поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.09.2018 Дин

Изге чишмә буенда Корбан мәҗлесе

Похвистнево районының Гали авылы - гореф-гадәт¬лә¬ре¬безне саклап, динебез исламны хөрмәт итеп яшәүче бай авыл. Бәлки шуңадыр да биредә ел саен һәр йортта диярлек корбан чалалар, кунак дәшеп сыйлыйлар, итне мохтаҗ кешеләргә тараталар.

Быел әле районның “Туган тел” һәм Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятьләре, авыл администрациясе инициативасы буенча изге Морат бабкай чишмәсе янында да корбан мәҗлесе уздырдылар. “Элек тә биредә корбан мәҗлесләре уздырылган, тик нишләптер туктатылган. Менә, 10 - 12 еллар чамасы вакыт узганнан соң, бу йолабыз кабат халыкка кайтарылды. Быелдан башлап, Морат бабкай чишмәсе янында корбан мәҗлесләрен ел саен үткәрергә ниятлибез”, - дип сөйләде җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Илһамия Кәримова.

Бу изге чарада бихисап күп кеше катнашты,  бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, күрше шәһәр һәм авыллардан да кунаклар чакырылган иде. Яңа Мансур авылында туып-үскән, ә гомерен Под-бельскида үт¬кәргән бер ир оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп: “Гали авылында бик динле халык яши. Бәйрәмнәр уздырганда күрше авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә онытмыйлар. Мөселманнар бер-берсенә игъ¬тибарлы,  бердәм булырга тиеш бит. Шушындый матур бәйрәмдә катнашуыма үзем дә, хатыным Фәридә дә бик шатбыз”, - дип сөйләде.

“Бердәмлек” сүзен бу көнне авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та кабатлады: 
- Дини бәйрәмнәрдә тыңла¬ган вәгазьләр мөселманнарны берләштерә. Соңгы елларда без бер-беребезне күрә, белә, аңлый башладык. Алга таба да шулай булсын иде, - диде.
 
Региональ Диния нәза¬рәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Ярул¬лин да корбан чалу¬чылар¬ның корбаннары кабул булуын теләп:
- Без, мөселманнар, оч¬раш¬канда ике кулыбызны биреп, күзгә-күз карашып исән¬ләшәбез. Моның бе¬лән кулыбызда корал булмавын, кү¬ңелебез ачык булуын күр¬сә¬тәбез. Ихлас күңелдән чалган корбаннарыгыз кабул булсын, бердәм булыйк, бергә булыйк,  - дип сөйләде. 
Похвистнево районы администрациясе башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Мөдәррис Мамышев та, район башлыгы Юрий Рябовның котлауларын җиткереп, чалынган кор¬бан-нарның кабул булуын теләде.
 
Бу көнне табынга районның “Туган тел” татар җәмгыяте, “Ак калфак” оешмасы, эшкуарлар Рамил Мостафин, Фәнил Гаффаров, Рифат  Хәмидуллин чалган корбан ите, Равил Галимуллин һәм Наил Баһаутдинов акчасына сатып алынган тәм-томнар куелган иде. "Туган тел" оешмасы рәисе Камил Исхаков та шул көнне үзенең корбан ашын "Хөсәен" мәчетендә уздырды.
 
Күпсанлы мәҗлесләр авыл халкын берләштерү, яшь буын кешеләрен динебез исламга тарту, гореф-гадәтләребез белән таныштыру өчен кирәк. Бәйрәмдә мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, авылның дүрт мәчете имамнарының, Гали авылы мәдрәсәсе шәкерт¬ләренең, район администрациясе вәкилләренең, олыларның һәм яшьләрнең күп булуы шатландырды. Күрүебезчә, ислам дине ниге¬зендә күршеләр генә түгел, авыл-шәһәрләр дә берләшә. Мөселманнар мәҗ-лесләрдә, мәчетләрдә җыелып, дөнья хәлләреннән хәбәрдар була, Корбан, Рамазан гаете кебек бәйрәмнәр, мәчетләр салу кебек уртак эшләр тирәсендә берләшеп, бер җәмгыять, бер милләт, бер дин кардәшләре булып яши. 
 
Хәмзә МОРТАЗИН.
Самара - Богырыслан - 
Самара.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 02.09.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»