|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2018 Криминал
Казанда трамвай тукталышында хатын-кызны көчләргә җыенган ир-атны эзлиләрКазанда трамвай тукталышында хатын-кызны көчләргә җыенган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. «Татар-информ» язуынча, 10 майда «Солнечный город» трамвай тукталышында 44 яшьлек хатын-кыз янына таныш булмаган ир-ат килгән. Ул аның башына һәм эченә суккан, аннары чишендерә башлаган. Хатын-кызны начар ниятле заттан машинада узып баручы ир-ат коткарган.
Һөҗүм итүчегә 25-30 яшь, буе 180-190 см чамасы, уртача гәүдәле, кыска чәчле.
Бу кеше турында ниндидер мәгълүмат белүче гражданнардан 291-49-02; 8-917-900-09-59; 8-977-605-18-73 яки «02» телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз.
--- |
Иң күп укылган
|