|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2018 Криминал
Котырынган ата баласын буаГафури районының үзәкләштерелгән хастаханәсеннән урындагы хокук саклау органнарына 11 яшьлек малайның авыр хәлдә китерелүе турында хәбәр килә. Малайны хастаханәгә буылу эзләре белән китергәннәр. Тикшерүчеләр ачыклавынча, 40 яшьлек исерек ир улын кибеткә тәмәке сатып алырга җибәрергә уйлаган, әмма малай баш тарткан. Әти кеше, котырынып, улын буа башлаган. Малайны үлемнән әнисе генә коткарып кала алган һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан.
Гаепле кулга алынган, әмма гаебен танымаган.
--- |
Иң күп укылган
|