поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.07.2018 Милләт

Без синең алда бурычлыбыз

2009 елның 29 июлендә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның бакыйлыкка күчеп, озак еллар яшәгән һәм иҗат иткән Кошки районының Иске Фәйзулла (аны халык Иске Җүрәй дип тә атый) авылы зиратында җирләнүенә менә тугыз ел вакыт үтеп тә киткән инде.

Без бу көнне аны искә алып, рухына багышлап догаларыбызны кылыйк, биргән вәгъдәләребезнең барсын да әле үти алмаганыбыз өчен гафу итүен сорыйк. Каһарман якташыбызның басылмаган шигырьләрен барлап, һаман да бер генә китабын да чыгара алганыбыз юк. Иске Фәйзулла авылында ул яшәгән йортта аның музеен ачу турындагы хыялыбыз да әлегә хыял булып кына кала бирә.
 
Дөнья шундый каты бәгырьле була икән шул. Тик шулай да, төшенкелеккә бирелмичә, без синең исемеңне, иҗатыңны мәңгеләштерү буенча башлаган эшебезне дәвам итәргә сүз бирәбез, Гакыйль туганыбыз. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, морадыбызга ирешербез дип ышанасы килә. Ә син, зинһар, рәнҗеп ята күрмә! Синең изге гамәлләреңне, якты һәм нурлы иҗатыңны киләчәк буыннарга җиткерү – бүгенге көндә исәннәрнең бурычы дип саныйк.
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.
 
Сагындым
Тузган башын селкеп
Юл буенда үскән
Әремнәргә кадәр сагындым.
Ул җирләргә мин бит чәчеп
                                  киттем
Шат көннәрен
                     балачагымның...
Акбүз атка менеп,
Кылыч болгый-болгый
Болыннарда йөгереп үткән
                                          ул...
Һәрбер көне кызык әкият 
                                       булып
Күңелемдә калган бикләнеп.
Чын идеме, күңелемдә генә
Тудырдыммы әллә мин аны.
Һәр адымы могҗизага тулы
Икенче бер матур дөньяны?!
Нурларына, моңнарына 
                                     манып
Мине үстергән гүзәл
                                 ягымның
Көзләрендә басуларда очкан
Тузанына хәтле сагындым.
 
Гомер турында
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                             дә,
Таң атар - ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар үтсә дә.
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Кешене син бүген рәнҗетмә -
Тугандай күрешик,
Шатлыклар бүлешик,
Гел тату яшәүгә ни җитә?!
 
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен, -
Гомер ул гомерсез гөл 
                                    сыман,
Табылыр микән соң
Әйтүче сагынып,
Мин, диеп, аны бик юксынам.
 
Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә
                                            дә,
Таң атар - ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар 
                                 үтсә дә...
 
Гакыйль СӘГЫЙРОВ.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 27.07.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»