поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
24.03.2010 Ир белән хатын

ТОРМЫШ ИПТӘШЕ ЭЗЛИМ

Мин бу язмамда беркемнән дә зарланырга да теләмим, беркемне дә гаепләргә дә исәбем юк. Бу язмамда мин авылда туып үскән мөселман кызларына мөрәҗәгать итәсем килә. Хәзерге көндә авылда яшәүче мөселман егетләренә кәләш табу эше ничек авыр икәнен аңлатып китәсем килә. Моны мин үземнең тәҗрибәмнән һәм күргән ишеткәннәрдән чыгып бәян итәм.

Мин 23 яшьлек татар егете, якынча 2 ел элек дин юлына басып, 5 вакыт намаз укып, шәригать буенча яшим. Читтән торып мәдрәсәдә укыйм, авыл мәчетендә имам булып эшлим. Үземә тормыш юлында терәк булырдай, дин тотучы авыл кызын кайчан эзли башлаганымны хәтерләмим дә инде. Авыл кызлары күп, ләкин дин тотмыйлар, дин тотучылары бар, ләкин авылда яшәргә теләмиләр. Менә шундый парадокс. Шушындый проблема белән очрашкан күпме авыл егете бу язмада үз-үзен таныды микән? Алар бик күп, чөнки бу массовый күренеш, бу яшьләрнең психологиясенә салынган.

 

Әйе бу проблема. Берәр намаз укучы, хиҗаптан йөрүче, дини авыл кызы белән танышсаң. Аңа үзеннең ниятеңне аңлатсан. Ул сиңа әйтә: "Минем авылда торасым килми, мин андагы эштән туйдым инде, шәһәрдә яшисем килә" һ.б. һ.б. аннары бөтен хыялларын әйтеп бирә. Ягъни миңа өйләнәсең килсә син шәһәрдә торырга тиеш, бай, чибәр булырга тиеш, машинаң булырга тиеш һ.б. шундый стильдә. Бөтен кызлар да шундый дип әйтмим, ләкин мин танышкан кызларның күпчелеге шулай әйтә, танышу белдерүләрендә дә шул күренә.

 

Йә кызлар, нәрсә дигән сүз инде бу? Сезнең буш хыялларга бирелеп утыруыгызда без, авыл егетләре гаеплеме? Без үзебезгә хатын кайдан эзләргә тиеш? Шәһәр кызлары арасыннанмы? Динсез кызлар арасыннанмы? Юк, миңа мәсәлән шәһәр кызы кирәкми, авылда ул айдан төшкән кеше кебек булачак, берәр сүз чыккан саен: " Синең аркада бөтен гомеремне шушы карангы авылда әрәм иттем" – дип каргаячак. Ә авыл кызлары икенче, алар инде ияләнгән, авыл тормышының рәтен беләләр.

 

Ләкин авыл кызлары нигә шәһәргә агыла соң? Авыл бетә, яшьләр китә дип чаң сугалар. Авылда яшь имамнар юк дип зарланалар. Авылны кем бетерә соң аны, яшьләрне кем куып җибәрә соң шәһәргә? Шул ук авыл кешеләре авылны җимерә, шул ук яшьләрнең әти әниләре куып җибәрә. Ничек итепме?

 

Җәһилләрдә бу процесс шулай бара. Балага бишектән алып мәктәпне бетергәнче, авылның бетәчәге, шәһәрдә рәхәт тормыш турында, институтка кереп кеше булу турында тукыйлар. Балага моны әти әнисе дә, мәктәптә дә, телевизордан да сеңдерәләр. 18 ел буе шуны тукыгач, ул мескен бала кая барсын? Үзе фикер йөртү, акылны эшкә җигү сәләте кайдан килсен? Ул инде зомбига әйләнгән була, ул инде күпчелек кеше нәрсә сөйли шуны кабатлый башлый. Гомере буе аңа әти-әнисе:" Улым, кызым укып бетергәч ничек тә булса шәһәрдә калып төпләнергә тырышыгыз инде, кеше булу җаен табыгыз. Мин гомерем буе шушы авылда тирес арасында чердем, бернинди рәхәт тә күрмәдем" – ди.Нинди ахмак сүзләр! Әллә безнең йөзәр еллар буе авылда яшәгән әби бабаларыбыз бәхетсез булган микәнни, алар "кеше" булу бәхетенә ирешә алмыйча үлеп киткәннәр микәнни? Юк! Элек электән авыл халкы кешелеклерәк булган. Ә хәзерге яшьләр киресенчә шәһәргә барып, бәйдән ычкынып чын хайванга әвереләләр. Алай түгел дип кем әйтә ала?

 

 Ләкин бу дини яшьләргә кагылмый. Чөнки алардагы кешелек сыйфатын Ислам дине тәрбияли. Ләкин кичә генә дингә килгән кызлар, теге 18 ел буе сеңдерелгән психологиядән аерыла алмыйлар һәм кеше ташкынына ияреп шәһәр яуларга юл тоталар. Һәм берәр авыл егете тәкъдим ясаса, әлеге дә баягы әнисе өйрәткән сүзләрне кабатлыйлар.

 

 Мөслимәләр, сезгә эндәшәм! Шәригать бай яшәүне тыймый, рәхәт, бәхетле яшәүне тыймый. Киресенчә хуплый. Ләкин бәхетле яшәүне төрле кеше төрлечә күзаллый. Моның турында бер хәдис:

 

Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: " Динар(акча) колы бәхетсез, дирхәм(акча) колы бәхетсез, кием колы бәхетсез, җиһаз колы бәхетсез"- дигән. Онытмагыз, без Аллаһның гына коллары. Без нәфес колы түгел!

 

 Әйе мин аңлыйм, 5 ел буе акча түгеп, көч түгеп институт бетереп, кулга диплом алгач, беркемнең дә кире авылга кайтып анда яшисе килми. Ул вакытта кеше 5 ел гомерен бушка уздырганын танырга тиеш була, дипломының бәясе ташка үлчим икәнен танырга тиеш була, авылдашларыннан оят була. Ләкин шушы психологик барьерларны үтү урынына кеше үзенең "высший" образованиесе белән тәккәберләнә башлый. Кая инде аңа авыл малайларын үз янына якын китерү. Шәһәрдә урам себерүче булып эшләсә эшли, ләкин авылга кайтмый. Хәзер инде андый кызыл дипломлы "кара эшчеләр" яки эшсезләр шәһәрдә буа буарлык. Шушы булмыймы инде нәфес коллары, тәккәберлек коллары?

 

 Аллаһ хатын кызлар өстенә карьера ясау, гайләне тәэмин итү, акча эшләү вазифасын йөкләмәгән. Боларны Аллаһ ир атлар өстенә йөкләгән. Ә барлык мөселманнар өстендә булган иң беренче бурыч ул Аллаһка гыйбадәт кылу. Аллаһ Коръәндә әйткән: "Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем" – дип. Шулай булгач хатын-кызның иң беренче бурычы Аллаһка гыйбадәт кылу. Аннан соң дини белем алу, тормышын шәригать буенча, пәйгамбәребез сөннәте буенча алып бару. Хәзер сорау: Пәйгамбәребез с.г.в. бәлигъ булган егетләргә һәм кызларга нәрсә эшләргә боерган? Институтка керергәме, профессия үзләштерергәме, акча эшләргәме? Юк, ул аларга гайлә корырга боерган.

 

Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: " Йә егетләр! Мөмкинчелеге булган кеше өйләнергә тиеш. Өйләнү акыл һәм шатлык өсти. Ә кем булдыра алмый, шул ураза тотсын. Ураза – шәһвәтне басучы." – дигән.

 

Шулай ук пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: " Хатын-кызлардан иң яхшысы шул, кайсысы үзенең ирен ярата, аңа бала таба, аны тынычландыра һәм Аллаһтан курка. Иң начары алардан шунысы, кайсысы килбәтсез киенә һәм буш хыялларга бирелә. ( Силсилә әс сахих).

 

Мөселман хатын кызларының урыны бәхетле яшәүче гайлә эчендә, ир-ат канаты астында булырга тиеш.

 

Бу темага бик күп нәрсәләр язарга була, әле болары өстән генә күз салу. Әгәр дә бу темага фикер алышырга теләүчеләр булса "В контакте" сайтында "Без авыл егетләре" группасына рәхим итегез.

 

P.S. Кызлар игътибарына – мин әле дә тормыш иптәше эзләүне дәвам итәм.


Абу АБДУРРАХМӘН
Матбугат.ру
№ | 24.03.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»