|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2018 Мәдәният
“Бибисара моңнары” яңгырады“Бердәмлек” газетасы редакциясендә кунакта татар халкының күренекле җырчысы, композиторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың һәм татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе, беренче “Сания” татар операсын сәхнәгә куючы Газиз Айдарскийның кызы, заманыбызның танылган балеринасы Әлфия Айдарская булып китте. Инде олы, 93 яшьтә булуына карамастан, Әлфия апаның дәрте әле ташып тора, ул һәр нәрсәне хәтерендә саклап, тыңлаучыга җиткерә ала.
Бүгенге көндә ул әти-әни¬сенең, билгеле, күбрәк Сара Садыйкованың, иҗатларын пр¬па¬гандалау, исемнәрен мәңеләштерү буенча зур эш алып бара. Соңгы вакытларда гына да ул, сөекле компози¬то¬рыбызга багышлап, Казанда һәм Мәскәүдә концертлар, очра¬шулар оештырды. Аларны Әлфия Газиз кызы, гадәттә, сәхнәдән үзе алып бара.
“Бердәмлек” газетасы хез¬мәткәрләре Эльмира Варфоломеева, Алия Арсланова, Гөлнур Рыбакова белән бергә очрашуга Сара Садыйкованың иҗатына, җырларына мөкиббән кешеләр - Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән укытучы Нурзидә Фәйзуллина, Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы активистлары Асия Шәймарданова, Әминә Ибәтуллина, Рәйсә Гыйбадуллина, Фатыйма һәм Тәнзилә Әһлиуллиналар килгән иде.
Сәгать ярымнан артыграк барган дусларча, ачыктан-ачык сөйләшү вакытында Сара Садыйкованың күптәннән хитка әйләнеп, халык арасында яратып җырлана торган җырларын искә алдык, бергәләшеп җыр-ладык. Әлфия Газиз кызы кызыксындырган сорауларыбызга җавапларын бирде, киләчәккә планнары белән таныштырды. Бүләккә ул соңгы елларда якын кешеләренә багышлап үзе язган китапларын, композиторның “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар җыентыгы концерт-презентациясенең, Бөек Җиңү темасына язылган җыр¬ларының, Сара Са¬дый¬кованың тууына 111 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән кон¬цертның видео язмаларын алып килгән иде.
Очрашу бергәләшеп Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов шигыренә иҗат ителгән данлык¬лы “Җидегән чишмә” җырын башкару белән тәмамланды.
Киләсе саннарыбызның бер¬сендә без “Бердәмлек”тә бу онытылмас очрашу турында тәфсилләбрәк язарга, Әлфия апа Айдарская белән күләмле әңгәмә урнаштырырга планлаштырабыз.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|