|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2008 Юмор
БАРМАКЛАР ТЕЛЕИшарәләр тормышыбызда зур урын алып тора. Бу турыда уйлаганыгыз бар микән? Менә уйлап карагыз. “Сәгать ничә?” дип сораганда без ике бармак белән кулдагы сәгать буласы урынга ике тапкыр сугып алабыз. “Тартырга юкмы?” дигәндә шул ук ике бармак белән ирен турысында селкибез. Зажигалка кирәксә, баш бармак үзеннән-үзе имән бармакка ышкыла башлый. Кафеда ике чәй сорасак, аны, һичшиксез, бармаклар белән ике икәнен күрсәтергә кирәк. Әйтерсең, барменның аны гына аңларлык белеме юк. “Үзең уйлап кара!” дип акыл өйрәтсәк, имән бармак белән башка төртеп күрсәтәбез. Кайсы җир белән уйлыйсы икәнен онытма, янәсе. Лифтка кергәндә: “Сез өскәме?” дип бармакны һавага төртеп күрсәтмәсәң дә, ул күрше подъездга алып китми бит инде!.. Ә хәмер яратучылар “миңа әз генә салыгыз” дигән ишарәне баш бармак һәм имән бармак белән күрсәткәндә, алар арасында нәкъ бер сантиметр ара кала (бер-ике миллиметрга гына ялгышлык булырга мөмкин, үзегез үлчәп карагыз)! Кайвакыт урамда “фәлән бинаны ничек табарга?” дип сорыйлар. Хәзер уңга, аннары бераз барасыз да, сулга, аннары тагын уңга. Менә шул сүзләрне ишарәләр белән күрсәтмәсәң, иманым камил, кеше адашып бетәчәк. Шуларны уйладым да, бер эксперимент эшләргә булдым. Тукталышта бер егет басып тора. Моның янына килдем дә, сорыйм: “Сәгать ничә икән, әйтмәссезме?” - һәм ике бармагымны иренем турысында селким. Бу егетнең баш миендә кыска вакытлы инкыйлаб булып алды бугай. Башта сигаретын чыгарып миңа тоттырды. Аннары саф аңына бераз кайткач: “Бишенче ун минут”, - дип өстәп куйды...
Руслан УРМАНОВ |
Иң күп укылган
|