поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2010 Бәйрәм

УЛ ЭШЕНДӘ ДӘ БУЛГАН, ТОРМЫШТА ДА УҢГАН

Өлкәбезнең Большая Черниговка районында эчке эшләр бүлеге оештырылуга 75 ел тулды. Бүгенге көндә аны милләттәшебез, милиция полковнигы Хәмзә Юныс улы САЛЬКИН җитәкли.

Юбилей уңаеннан биредә бәйрәм тантаналары булып узды. Юбилярларны котларга күп мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Шулар арасында Самара өлкәсе Эчке эшләр баш идарәсе начальнигы урынбасары милиция генерал-лейтенанты Юрий Супонев та булып, ул үзенең чыгышында әле Совет дәүләте аягына басып кына килгән 1935 елда өлкәбезнең иң көньягында, Казахстан белән чиктәш Большая Черниговка районында кечкенә генә, өч кешедән торган милиция бүлекчәсе оештырылуы турында әйтеп үтте. Нәкъ менә шушы бүлекчә бүгенге көндә 111 хезмәткәрне берләштерүче, заман таләпләре буенча җиһазландырылган, югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән зур район идарәсенең башлангычы булып тора да инде.

 

Большая Черниговка милициясенең үткән тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында 75 еллык юбилейга багышланган махсус фильм да эшләнеп, ул район Мәдәният йортында үткәрелгән тантаналы кичәдә катнашучыларга да күрсәтелде.

 

Беренче оештырылган көненнән башлап кечкенә генә милиция бүлекчәсе әкренләп зур район бүлегенә әверелә. Бигрәк тә бу үзгәрешләр сугыштан соңгы илленче еллар уртасына туры килә. Җинаять эшләрен тикшерү өчен, дәүләт милкен урлауларга каршы мөстәкыйль бүлекләр булдырып, район авыллары участокларга бүленеп, аларның барысы да тәҗрибәле милиция хезмәткәрләре белән тәэмин ителәләр.

 

Тик 1960 еллар башында районнар берләштерелү сәбәпле Большая Черниговка район милиция бүлеге дә бетерелеп, бу юнәлештәге бөтен эш күрше Большая Глушицага күчерелә. Шул елларда милициядә эшләгән ветераннарның сөйләвенчә, бу эксперимент көтелгән уңай нәтиҗәләргә китермәгән, әлбәттә. Бер ике-өч ел эчендә район авылларында җинаятьчелек күп тапкырга артып (бигрәк тә кибетләрне басу, күмәк хуҗалыкларның терлекләрен урлау очраклары), аларны ачу кимегән. Шуңа күрә дә 1965 елда Большая Черниговка район милиция бүлегенең яңадан кайтарылуын, халык зур канәгатьлек белән каршы ала. Ә яңадан кайтарылган бүлекнең эшен җайга салу өчен, аның җитәкчелегенә күп көч куярга туры килгән, әлбәттә. Район бүлеге белән башта пенсиягә киткәнче 14 ел дәвамында подполковник Иван Сигалиев, аннан соң 17 ел Василий Завгороднев җитәкчелек итә. Тик соңгы буталчык елларда бүлекнең материаль базасы бөтенләй таушалып, көннән-көн таралып бара, җинаятьчелек исә гел артып кына тора. Аеруча район аша узучы нефть үткәргече торбаларына рөхсәтсез кереп, нефть суырту, халыкның терлекләрен урлау очраклары күбәйгәннән-күбәя. Шуларны истә тотып, 2007 елның маенда өлкә Эчке эшләр идарәсе җитәкчелеге Большая Черниговка муниципаль районының милиция начальнигы итеп милиция полковнигы Хәмзә Салькинны билгели.

 

Моңа кадәр 30 ел милициядә төрле җаваплы урыннарда хезмәт итеп, шуның беренче яртысында Алексеевкада дәүләт милкен урлаудан саклау бүлегендә, ә соңгы вакытларда район милиция бүлеге җитәкчесе булып эшләгән бу тәҗрибәле һәм абруйлы шәхес беренче көннән үк Большая Черниговкада да тәртип урнаштыруга керешә. Ике ел эчендә аның тырышлыгы белән милиция бүлегенең иске бинасына капиталь ремонт ясатылып, су кертелеп, мөстәкыйль җылыту системасы эшләнеп, милиционерларга бөтен уңайлыклары булган эш урыннары булдырыла. Бергә тупланып эшләү нәтиҗәсендә соңгы елларда районда тотрыклы тәртип урнаштырылып, ул бүгенге көндә дә саклана. Җинаятьчелек 30 процентка кимегән, ә аның 70 проценттан артыгының ачылуы да яхшы күрсәткеч.

 

– Моңа кадәр милиция эшенә сагаебрак караган район халкы, ә биредә 20 меңнән артык кеше яши бит, минем янга дөреслек эзләп күпләп килә башлады, – дип сөйләде үзенең хезмәте турында Хәмзә Юныс улы. – Без үзебездә эшләп киткән ветераннар белән дә еш очрашып, эшебездә аларның бай тәҗрибәсенә таянабыз. Аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм дә итеп торабыз.

 

Бу турыда да, гомумән эшләрнең ничек алып барылуы турында да, тантанада чыгыш ясаучылар бик күп тәфсилләп сөйләделәр. Ә Большая Черниговка районының эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында төрле милләт вәкилләре – руслар белән беррәттән татарлар да, башкортлар да, казахлар да байтак. Мәсәлән, район бүлеге начальнигының урынбасары, тикшерүләр бүлекчәсе җитәкчесе булып, милиция капитаны Рузалия Рәхимова эшли. Җинаять эшләп шик астына алынучыларны вакытлыча тоту бүлекчәсен капитан Радик Гатауллин җитәкли. Башка бүлекчәләрдә дә татарлар һәм башкортлар бар.

 

Криминаль бүлекчәсендә – А. Гыйззәтуллин, җинаять эшләүчеләрне вакытлыча тоту бүлекчәсендә – Т. Миргалиев, С. Миргалиев, участок милиционерлары арасында М. Абдерахманов, В. Әхмәтов шулай ук яхшы исәптә торалар.

 

Биредә татарларны һәм башкортларны аерым билгеләп үтүебезнең сәбәбе, аларны башкалардан өстенрәк итеп күрсәтергә теләүдән түгел, билгеле. Шәп хезмәткәрләр, бөтен көчләрен, булдыклыкларын уртак эшкә бирүчеләр барлык милләт вәкилләре арасында да бик күп алар.

 

Безнең «Бердәмлек» газетасы – татарлар тормышын яктыртучы басма бит ул. Ә Хәмзә Юныс улы Салькин - шул бөек татар халкы улларының берсе. Ул кайда гына яшәсә дә, кем булып, кайда гына эшләсә дә, үзенең чын татар икәнлеген беркайчан да яшерми һәм онытмый.

 

– Татарларга ышанып та, таянып та була, алар беркайчан да хыянәт итмәячәкләр, – ди Хәмзә Юныс улы милләттәшләре турында.

 

Ул тумышы буенча күрше Ульян өлкәсенең Николаевка районындагы атаклы Зур Чирекле авылыннан. Әтисе Юныс абзый Сираҗетдин улы һәм әнисе Һәҗәр апа Сафиулла кызы авылда бик тә абруйлы кешеләр булып саналганнар. Юныс абзый гомере буе сәүдә тармагында – заготовитель булып эшләгән, ә Һәҗәр апа гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган.

 

Бүгенге көндә Зур Чирекледә алар яшәгән йортта башка кешеләр яши икән инде. Юныс абзый 48 яшендә гаиләсе белән Самара ягына күчеп китеп, Кинель районының Домашка авылына килеп урнашкан. Хәзер өлкән Салькиннарның икесе дә мәрхүмнәр инде, аларның вафатларыннан соң Домашкадагы йортлары ятим калган. Хәзер анда Салькиннарның кече энесе Хәнбәл яши.

 

Хәмзә әфәнденең Ильяс абыйсы Ульян өлкәсенең Чардаклы районында, ә апасы Халидә Самарада яши. Төрле урыннарда яшәсәләр дә, бертуган Салькиннар гаиләләре белән гел үзара йөрешеп, күрешеп, очрашып торалар. Әнә үткән елда Хәмзә Юныс улының 50 яшьлек юбилее уңаеннан туганнары барысы да бергә җыелышканнар иде.

 

 Салькиннар әти-әниләренең туган авылларын да онытмыйлар, җае туры килгәндә, гел кайтып торалар, – дип сөйләде Зур Чирекле авылы администрациясе башлыгы Айсә Йосыпов.

 

Беренче тапкыр Алексеевски районының «Авангард» совхозы клубында дискотекада очрашып, яратышып өйләнешкән Хәмзә белән Наилә Салькиннарның бергә яшәүләренә дә 25 ел үтеп киткән инде. Уллары Ринат та үсеп җиткән, югары уку йортын тәмамлап, хәзер Сызран шәһәре прокуратурасында прокурор ярдәмчесе булып эшли.

 

 Минем Хәмзәм – ул минем юл күрсәтүчем, – дип сөйли ире турында Наилә ханым, – мин аны чибәрлеге, пөхтәлеге, шаянлыгы, батырлыгы өчен, чын татар ире булуы өчен яраттым һәм яратам. Без һәрвакыт ялларны бергә үткәрергә тырышабыз. Буш вакыт булганда, бигрәк тә отпуск вакытында көненә 5-6шар чакрым йөгерә ул, ә кышын чаңгыда йөри.

 

Гомумән, Хәмзә Юныс улы үзе генә сәламәт тормыш алып бармыйча, моны башкалардан да таләп итә. Шуңа да милиция бүлегенең бөтен хезмәткәрләре дә диярлек ныклап спорт һәм физкультура белән шөгыльләнәләр, районнарда һәм авылларда үткәрелгән чараларда актив катнашалар.

 

Бу көнне район Мәдәният йортында Большая Черниговка милициясенең 75 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә зур бәйрәм концерты белән тәмамланды. Сәхнәдән рус сәнгать коллективларының чыгышлары белән беррәттән татар, башкорт моңнары да яңгырады. Аеруча Самараның танылган җырчысы Зөлфия Арсланованың җырлары Большая Черниговка районының милиция бүлеге җитәкчесе Хәмзә Юныс улы Салькинның күңеленә хуш килгәннәрдер. Самараның «Розалина» татар ашханәсе хуҗабикәсе Разия ханым Әюпованың бу кичәдә аңа өлкә татарлары исеменнән матур чәчкә бәйләме һәм зур чәкчәк бүләк итүе дә истә калырлык бер вакыйга булды.

 

 

 

Хәмзә Юныс улы САЛЬКИН (уңда) Большая Черниговка муниципаль районы башлыгы Виктор Федорович ЛАРЬКИН белән.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»