|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2018 Мәгариф
Татарстанда 23 мәктәп кабул ителмәгәнТатарстанда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәнлектән, 23 мәктәп кабул итү процедурасын узмаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев республика Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 14 августка 1727 мәктәпнең (1371 белем бирү учреждениесе) 914е тикшерелгән, шуларның 891е кабул итү процедурасын үткән.
Буа районында – 12, Биектау районында – 9, Әлки һәм Балык Бистәсе районнарында берәр мәктәпне кабул итмәгәннәр, дип яза Татар-информ.
Утырышны үткәргән ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы — беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин муниципалитет башлыкларына 27 августка белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүне төгәлләргә йөкләмә биргән.
--- |
Иң күп укылган
|