поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.07.2018 Дин

Болгарда VI мөселман яшьләре форумы уза

Болгарда 22-29 июль көннәрендә VI мөселман яшьләре форумы уза, дип хәбәр итә Татарстан диния нәзарәте.

Форумда катнашучылар 22  июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын алу белән тарихи Болгарга юл алдылар. Җәйге ял итү һәм белем алу форумының программасы эчтәлекле. Яшь мөселманнар өйлә намазына кадәр белем алса, төшке аштан соң алар төрле тренинглар, квест яисә мастер класслар белән мәшгуль. Гыйлемле остазлардан белем алу белән беррәттән форумда катнашучылар үзләренең сәламәтлекләре турында да онытмыйлар. Бик теләп төрле спорт ярышларында катнашалар һәм татар халкының милли уеннарын да искә алалар.
 
Әйтик, мөселман туташлары аулак өй уздырдылар. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм борынгы йолаларын искә алып “Кич утыру” оештырдылар. Алар чигү чиктеләр, тәмләп коймак пешерделәр һәм мөселман егетләрен чәй белән сыйладылар.
 
Егетләр исә үзләренең булдыклыкларын ук атуда сынадылар. Өлгәре мастер-класста катнашсалар, соңыннан уктан ату турнирында ярыштылар. Уктан ату  Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) сөннәте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) хәдисләренә мөрәҗәгать итсәк, аларның берсендә ул балаларны уктан атарга, йөзәргә һәм атта йөрергә өйрәтергә кушкан. Шул сәбәпле мөселман егетләре өчен бу спорт төре бер дә чит түгел, киресенчә мөһим спорт төрләренең берсе. Иң очкын күзлеләрдән беренче урынны яулаган Туганаев Рамазан, икенче урынны Хафизов Рөстәм, өченче булып Бикмөхәммәтов Салих табылды. Заманчарак ату коралы булган арбалет ярышында беренче урын Гыйрфанетдинов Азатка, икенче урын Исмәгыйлев  Альмирга, өченче урын Газыймов Русланга бирелде.
 
Мөселман яшьләре Болгар белән таныштылар, тарихи урыннарда экскурсиядә булдылар.
 
Җомга көнне форумда катнашучылар Татарстан мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашачак.  

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»