш очрак итеп кабул иттем. Баксаң, бәхетле булу бик гадәти хәл икән. Иң беренче чиратта өлкәннәрне яратырга, хөрмәтләргә, вакытында гаилә корырга һәм ял итә белергә генә кирәк…

Туристлык һәм ялгызакларны кавыштыру белән шөгыльләнүче «Казанское» агентлыгы җитәкчесе, кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре ассоциациясенең гаилә кору һәм аны саклау комитеты рәисе, Татарстан Республикасаның атказанган икътисадчысы, Россия профсоюзлары шифаханә-курорт комплексы отличнигы Зөбәрҗәт ханым Аипованың тормыш юлы шуны исбатлый. Әңгәмәбез бәхет табу һәм аны югалтмау хакында.

 

17 ел иремнең дәү әбисе белән яшәдек

 

– Зөбәрҗәт ханым, бүгенге көндә хатын-кызлар авызыннан күбрәк зарлану сүзләре ишетергә туры килә. Берсенең ире эчә, икенчесенә акча җитми, өченчесенә фатир… Үзен бәхетле дип атаучылар сирәк. Инде шуңар, сәер тоелса да кабатлап сорыйм: Сез чыннан да бәхетлеме?

 

– Әйе, мин, күз генә тия күрмәсен, бәхетле хатын – кыз. Агымдагы елның 8 августында ирем белән кавышканга 41 ел тула. Гарчә минем белән яшәү бер дә җиңел түгел, чөнки тынгысыз кеше. Ирем – тыныч, ә мин – ут. Без ике кыз үстердек, бүгенге көндә 5 оныгыбыз бар. Башкаларга да шундый гаилә бәхетен телим. Минем бәхетем «йогышлы», агентлыкка мөрәҗәгать итүчеләрдән биш ел эчендә 69 пар барлыкка килде. Бары берсе генә аерылышты, чөнки ир дин юлына басты, ә хатыны моңар әзер түгел иде.

 

– Башкалар турында сөйләшә башлаганчы Зөбәрҗәт ханым сезнең шәхси тормыш белән якыннанрак танышасы килә. Үзегез ничек гаилә кордыгыз?

 

– Без ирем белән институтта таныштык. Ул безнең төркемнең старостасы, шундый җитди егет иде. Ә мин урынында тик тормас, актив, энергиясе ташып торган кыз. Без бер-беребезне ошаттык, яраттык, танышканнан соң бер ел узгач гаилә кордык. Ул чакта миңа 19, аңар 23 яшь иде. Институтны тәмамлаганда олы кызыбызга 3 яшь тулды. Академка алмадым, чөнки иремнең дәү әнисе белән бергә яшәдек. Бүгенге көндә ирем дә, кызларым да банк өлкәсендә эшлиләр.

 

Ирем авырса мин дә чирлим. Мин аның үзенә дә әйтәм: «Син икебез өчен дә яшисең». Иремне хөрмәт итәм, яратам, аннан башка тормышны күз алдына китерә алмыйм. Күп еллар бергә мәхәббәттә яшәп без икебез бер кешегә әйләнеп беттек, күрәсең.

 

– Ирегезнең дәү әнисен искә алдыгыз, ул кунакка еш килә идеме?

 

– Безнең белән 17 ел бергә торды. Башта баракта, аннары фатир алдык… Иремнең әнисендә астма булганга күрә аның янында яши алмады. Дәү әни: «Зөбәрҗәт күренсә – кояш чыга», – ди торган иде. Аны хәзер исемә төшерсәм дә күңелем тула. Мәрхүм булганына 20 ел инде, һаман еламый искә ала алмыйм. Без аны бик хөрмәт итә идек. Дини булганга күрә намазларын да өйдәге Ленин сынына чүпрәк каплап укыды. Ә без, яшьлек бит, ул йоклап киткәнне көтеп торабыз да, мич артына качып сало ашыйбыз. Үзебез әбигә өйдә сало күрсәтеп рәнҗетүдән куркабыз… Беребезне дә картлык читләтеп үтми. Яшьлегеңдә өлкәннәргә карата мөнәсәбәтең нинди булса, үзеңне дә шул көтә. Картларга хөрмәт ясалма булырга тиеш түгел, аны – ата-ана бала чактан тәрбияләргә тиеш. Менә минем әти-әни 25 елдан артык әти ягыннан әби-бабай белән бергә яшәделәр. Әти-әнием шундый сабырлар иде! Беркайчан юк-бар сәбәп табып талашмадылар. Бөтен акча бабай кулында булды. Ул аларга төшке ашка акча бирә иде, ә мин туңдырмага сорап алам… Менә шушындый тату гаиләдә тәрбияләнеп үскәнгә күрә, үзем дә иремнең дәү әнисен бик якын иттем. Балаларым әбигә карата минем мөнәсәбәтне күреп үстеләр. Хәзер алар үзләренең каенаналарына шундый ук яхшы мөнәсәбәт, хөрмәт күрсәтәләр. Шуны әйтәсем килә, күп нәрсә гаиләдәге тәрбиядән тора.

 

Гафу үтенү – көчсезлек түгел

 

– Таныштыру агентлыгында иң беренче чиратта үз тормыш тәҗрибәгезне күздә тотып эшләвегез сизелә. Һәркемне бәхетле итәргә омтыласыз кебек. Шулай да мөрәҗәгать итүчеләргә анкета тутырттырудан тыш ниндирәк сораулар бирәсез?

 

– Мин ир-атларга бары бер сорау бирәм: «Оныгың туенда күңел ачасың киләме?» Алар күңелдән генә алдагы елларны санарга керешә, оныклар түгел, балалары туйларын үткәрүләре дә икеле. Бүгенге ирләр гаилә мөнәсәбәтләре корудан читләшә, 50 яшьтә дә ни хатыннары, ни балалары булмаганнар аз түгел. Ә минем уйлавымча, алар картаймыш көннәрендә оныкларына фатиха бирергә җыенып, вакытында – яшьтән өйләнергә тиешләр. Хатын-кызлар ялгыз яшәүне кулай күрә. Бала карауның, үстерүнең бөтен җаваплылыгын үз җилкәләренә салалар һәм шулай итеп чын гаилә бәхетен күрми дә калалар. Ә бит хатын-кыз ул – кыйммәтле таш кебек, аны сакларга, кайгыртып торырга кирәк. Ир-атлар менә шуны аңласыннар һәм аз гына кыюрак булсыннар иде.

 

– Тормыш без дигәнчә генә бармый шул, Зөбәрҗәт апа, әнә бер-берсен үлеп яратам дигәннәр көннәрдән беркөнне аерылышып куя…

 

– Бергә яшисең, төрле хәлләр килеп чыга. Каты әйткән чаклар да була. Беркайчан да үзеңнең хатаңны танудан курыкмаска кирәк. Һәм һәрвакыт гафу үтенергә. Гафу үтенү көчсезлек билгесе түгел. «Гафу ит» дигән сүзнең көче зур, ул хәтта гаиләләрне таркалудан саклап кала. Тагын бернәрсә җитми – сабырлык. Дәү әби һаман кабатлый торган иде: «Сабыр, сабыр» – дип. Кемнәр әллә ничә тапкыр аерылыша? 4-5 тапкыр гаилә кора? Мин аларны хөкем итмим. Алар дөрес яшәмиләр, юньсезләр дип әйтергә дә ярамый. Бары тик боларга түземлек, сабырлык кына җитмәгән. Тагын өстәп әйтәсем килә, беркайчан да үзеңне ирең урынына куярга кирәкми. Хатын-кыз карьерасын да корсын, күбрәк акча да эшләсен, әмма барыбер гаиләдә ир – баш, ул – хуҗа. Гаиләгә акча җитмәве турында ул уйларга, баш катырырга тиеш. Ир – таяныч, муллык тудыручы, яклаучы. Һәм бер мөһим нәрсә – ир-атны гомумән түбәнсетергә ярамый. Тавыш-гауга чыканда да.

 

– Зөбәрҗәт апа, гомерегез буе өлкәннәр янында яшәгәнсез дип әйтсәм, арттыру булмас. Менә шуны күздә тотып, каенаналары янында яшәүче киленнәргә бер киңәш бирегез әле. Күп гаиләләрдә каенана һәм килен мөнәсәбәтләре бер дә җиңел корылмый бит.

 

– Киленнәрнең кайберләре каенаналарын яратмыйм ди… Ничек инде иреңнең анасын яратмыйсың? Аңар начарлык телисең? Мин моны һич аңламыйм. Әгәр син иреңне яратасың икән, моның булуы мөмкин түгел. Каенанаң үзенең бәгырь кисәген – баласын сиңа бирә. Аны карамасаң, ашатмасаң, өс-башын чистартып тормасаң, ничек инде ана кешенең йөрәге авыртмасын?! Әлбәттә, авырта.

 

Ярдәм итәргә теләгән – мөмкинлек таба

 

– Инде, Зөбәрҗәт ханым, ял иттерүче, шифа бирүче оешмалар белән элемтәләрегезне искә төшерик. Сезне бит шифаханәләр буенча белгеч дип йөртәләр.

 

– 25 ел туристлык базарында. Курортларда бухгалтер булып эшләдем. Шуңа күрә бу өлкәне эчтән беләм. Һәм иң беренче чиратта, кеше сәламәтлегенә һәм бәхетенә кагылышлы мәсьәләдә акча өчен генә эшләргә кирәк түгел дип уйлыйм.

 

Әгәр кеше ярдәм итәргә тели икән, мөмкинлекләр эзли, әгәр юк икән – сәбәп таба.

 

– Инде бүгеннән күпләр җәйге ялларын планлаштыра торгандыр, шуңа күрә, әйтегез әле, республика санаторийларына барыргамы, әллә диңгезгә юл тотаргамы?

 

– Кемгә махсус климат тәкъдим ителгән, ягъни билгеле бер һава шартлары кирәк, тын алу юллары, үпкә авыруларыннан интегәсең икән, Кырымнан да яхшы дару юк. Кем башка төрле чирләрдән газаплана: аяк-кул буыннары, сөякләре сызлый, йөрәк-кан тамырларын ныгытырга тели – рәхим итегез үзебезнең шифаханәләргә. Татарстан шифаханәләренең җитәкчеләре кайбер хастаханә баш табибларына караганда да яхшырак, белемлерәк, тәҗрбәлерәк. Шуңа күрә аларның аттестация үткәндә баллары да югары була. Алар замана белән бергә атлыйлар, чит илләрдәге яңа дәвалану ысуллары белән танышлар. Ә «Ливадия»гә хәтта Мәскәү табиблары килеп дәвалана. Мин Татарстан шифаханәләрен тәкъдим итәм, бу минем республикага үзенә күрә рәхмәтем дә. Шушында яшәп гаиләләр корабыз, балалар табабыз, белем алабыз… Нәрсәгәдер ирешергә теләсәң – бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Шифаханәлеребездә дә хастаханәдәге кебек тәҗрибәле, белемле табиблар кабул итә.

 

– Юрганыңа карап аягыңны суз диләр, шуның өчен дә ял итәргә уйлаганда да чыгымнарны алдан санавың хәерле. Быелгы бәяләр ниндирәк?

 

– Озакламый туристлыкка кагылышлы күргәзмә – ярминкә була. Анда быелгы яңа бәяләрне әйтәчәкләр. Мөгаен, бераз уткән елга караганда артыр.

 

– Киресенчә, кризис дип төшермәсләрме?

 

– Юк, чөнки беләләр бит, халык барыбер ял итәргә киләчәк. Бәяләргә килгәндә хәзер уртача алганда республика шифаханәлерендә иң кыйммәт юлламаның тәүлеге 1770 сум тора, әлеге бәягә яшәү урынына, дәвалануга, ашауга түләү кертелгән. 1120-1600 сумлыклар да бар. Диңгез яны шифаханәләрендә көнлек бәя шартларга карап аерыла. Мәсәлән, яшәү шартлары чикле икән: кайнар су тышта һәм башкалар – 700-1200 сум. Югары категорияле шифаханәләрдә көнлек бәя – ике меңнән артык.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»