поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
24.08.2018 Шоу-бизнес

"Татар радиосы" чираттагы туган көнен ачык һавада "Зур концерт" белән уздырды (ФОТО)

23 август – “Татар радиосы”ның туган көне уңаеннан – Казанның Горки-Әмәт урман-паркында “Зур концерт” узды. Концертка килгән тамашачылар чын мәгънәдә Бәйрәмгә эләктеләр. Горки-Әмәт урман-паркы кунаклары татар эстрадасының популяр җырчылары башкаруындагы җәйге хитларны лайв форматында да ишетә алдылар.

«Зур концерт» программасы кысаларында паркта чын лоторея узды. Ачык һава, эстрада йолдызлары, уникаль интерактив ярышлар һәм, әлбәттә, шәп бүләкләр – 23 август кичендә бу барысы да “Зур концерт” сүзтезмәсенә әверелде.

 
“Зур Концерт”та күп кенә танылган татар эстрадасы артистлары катнаштылар. Традицион рәвештә концертны “Татар радиосы” диджейлары, танылган алып баручылар дуэты Айваз Садыров һәм Гөлназ Сәфәрова ачып җибәрделәр. Һәрвакыттагыча бу дуэт тамашаның “сулышы” ролен башкарды. Бер-берсеннән матур җырларны сулышын кысып тыңлаган тамашачылар, алып баручылар чыгуы белән, шаяруларына бирелеп, көндәлек тормыш проблемаларыннан ерак киттеләр.
 
Концерт “йолдызлыгы”нда Иркә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган җырчылар чыгыш ясадылар. Һәр артист үзенең иң популяр, халык яратып тыңлаган җырларын бүләк итте. Концерт карарга килгән кунаклар да, җырчыларны җылы каршы алып, чыгышлар дәвамында аларга кушылып, кабатланмас татар җыр-бию атмосферасына бирелделәр.
 
Җырчылар чыгышларыннан кала, казанлылар, әлбәттә, "Татар радиосы"ның махсус әзерләнгән уен-ярышларда катнашты. Интерактив уеннарда катнашу нәтиҗәсендә, тамашачыга партнерлар һәм спонсорлар тарафыннан шәп бүләкләр тапшырылды: “Кукмара” метал савыт-саба заводыннан кәстрүлләр, «BBQ» (БиБиКью) бургердан комбонаборга сертификатлар, “Летай” мобиль операторыннан сертификатлар, “Глобус” кибетләр челтәреннән сертификат һәм сувенирлар, “Росбанк”тан брендланган термокружка, “Сады” хәләл кафесыннан сертификатлар. Иң кыйммәтле һәм оригиналь призларның берсе - "Бәкер" шифаһанәсе ярдәме белән уйнатылды. Уен махсус лотерея форматында узды. Нәтиҗәдә җиңүчегә “Бәкер” шифаһанәсенә юллама тапшырылды.
 
23 август Горки-Әмәт урман-паркы кунаклары өчен бу җәйнең иң күңелле кичләренең берсе булып истә калды. Парк кунаклары сүзләре буенча мондый тамаша булуы шәһәр өчен бик мөһим. “Татар радиосы”ның “Зур концерт”ы Казанда инде икенче тапкыр уза, һәм шәһәрнең традицион бәйрәменә әверелә бара. Тамашачылар концерт дәвамында туган җылы энергетиканы әле озакка суздырырга тырышачаклар дигән фикер белдерделәр һәм “Татар радиосы”на үз рәхмәтләрен белдерделәр. “Татар радиосы” алда да казанлыларны сөендерергә тырышачак дип вәгъдә итте. Мондый ике яклы аралашу нәтиҗәсендә киләчәктә Казанны тагын да зур һәм сыйфатлы тамашалар көтәчәк дип ышанабыз.
 
 
 
 
 
 
 
 

Фото: Александр Шарагин, sharagin.ru

 

---
Барс-Медиа
№ --- | 24.08.2018
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»