|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2018 Фаҗига
Татарстаннан 22 яшьлек хатын күпердән сикерергә теләгәндә аек булмаганБашкортстанда машина йөртүче Татарстаннан күп балалы ананың үз-үзенә кул салуына юл куймаган. Хатынны Туймазы күперендә күреп алганнар. Машина йөртүчеләрнең берсе туктап, кызны сөйләштерә башлаган, бу вакытта шаһитлар табибларны чакырган. Психологик ярдәм күрсәтү өчен, кызны медицина учреждениесенә алып киткәннәр. “Татар-информ” язуынча, Татарстаннан 22 яшьлек хатын ялгызы үз баласын һәм апасы балаларын тәрбияләгән. Башкортстанга ул туганнарына матди ярдәм сорап барган булган. “Аңа психологик ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Әмма ул ярдәм түгел, акча кирәк дип белдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә кул салырга уйлаганда аек булмаган”, - дигән “Башинформ”га чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|