поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2018 Язмыш

Миләүшәнең яңа тормышы (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Тормыштан ямь табып, булганына шатланып, башлаган гамәлен җиренә җиткереп эшләүче кеше­ләрне күргәч, сокланып куясың. Мамадыш районында гомер итүче Миләү­шә Хәсәнова, күптән түгел Башкортстанда мөмкин­лек­ләре чикле булган кешеләр арасында туризм буенча үткән VII Бөтенроссия “Юрүзән” фестивалендә катнашып, чемпион булды.

“Бер ай элек Алсу апам авылда киштәне актарганда бер кочак мактау кәгазь­ләре табып, шуларны күтә­реп кер­де. Баксаң, ми­некеләр икән: мәк­тәптә укыган вакытта алганмын. Сыйныфта иң активлары идек без. Чаңгы, җиңел атлетика, винтовкадан ату, волейбол, баскетбол һәм башка спорт төрләрендә район күлә­мен­дә җиңүче­ләр булып исәп­ләндек. Имгәнгәч, болар хакында онытып торырга туры килде”, – дип искә ала үт­кән­нәрен Ми­ләүшә апа. Юл фа­­- җ­игасендә ул утырган машина биек кү­пердән аска оча. “Ашыгыч ярдәм”, та­биб­лар, операция, хас­таха­нә ятагы – тормышка әйлә­неп кайту җиңел булмый. Ниләр ки­чергәнен хә­зер исенә дә төшерәсе килми.
 
Аннары яңа тормыш өчен көрәш башлана. Спорт – әнә шу­ның бер бизәге тү­гел, мәгъ­нәсе дә. “Ун ел ти­рәсе үткәч, янәдән спортка кайттым. Моның сә­бәп­чесе һәм миңа этәргеч би­рүче – инвалидлар җәм­гыя­тенең тренеры  Вәсимә Имамова. “Юрүзән” спорт фес­ти­ва­лендә мин икенче ел рәттән катнашам. Татарстан җыел­ма командасы җи­тәкчесе Раил Шәрәфиев: “Фес­тивальдә катнашырга көчле куллы хатын-кызны эз­ләдем”, – дип, мине сайлады. Штанга күтәрү һәм кул көрәше буенча Татарстан чем­пио­натын­да беренче булуымны бел­гәннәр. Фес­тивальдә беренче булып чыгыш ясарга туры килде. Беренче булу, билгеле, авыр инде. Шуңа күрә тәүге ярышта мин өченче урында калдым”.
 
Икенче көнне алар көй­мәдә ярыша. Иртән ир-егетләр булса, төштән соң хатын-кызларга чират җитә. Бу вакытта елгада су кү­тәрелеп, агым тагын да кө­чәя. Әмма Миләүшә апа бирешми, беренчелекне ала. “Биредәге соңгы ярыш текә кыяга менү иде. 30 градус эсселек, озын җиңле кием белән күпме бауга чолганырга кирәк. Авырлыгын сизмәдем дә. Менә мин 20 метрлы кыяның иң өстендә: бер ягында – ташлы тау, икенче ягында ямь-яшел урманлы, сулы тигезлек җә­елеп ята. Үзем, мине тизрәк фотога тө­шер­сен дип, аста бауны тотып торучы тренерыма кычкырам. Көн­дәш­ләрем: “Бу ханымны башка алып килмәгез”, – дигәннәр. Кыс­касы, бу ярышта да беренче булдым.
 
Узган ел Кырымда үткә­релгән Бөтенроссия фес­тивалендә катнашып, штанга күтәрү буенча икенче урын­ны алып кайта Ми­ләү­шә апа. Татарстан чемпионатларында катнашып, беренче урынга лаек була. Штанга күтәрү, кул көрәше, теннис, чаңгыда шуу, өстәл уеннары дисең­ме... “Ел ха­тын-кызы” бәй­гесендә катнашып, “Ел үрнәге” но­ми­на­ция­сендә республика күлә­мендә беренче урынга лаек булуын да горурланып искә ала ул.
 
– Чит илләрне гизәргә яратам. Гарәп Әмирлекләре, Израиль, Испания, Вьетнам, Һиндстан, Иордания, Тунис, Мисыр, Төркия һәм башка илләргә барганым бар. Туган ягыма кайткач, күр­гәннәрем турында газетага язам. Апа һәм җизни белән Россия киң­лекләре буйлап сәяхәт итә­без. Инде шактый җир­ләрдә булдык, – ди ул.
 
Миләүшә апа – уңган ху­җабикә дә әле. “Кышка кыярын, помидорын, төрле җи­мешләрдән компот, кайнатмалар ябам. Нинди камыр ризыгы кирәк, барысын да пешереп бирә алам. Үр­мәләп, идәнен дә юам. 1995 елдан бирле рульдә йөрим. Нинди генә машинам булмады инде, – ди ул. – Кызганганнарын яратмыйм. Нинди ге­нә хәлгә юлыксаң да, үзеңне яратырга кирәк. Бары шулай эш­ләгәндә генә кимчелек­лә­рең­не сизми башлыйсың!”

Алинә ЮНЫСОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.07.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»