|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2018 Фаҗига
Биектау районындагы авариядә өч кеше зыян күргәнБиектау районында дүрт автомобиль бәрелешү аркасында өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә Казан – Малмыж трассасының 24нче чакрымында «ГАЗель», «Фольксваген», «Хендэ» һәм «Фиат» автомобильләре бәрелешкән, дип яза агентлык. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр трассага аккан ягулыкны юып алган һәм зыян күргән машиналарның аккумуляторларын өзгән.
Төрле җәрәхәтләр алган өч кешене Казан хастаханәсенә китергәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|