поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.08.2018 Спорт

Әй, егетләр! Ныграк алкышлагыз! Җир шарында футбол бәйрәме!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз “Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрчесе Хәмзә Мортазинның язмаларын көтеп ала. Аның укучылары арасында ир-егетләр күбрәктер, дип уйлыйбыз. Чөнки Хәмзә Әнвәр улы спорт, актив тормыш сөючән кеше.

Тиктормас фото¬хәбәрче сыйфатында Казан Уни¬вер¬сиадасында, Сочи Олим¬пиа¬дасында кат¬нашып, ул бик эчтәлекле язмалары белән куан¬дырган иде инде. 

Ә җәйге ялларын Хәмзә әфәнде Себердәге газ компанияләренең берсендә эшләгән дуслары белән үткәрергә ярата. Бу турыда без аның Кырым ярымутравына баргач “Артка түгел, алга карап бару яхшырак” дип аталган язмасыннан укыган идек.

Футбол буенча Дөнья чемпионатының Россиядә уздырылуы турында билгеле булгач та Хәмзә әфәнде дусларын футбол карарга барырга котырта башлый. Хәер, бу турыда аның чираттагы юлъязмаларыннан укып белерсез.
 
Чемпионатны көтеп интегүләр
 
Бу елның мартында, Футбол буенча дөнья чемпионатына билетлар алу өчен гариза язарга кирәк дигәч тә, тиешле урынга барып, 25 июньдә узачак Россия - Уругвай матчына ике билетка заказ биреп кайттым. Икенче билетым Себердә бергә эшләгән хезмәттәшләремнең берсе - Владимир Покаместов өчен иде. 
 
Түбән Новгородта яшәүче тагын бер дустыбыз - Сергей Чубаров та Көньяк Корея - Швеция матчына барыбызга да (даими йөрешеп торучы 7 - 8 хезмәттәш) заказ ясап куйган икән. Шулай итеп, заманында транспорт предприятиесенең производство-техник бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Сергей Чубаров (үзебезнең арада без аны “Предприятиенең акылы” дип йөртә идек), мине дә уздырып,  Түбән Новгородта чираттан тыш очрашу әзерләп куйган булып чыкты.
 
 
Ә ундүртенче июньдә узган чемпионатның ачылу тантанасын һәм Россия - Согуд Гарәбстаны матчын телевизордан гына карарга туры килде. 5:0! Россия командасы искиткеч матур уен күрсәтеп, көндәшләре капкасына 5 туп кертте! Шуларның икесенең арасында ике минут вакыт та үтмәде бит! Бу искитмәле матч, һичшиксез, Россия футболы тарихына кереп калачак.
 
Беренче җиңүебездән соң Түбән Новгородка кадәр баруы да җиңел генә булды кебек. Дөрес, туры поезд көн аралаш кына йөри икән. Шуңа күрә ике поездга утырып барырга кирәк булып чыкты. 
 
Илебездә Бөтендөнья чемпионаты үтүен Самараның тимерюл вокзалында ук сизәргә туры килде. Биредә букчамны рентген аша үткәреп, иң төбендә яткан чәй калагын пычак дип белеп, сумкамны ачып күрсәтергә куштылар. Мин моңа риза булмадым, чөнки анда калактан башка тимер әйбер булмаганын белә идем. Шулай итеп, бук¬чамны тагын бер мәртәбә тикшерү экраны аша уздырып, по¬лиция хезмәткәрләре миннән гафу үтенделәр һәм вокзалга үткәрделәр Нишләтәсең? Чем¬пионат куркынычсыз үтәргә тиеш!
 
Муенымда эленеп торган җанатар паспортын күрсәтеп, кассада бушлай билет алмакчы булган идем - барып чыкмады. Андый поездлар Мәскәүдән генә йөри икән. Шулай итеп, минем хыялымдагы икекатлы бөтен уңайлыклары булган поезд урынына Бишкек-Москва поездының плацкарт вагонына утырып китәргә туры килде. Алай да, урын-җир әйберләре чиста, чәчәкләре матур иде. Поездның мамык җитештерү иленнән килүе әллә кайдан ук күренеп тора. Вагонда минем кебек үк олы яшьтәге кешеләр барганлыктан, сүзебез футбол тирәсендә, беренче матчта Россия җыелма командасының 5:0 исәбенә җиңүе турында барды, әлбәттә. 
 
Мордовия Республикасының Рузаевка станциясендә төшеп, икенче поездга утырырга тиеш идем. Карасам, вокзал тулы Перу иленнән килгән җанатарлар Саранскида үтәчәк Перу - Дания  матчына баралар икән. Саранскига кадәр ара 70 - 80 километр гына булса да, иртәнге вакытта автобуслар да, поездлар да йөрми иде әле. Мин Перу егетләренең тыз-быз йөреп, транспорт эзләгәннәрен артык зур кызыксыну белән күзәткәнмен ахыры, тикшерү пунктында хәтта телефонымны да калдырып киткәнмен. Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә өйдә йок¬лап яткан хатынымны полиция хезмәткәрләре уятып, тәмам куркуга салганнар.  Аңлашып, исемемне белгәннән соң, вокзалның тавыш көчәйткече аша белдерү биреп, телефонымны кайтардылар.
 
 
Ә Перудан килгән җа¬натарлар белән волонтерлар интернет-тәрҗемәче аша аралашалар икән. Ягъни, чит ил кешесе сорауны үзенең телефонында үз телендә язып бирә, ә волонтер инде аның тәрҗемәсен рус телендә ала.
 
Бик уңай нәрсә булып чыкты бит әле бу интернет. Чемпионатны оештыручылар стадионнар, вокзаллар, аэропортлар, юллар һәм кунакханәләр төзеп кенә калмаган, ә аралашу ысулларына кадәр алдан уйлап куйган.  Ә вокзаллардагы зур экраннардан теләсә кайсы матч¬ны да карап була икән. Мин - Түбән Новгородка, перулылар Саранскига поезд көткән арада  Португалия белән Испания матчын карарга өлгердек. Ул матчта Рональдо өч туп кертте. Аның бу туплары барысы да шедевр булып танылды. Рональдо бильярд уйный диярсең - тубы башта капка киртәсенә эләгә дә, туп-туры капкага килеп керә. Ул тупларны капкачы күзе белән генә озатып кала, тотып алу өчен хәрәкәт ясау да кирәкми монда, чөнки файдасызга.
 
 
Шулай ук вокзалда миңа камыр ашлары һәм су сатыла торган киоскларның аерым булуы да, телефоныңны зарядкага куеп, бикләп китәргә мөмкин булуы да бик оша¬ды. Шулай итеп ике сәгать вакыт үткәнен сизми дә калдым.
Әнә, минем поездның килүе турында хәбәр итәләр инде. Мин купе вагонына кереп яттым да, Түбән Новгородка җиткәндә генә уяндым. Чубаров белән Покаместов мине перронда каршыладылар.
 
Түбән Новгородта дуслар очрашуы
 
Артык зур кочаклашулар, бер-береңнең җилкәсеннән кагулар озакка сузылмады. Чөнки без бу елның 23 февралендә генә Краснодардан ерак булмаган станицаларның бер¬сендә иптәшебез Владимир Га¬лаганның юбилеенда очрашкан идек.
 
Без буфетка барып капкалаган арада Мәскәү ягыннан “Стрела” поезды да килеп туктады. Аннан Михаил Лукашов һәм Владимир Резник килеп төштеләр. Без хуҗабызның машинасына төялдек тә, Идел аша салынган яңа күпер буйлап Чубаров яшәгән Кантауровка авылына элдерттек.  Мондый чак¬ларда күңелең тулып китә: нинди зур безнең Ватаныбыз, табигате нинди гүзәл, казылма байлыклары нинди күп!.. Ә дуслар нинди яхшы бездә!..
 
 
Чубаровның өендә безне Ставрополь краеннан - Анатолий Чернов, Темрюктан - Владимир Тарасов (хәтерләсәгез, нәкъ аның белән без Кырым буйлап сәяхәт иткән идек). Чиләбедән - Анатолий Зыболов, Ярославльдән - Виктор Мусейко көтеп утыралар иде инде. Шушы ирләр компаниясе белән Сережаның мунчасында парланып утырган чакта нинди истәлекләр сөйләгәннәребезне, мунча түбәсе ачылып ки¬тәрдәй булганчы кычкырып көлгәннәребезне күз алдына китерәсездер инде.  Олы яшьтәге ирләрнең төп темасы, әлбәттә, балык тоту вакытында булган мәзәкләр... 
 
Ә безгә нәрсә? Иделебез, күлләребез кырыебызда, хуҗаның кармаклары, йоклау капчыклары да хәстәрләп куелган. Тоттык та киттек балык тотарга. Чернов белән Тарасов кына, черки ашатырга теләгебез юк әле дип, өйдә калдылар. Кызык инде, гомер буе Себердә ат хәтле черкиләрдән каннарын эчерттеләр. Ә хәзер кечкенә генә Урта Идел черкиләреннән өркәләр имеш. Дөрес, Себердә бер ирнең яхшы гына салганнан соң каен төбендә йоклап киткәне искә төшә. Иртән аның кансыз үле гәүдәсен генә табып алганнар иде. Себер якларында черкиләр белән шаяруы көлке эш түгел иде. Ә Идел буенда ике өрлек хәтле ирнең черкиләрдән куркып балык тотарга бармавы, әлбәттә, көлке булып күренде.
 
Без Городищево шәһәре ягына таба киттек. Борынгы рус шәһәре туристларны челтәрле тәрәзә капкачлары һәм алтын гөмбәзле чиркәүләре белән каршы ала.  Гөлҗимешкә күмелгән тугайларда зәңгәр күзле күлләр ялтырап ята. Тугайдагы болыннарга кеше аягы басмаган да кебек: алар яшел хәтфә үләннәр белән капланган. Советлар чорында бу җирләрдә искиткеч бай печәнлекләр булган. Ә хәзер менә балыкчылар ял итә. Машинабыз үлән арасыннан диңгез теплоходы сыман бара. Хәттә мотор тавышы да ишетелми, машина капотына килеп бәрелгән сарут үләне генә тынлыкны боза...
 
 
...Балык тоту фанатлары шундук кармакларын сүтә башладылар. Ә без, Владимир Резник һәм мин, утын әзерләргә, палаткалар куярга, күл буенда үскән карлыган яфракларыннан чәй пешерергә керештек. Ә караңгы төшеп, балыкчыларның  калкавычлары күренми башлагач, учак тирәсендә җыелдык. Эчүчеләр бераз көмешкә төшереп алдылар, әлбәттә. Һәм тагын яшьлек елларын искә алулар, эштә булган вакыйгалар, балалар һәм оныклар тормышы турында сүз китте. Ни гаҗәп, берсе бер чир турында сүз кузгатса! Югыйсә, барыбыз да яшь егетләр түгел бит инде.
 
Шулай сөйләшә-сөйләшә без кояшның баеганын гына түгел, иртән офыктан чыкканын да күзәттек. Егетләр, йок¬лап та тормыйча, кабат балык тотарга китеп бардылар. Төшке ашка уха пешерерлек һәм кыздырлык  балык тотылгач, өйдә мунча ягып көтеп торучы дусларыбыздан башка төшке ашны ашамаска булдык һәм чатырларыбызны җыеп, кайтып киттек. Ухалар пешереп ашагач, мунчалар кереп чыккач кына изрәп йокыга талдык. Шулай итеп, футболга барачак 18 июнь иртәсен кырынып, яңа гына үтүкләнгән күлмәкләребезне киеп, яңадан туган балалар кебек каршы алдык. Бераздан компаниябезгә Чубаровның улы һәм кияве дә килеп кушылды һәм без, ике машинага утырып, Түбән Новгородка юнәлдек...
 
Безне кунакка дәшкән Сергей Чубаровның Түбән Новгородта да фатиры бар икән. Унберенче каттагы фатир нәкъ яңа стадион каршында урнашкан. Балконга чыгып, Түбән Новгород стадионын күзәтергә керештек. Ул Идел һәм Ока елгалары кушылган  бик матур урында урнашкан һәм елга буйлап баручы зәңгәрсу корабны хәтерләтә.  Аның тирәли җәяүлеләр өчен дә, велосипедта йөрүчеләр өчен дә махсус юллар сузылып китә, ә артында  Идел аша салынган иске һәм яңа күпер дугалары күренә. Яңа күпер һәм стадион, инде әйткәнемчә, чемпионатка дип күптән түгел генә корылган.
 
Сергей Чубаровның фатирында безне аның хатыны Людмила Николаевна һәм оныгы Юра каршы алдылар. Йомшак кәнәфиләргә  уты¬рып, хуҗабикәнең сый-хөр¬мәт¬ләреннән авыз иткән ир-егетләр, тагын изрәп йокыга киткәнче диптер инде, Сергей безнең өчен футбол стадионына җәяүле экскурсия ясарга булды. Бу көнне шведлар Көньяк Корея командасы белән уйнарга тиеш иде. Сөйләшә торгач, Корея командасы өчен җан атарга карар кылдык. Бер иптәшебез әйтмешли: “Шведлар Полтава һәм Нарва янында безнең канны күп эчтеләр инде, Кореяны куәтләячәкбез”.
 
Менә стадион тирәсендә Корея әләмнәре тоткан җана¬тарлар да күренгәли башлады. Без, дүртәр кешедән торган ике командага бүленеп, кызык эзләп киттек. Мин Корея җанатарларының кайбер¬ләренә сүз дә кушып карадым. Елмаялар гына, берни дә аңламыйлар. Иптәшләрем шаярып: “Татарча белмиләр микән, сорап кара әле”, - дип миннән көлделәр. Ә Володябыз аларны да уздырып: “Татарчаны белмәгәч, артта калган халык инде алар”, - диде җитди кыяфәт белән. 
 
 
Шулай да “артта калган” кореялылар арасыннан русча белүче ике кызны табып алдык, шилә. Берсе - Мәскәү Дәүләт университетының журналистика факультетында укучы Ли Ну Ри, икенчесе - Кореяның Россиядәге вәкиллегендә спорт бүлеге җи-тәкчесе булып эшләүче Ким Су Ён булып чыктылар. Безнең Корея җа¬на¬тарлары булуыбызны белеп алгач, интервью да бир¬деләр. “Россия - иң-иң бөек дәүләт ул. Без биредә укуыбыз һәм эшләвебез белән бик бә¬хетле”, - диделәр. Безгә шул җитә калды инде. Шатланыша-шатланыша урыннарыбызга кереп утырдык. Менә ике илнең гимны яңгырады һәм уен башланды.
 
Башта бар да яхшы кебек иде. Тора-бара футбол кырында киеренкелек  сизелә башлады, шведларның төртешү, аяк чалулары ешайды. Озын буйлы шведлар җыйнак гәүдәле кореялыларны сибеп кенә җибәрәләр. Ә инде штраф мәйданчыгында швед футболчысы егыла калса, тавыш куба. Шведлар егылу мизгелен телевизордан кабатлап күрсәтүне таләп итә башлыйлар. Бу да Россия чемпионатының бер яңалыгы иде. Шул кабатлап карау нәтиҗәсендә кореялылар капкасына 11 метр¬дан бәрү җәзасы бирелде дә инде. 1:0. Шуннан соң кореялылар бик тырышсалар да, исәпне тигезли алмадылар.
 
Футбол тәмамлангач, урам¬да швед җана¬тарлары күбрәк булып күренде. Инде сике¬решәләр, бииләр, җыр¬лыйлар, фотога төшә¬ләр...  Шуларның берсе безнең белән дә фотога төште. Стадион янында тезелеп киткән автобуслар җанатарларны фан-зоналарга, ял урыннарына алып киттеләр. Ул төнне шведларга Түбән Новгородта сыра җитмәгән, дип сөйлә¬деләр икенче көнне. 
 
 
Ә бездә сыра табу хәсрәте юк иде. Чөнки Краснодар краенда яшәүче Володя Тарасов һәрберебезгә өчәр шешә үзе ясаган кизил, тархун, чача аракысы алып килгән иде. Иң кызыгы шул - һәр шешәгә аның портреты ябыштырылган. Ә безгә билетлар алып куйган Сергей Чубаровка Володя төрледән-төрле көмешкәләрне хәтта бер тартма алып килгән. Алары да аның портретлары белән бизәлгән. Күпчелегебез күптән инде эчмәүче кешеләр сафында булсак та, мондый бүләк күңелебезгә май булып ятты. Хәзер инде Володяның портреты ясалган шешәне, бушагач, чыгарып та бәрә алмыйсың,  өстәлгә дә иң кадерле кунаклар өчен генә куясың.
 
Кызганычка,  дусларның аерылышу вакыты җитте. Унтугызынчы июнь иртәсендә без мәскәүлеләр Лукашов һәм Резникны вокзалга хәтле озатып куйдык. Аннары бераз Түбән Новгород буйлап йөрдек, Идел буена төшеп, ретро-автомобильләр күргәзмәсен карадык, тагын стадион яннарын әйләнеп чыктык. Магнит кебек үзенә тартып кына тора бит ул.
 
Покаместов белән мин дә шул ук көнне кайтып китәргә уйлаган идек. Ләкин хуҗа бергәләшеп  Египет - Россия матчын телевизордан карарбыз дип, калырга кыстады. Россия командасының египетлыларны җиңүен бергәләшеп каравы бик күңелле булды безгә. 
 
Икенче көнне иртәнге алтыдан торып юлга чыктык.  Анатолий Чернов  Покаместов белән мине Ульяновскига кадәр алып кайтты. Без юлга чыгу белән яңгыр сибәли башлады һәм Чебоксарга кадәр шулай килеп-килеп явып торды. Ләкин бу безнең күтәренке күңелебезне төшерә алмады. Безнең өчен бу көнне Россия чемпион иде әле.
 
Анатолий юл буе шушы якларда СПТУда тракторчылыкка укыган, Ульяновскиның автомобиль заводында эшләгән елларын сөйләп барды. Аннары үзеннән олырак абыйсы аны Себергә эшкә дәшкән. Шулай итеп аның тормышы Себер бураннарына уралып киткән дә инде. Анда бармаган булса, безнең кебек дуслар тапкан булыр иде микән ул?!
 
Анатолий безне Ульяновск автовокзалында төш вакытындарак төшереп калдырган иде, ә кичен инде без Самарадагы фатирыма кайтып кердек. Икенче көнне Җәмигъ мәчете йортында басып торган машинамны алырга киттек. Һәм мин Володяга, үзем уйлап чыгарган традиция буенча, түбәтәй сатып алып башына кидереп куйдым (кунакка килгән һәр ир кешегә шундый бүләк ясыйм мин). Машинамны алып, Богырысландагы йортыма юл тоттык. Мин аңа җирле истәлекле урыннар турында сөйләп бардым. Ә икенче көнне дустымны Кинель елгасында балык тотарга алып киттем. Һава торышы әллә ни шәп түгел иде. Шуңа күрә балык та капмады. Без, кармакларыбызны җыеп, Каптяжево авылында яшәүче умартачы дустым Иван дәдәй янына киттек. Шушы хәтле араларны узган егетләргә 35 километр ара берни дә түгел бит ул.
 
Иван дәдәй безгә үзенең кармакларын биреп, балык үрчетелгән күл янына китереп утыртты. Башта табан балыгын консервланган кукурузга тотып карадык. Барып чыкмады. Җирне казып, суалчаннар җыйдык һәм шуңа тота башлагач, балык та, хәтта кыслалар да каба башлады. Покаместовның авызы ерылып китте. Ләкин безгә ияреп килгән оныгым Эмиль балыкларны бик жәлләде, аркаларыннан сыйпап, кабат күлгә җибәрүебезне сорады. Тешен кысып булса да, Володя малайның сүзләренә каршы килмәде. Балыктан балыксыз кайткач, Тәлига әбисе Эмильне шелтәләп тә алды. Моңа каршы алты яшьлек оныгым: “Әби, экологияне сакларга ки¬рәк бит!” - дип кистереп әйтеп куймасынмы...
 
Уругвай - Россия матчын көткән арада без кунагым белән Пох¬вистнево районының  Гали авылы Сабан туен карарга да өлгердек. Ә футбол буласы көнне Самарага килеп җиттек. Володяны биредә футбол карарга килгән олы кияве дә көтә иде инде.
 
Без S1 автобусына утырып, "Самара Арена" стадионына киттек. Ләкин барып җитә алмадык, чиксез кызудан  халыкның күплегеннән автобусның арткы көпчәге шартлады. Шулай итеп, безгә бушлай йөрү тәтемәде, рейс автобусына утырып барырга туры килде. Автобустан төшкәч, ни күзебез белән күрик - Беренче май демонстрация¬¬се диярсең, халык стадионга агыла да агыла. Елмаючан волонтерлар җанатарларны автобустан ук каршылап, кая барырга кирәклеген күрсәтеп торалар. Арабызда Уругвай җа¬натарлары да күп иде.
 
Юлыбыз имән һәм юкә агачлары үскән урман буйлап үтә. Урман сирәгәйгәч, күз алдыбызда космик тәлинкәгә охшаган “Самара Арена” стадионы пәйда булды. Ерактан ул шундый җиңел генә, һавада очкан сыман күренә. Янынарак килсәң, калын тимер торбалар, бетон һәм пыяладан эшләнгәнлеген күреп, хәзерге инженерларның акыл тирәнлегенә хәйран каласың!  Һәр кабыргасының йөкләнешен граммына кадәр санап чыгарырга кирәк бит! Мин үзем дә инженер, материалларның каршылык күрсәтүен, машиналар һәм механизмнар теориясен  яхшы беләм. Шулай да бу стадион мине шаккатырды һәм сок¬лану хисе уятты. Күңелемне илебез Россия белән горурлану хисләре биләп алды - без дә зур стадионнар кора, чемпионатлар һәм олимпиадалар үткәрә, чит илләрдән бихисап кунак¬лар каршы ала алабыз бит!..
 
...Тиешле тикшерүләрне үтеп, стадионга кердек. Үзе¬безнең блокны, этажны, урыннарыбызны табуы кыен булмады, волонтерлар юл күрсәтеп кенә тордылар. Күкрәкне киереп йөрдек инде - без дә шундый зур тарихи чарада катнашабыз бит! Синең күңел кичерешләрең, кычкыруларың һәм кул болгауларың, башка җанатарларның эчке энергиясе белән кушылып, голга яисә голны оештыруга күчүен, үзең дә шушы стадиондагы бөтен кеше белән бер организмга әверелүеңне бөтен җаның-тәнең белән тоемлыйсың. Еллар үткәч, чемпионат турында сүз чыкканда: “Мин дә анда булган идем, әнә теге җиденче рәттә кока-кола эчеп утырган идем”, - дип әйтерлегем бар.
 
Хыялларым белән уенның башлануын да сизми калганмын. Менә Уругвай һәм Россия гимнары яңгырады. Уругвайлылар беренче минутлардан ук һөҗүмгә ташландылар һәм, безнекеләр абайлап алганчы, гол да кертеп куйдылар. Россиялеләр Уругвай командасының шәп уенына бер нәрсә белән дә җавап бирә алмадылар, ә Игорь Акинфеевка үз капкасыннан тагын бер туп чыгарырга туры килде - 2:0.
 
Минем дустым моның белән канәгать түгел иде, әлбәттә. Нервысының киеренкелеген басу өчен, өченче тупны кер¬түләрен көтеп тә тормыйча, сыра эзләп чыгып китте. Оныгым Эмиль әйтмешли: “Начар, начар, бик тә начар!” булды бу.
 
Күңелләре төшкән, әмма шундый тарихи уенда катнашулары белән канәгать калган Самара җанатарлары өйләренә тарала башлады, ә Уругвай җанатарлары төне буе Самара урамнарында “О Белла, чао,  О Белла, чао! Белла, чао, чао, чао!” дип, Испания партизаннары җырын җырлап, күңел ачтылар... 
 
Дустымны озатканнан соң Англия - Швеция уены көнне (7 июль) юри генә "Самара Арена" стадионы янына барган идем, кулдан билет сатып алырга насыйп булды. Бәясен дә ике тапкыр кимрәк куйганнар! Алдым инде, нишләтим.Шулай итеп, миңа тагын бер бәхет тәтеде. 
 
Ә менә чемпионатның соңгы, иң мөһим матчларын өйләребездә телевизордан гына карарга туры килде. Шулай да күңел күтәренке иде, чөнки 1/8 финал уеннарында Россия җыелма командасы өстәмә вакыттан соң пенальти буенча бик көчле испаннар командасын җиңә алды. Шуңа күрә Сочида үткән чирекфиналда Россия Хорватиядән дә өстен булыр кебек тоелды. Ахырга кадәр мөмкинлек бар иде, чөнки уенның төп һәм өстәмә вакытлары 2:2 исәбенә тәмамланды. Ә менә пенальти бәргәндә безгә бәхет елмаймады. Монда тренерның хатасы да булгандыр инде. Минемчә, ул икенче таймда Дзюбаны Смоловка алыштырмаган булса, беренчесе, һичшиксез, пенальтины уңышлырак башкарган булыр иде. И-иих! Нинди үкенеч! Шулай да, Россиядә үткән дөнья чемпионаты бөтен дөнья халкына бер айга сузылган футбол бәйрәме бүләк итте. 
 
“О спорт! Син - бөтен дөнья!” дип җырлыйлар “Смешарики” мульт¬фильмы геройлары. Ә без моны үз күзләребез белән күрдек, күңелебез белән тойдык һәм стадионнарда йө¬рәкләребезнең бер өлешен кал¬дырып киттек.
 
Хәмзә МОРТАЗИН.
Самара -Түбән Новгород - 
Самара
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 01.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»