поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.08.2018 Дин

Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә Корбан гаете чараларында катнашты

Бүген 4 сәгать 30 минутта Татарстан мәчетләрендә мөселманнарның төп гаетләренең берсе – Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары башланды. Бәйрәм намазы иртәнге бишкә тәгаенләнгән иде, бу хакта мәгълүматны алдан Татарстан Диния нәзарәте таратты.

Республикакүләм гает Казанның Галиев мәчетендә узды, бәйрәм вәгазен һәм намазны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел бәйрәм чараларын Мәккәдә үткәрә, ул Ике Изге урынны саклаучы – Король Сәлман кунаклары өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗ сәфәрендә, дип яза Татар-информ.
 
Галиев мәчетенә бәйрәм вәгазенә һәм намазга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да килгән иде.
 
Вәгазендә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Корбан гаетенең әһәмиятен аңлатудан тыш, Татарстанда югары дәрәҗәдәге дини белем алу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын искәртте. “Татарстанда булган мәдрәсәләр һәм Болгар ислам академиясе Россия Федерациясе өчен имам-хатыйбларны әзерләп киләләр. Әле 100 ел элек кенә безнең андый мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә иде, без бөлгенлектә, илебез авыр чорда иде”, - дип билгеләп узды Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Ул Болгар ислам академиясенең бу уңайдан аерым урын алып торганын аңлатты. “Болгар ислам академиясен искә алмыйча булмас. Аның барлыкка килүе һәм өммәтебезгә хезмәт куюы үзе бер могҗизадыр. Аның фәрманына Россия Президенты Владимир Путин имза куеп рөхсәт бирде. Бу безнең милләтебез өчен зур вакыйга”, - диде мөфти урынбасары.
 
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин шулай ук корбан чалу кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Намаз башланыр алдыннан Рөстәм Вәлиуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.
 
Бәйрәм намазыннан соң дога кылып, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар милләтенә телен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен мөмкинлекләр булуын теләде. "Әлмәттәге татар "Нур" мәктәбе, "Мозаффария" кызлар мәктәбенең аякка басып эшләп китүен насыйп әйлә. Безнең милләтебезгә телләребезнең, гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә насыйп әйлә", - диде хәзрәт.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»