поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
02.08.2018 Мәдәният

"Күз тимәдеме икән Флерага дип тә уйлыйм"

Зур бәхетне эз­ләп тапмасак та, үкенеч­кә берни калмасын... Ша­гыйрә һәм тәр­җемәче, Та­тарс­тан­ның атказанган сән­гать эшлеклесе Флера Тархано­ваның “Ис­кә алсаң...” дигән шигыреннән өзек бу. Шагыйрәнең иҗатын күзалласак та, тормыш юлын барласак та, шөкер итәрлек. Флера Тарханова озакка сузылган каты авырудан вафат булды һәм мәңгелек йортына – Чистай районы Яуширмә авылына китеп бара...

Иҗатташлары Флера ханым­ның  затлылыгына, ихласлыгына басым ясады. Шагыйрә Шәмсия  Җиһан­гирова, энҗе кебек ялтырап яшәде, дип искә алды:
 
– Иҗатын тәртипле алып барды. Эзлекле рәвештә бик күп эшләде ул. Иҗат кешесе бит ул барысын да йөрәге аша үткәрә. Авыру йөрәгенә ул да зыянын салгандыр. Шуңа карамастан, бөтен чараларга  йөрде, укучылар белән очрашуларга ерак юлларга да чыга иде. Тормышта да иҗатта да эчкерсез дуслар булдык. Төпле нәсел кызы буларак, затлылык  белән аерылып торды. Ниндидер чараларга килеп кер­сә, зал, ялт итеп, игътибарын сәх­нәдән Тархановага күчерә иде. Энҗе кебек ялтырап яшәде ул.
 
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин шагыйрәнең арабыздан китүен зур югалту дип бәяләде:
 
– Шигъриятебезгә зур югалту бу. Без аның белән бер чорда укыдык. Татар бүлегенең иң чибәр кызы иде ул. Бик актив, чибәр, биюче. Шигърияткә соң­лабрак, ләкин бик әзерлекле килде. Җыр өлкәсендә, лирика өлкәсендә матур эшләр башкарып китте. Галимә иде. Аның китүе безнең өчен бер дә матур булмады. Ә үзе татар шагыйрә­ләре арасында иң матуры иде. Күз тимәдеме икән Флерага дип тә уйлыйм кайчак. Урыны җәннәттә булсын.
 
Язучы, Тукай премиясе лауреаты Мәдинә Маликова да затлылыгына, матур киенеп йөрүенә сокланды. Аны Язучылар берле­генең би­зәге дип атады:
 
– Борынгыча зыялы итеп киенүен, ихлас булуын яраттым. Эшләгән эшлә­ре дә берәгәйле булды. Чистай районында Гаяз Исхакый укуларын оештыруы гына  да  – милләт өчен зур эш.
 
Арча педагогия көллияте укытучылары яраткан укучыларын югалтуны бик авыр кабул итте. Уку йортының ышанычлы дусты, ярдәмчесе булды дип искә алдылар. Укытучысы Илдус Сәгъдиев Флера Тарханова турында менә ниләр сөйләде:
 
– Флера Арча педагогия училищесын 1966 елны тәмамлады. Бик әйбәт укыды ул. Мин аларны математикадан укыттым, иң сөйкемле, акыллы, тырыш укучым итеп истә калдырдым. Аннан шунысы да бар: Флера Арча училищесын 50 ел элек тәмамлады һәм шушы дәвердән бирле укытучылары белән дә, уку йорты белән дә элемтәне өзмәде. Укытучыларын яратып, олылап, һәр­бер­сен туган көннәре, бәй­рәмнәр белән котламыйча калмый иде. Китабы чыкса исә, иң беренче итеп көллият китапханәсенә юллый иде. Арча көллиятенә багышлап, бик матур шигырьләр язды. Бүген менә шуларны кабатлап утырам... Бик авыр хәбәр... Кү­ңелем белән акыллы, ярдәмчел укучымны югалтуга ышанып та җитмим әле. Татарстан Министрлар Кабинетында эшләгән чагында аңа гозер белән барырга туры килде. Көллият исеменнән ярдәм сорагач, ул вакытта Премьер-министр булып эшләгән Рөстәм Миңнехановка алып кергән, уку йортына студентларны йөртү өчен автобус алып бирергә булышкан кеше бит ул. Бу искә алуым рухына дога булып барсын, урыны оҗмах түрләрендә булсын иде.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.08.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»