|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2018 Фаҗига
Чаллыда үлем белән тәмамланган фаҗига булганЧаллыда тугызынчы модель «Лада» бәрдергән ир-ат фаҗига урынында һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте. Шаһитлар раславынча, «ВАЗ-2109» автомобилен йөртүче үз машинасы артыннан куа килгән юл-патруль хезмәте инспекторларыннан качарга омтылган, дип яза Татар-информ.
Юл һәлакәте Муса Җәлил проспектында «Поликлиника» тукталышы янында булган. Кулына чәчәк тоткан ир-ат светофорның яшел утына зебрадан чыгып барганда, аны «Лада» автомобиле бәрдереп киткән. Җәяүле һәлакәт булган урыннан 50 метр читкә барып төшкән.
Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат тукталыш аша «очып чыккан», бер аягы өзелгән җәяүлене трамвай рельслары янында табып алганнар. «Ашыгыч ярдәм» табиблары һәлакәт урынына килгәндә, аның тәне суынган булган инде.
Юл һәлакәтендә гаепле шоферны тоткарлаганнар.
--- |
Иң күп укылган
|