поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.08.2018 Бәйрәм

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате чыкты. Сезгә аны тулысынча тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле татарстанлылар!
 
Сезне Татарстанның дәүләт бәйрәмнәре арасында  иң  күренеклесе – Республика көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
 
1990 елның 30 августында булган олы бу вакыйганың әһәмиятен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз. Егерме сигез ел элек күпмилләтле халкының язмышы өчен җаваплылыкны республика үз өстенә алды.
 
Бөтен Россия белән берлектә без күчеш чорының кыенлыкларын җиңеп чыктык, социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсешнең яңа баскычына күтәрелдек, татарстанлылар тормышының югары стандартларын тәэмин иттек.
 
Татарстанның сәяси тотрыклылык  нигезен милләтара һәм динара татулыкның күп еллар дәвамында булдырыла килгән  традицияләре, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының каршылыксыз эшчәнлеге, граждан җәмгыяте институтларының уңышлы үсеше тәшкил итә. Бу тотрыклылык республика Конституциясе һәм законнары белән гарантияләнә.
 
Шушы казанышларга таянып, республика бүген илнең алдынгы төбәкләре сафында ышанычлы адымнар белән алга бара. Безнең башлангычлар Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте  тарафыннан һәрчак хуплап кабул ителә.
 
Үсештә юл күрсәтүче маяклар буларак хәзерге вакытта Кама инновация территориаль-җитештерү кластерын, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналарын, социаль-икътисадый үсешнең алдынгы территорияләрен күрсәтергә мөмкин.
 
Без киләчәк буыннарның мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә сәләтле  тиңдәшсез производстволар ачабыз.
 
Без юлларны, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерәбез, заманча уңайлы торак төзибез.
 
Без яңа уку йортлары, сәламәтлекне ныгыту, дәвалану үзәкләре ачабыз. Боларда инде хәзердән үк яхшы белем һәм югары технологияле медицина ярдәме алырга мөмкин.
 
Казанда күптән түгел генә булып узган футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары республикабыз башкаласының илкүләм һәм дөньякүләм дәрәҗәдә күренекле спорт мәркәзләренең берсе дигән статусын тагын бер кат дәлилләде.
 
Икътисадтагы, социаль өлкәдәге казанышлар, гаять үзенчәлекле тарихи-мәдәни мирасыбыз, ватанпәрвәрлек, Россияне, туган Татарстаныбызны ихлас ярату хисләре яшен-картын, милләте, дине, һөнәре төрле булган, төрлечә уйлаучы һәм фикерләүче кешеләрне берләштерә, якынайта.
 
Республикабызның тырыш хезмәткә, игелекле ниятләргә нигезләнеп, көчле үсеш кичерүче төбәк дигән шөһрәте,  халкыбызга хас кунакчыллык дөньяның төрле почмакларыннан Татарстанга сәяхәтчеләрне, кунакларны җәлеп итә һәм аларның саны көннән-көн арта бара.
 
Кадерле дуслар!  
 
Республика көнендә зур канәгатьлек һәм горурлык белән тормышыбызның барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешүебез турында әйтә алабыз.
 
Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек,  бәхет һәм иминлек телим.
 
Бәйрәм күңелле узсын!
 
Республика көне белән!

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»