поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2010 «65»

ТЫЛ БАТЫРЛЫГЫ

1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае. Шушы ике дата арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер олы сәхифәсе ята. Ул – совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе.

1941 елның 22 июне…

 

 Кояшлы ял көне була ул. Тирә-якта халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар гөрли. Кинәт аяз көнне яшен суккандай, коточкыч аянычлы хәбәр килеп төшә: сугыш!

 

 Бу көнне кешеләрнең барлык уй-хыялларын чәлперәмә китергән сугыш башлана.

 

 Сугыш – нинди авыр, дәһшәтле һәм шомлы сүз. Әлеге сүз күпме кешенең йөрәген телгәләгән, яшь кенә егет-кызларның күңеленә олыгайганчы төзәлми торган яралар уеп калдырган куркыныч вакыйга. Ул – бөтен дөньяның астын-өскә китереп, кешеләрнең язмышларын җимерүче көч.

 

 Сугыш... Нишләдең соң син? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак... Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанулар...

 

 Менә шушы дәһшәтле елларның шаһиты булган бик күпләрнең һәм әбиемнең балачак язмышын уйлавым, кул астымда булган әбиемнең документларын укып, аның сөйләгәннәренә нигезләнеп мин тыл батырлыгы хакында язарга булдым.

 

 Һәр елны майның ямьле көнендә без Ватаныбыз намусы һәм азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган; тылда, станок артында җиңү хакына армый-талмый корал ясаган; колхоз кырларында көне-төне эшләп батыр совет сугышчыларына, иксез-чиксез илебез халкына күз яше һәм ачы тир белән сугарылган икмәк үстергән кешеләрне олы ихтирам белән һәм юксынып искә алабыз. 65 ел элек безнең халык тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, кешелек дөньясына үлем белән янаган фашист армиясен тар-мар итүгә иреште. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә ветераннарыбызның сугыш уты көйдергән йөрәкләрендә әрни, тәннәрендә төзәлмәс яралар булып сыкрый. Сугышның куркыныч сурәте Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә – туганнар каберлекләрендә, снарядлар белән телгәләнеп беткән сугыш кырларында мәңгелеккә уелып калган.

 

 Татарстан халкы да җиңүгә зур өлеш кертә. Ул дәһшәтле еллар буыны үзенең патриотик, гражданлык бурычын намус белән үти.

 

 Сугышның беренче атнасында ук безнең Азнакай һәм Тымытык район хәрби комиссариатларыннан 311 кеше илне сакларга киткән. 1418 көн дәвам иткән әлеге канкойгыч сугышка 10523 якташыбыз фронтка алынган, 6438 кеше яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган; илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, батырларча һәлак булганнар.

 

 Җиңүгә кайнар ышану азнакайлыларга сугышның авырлыкларын күтәрергә ярдәм итә.

 

 1941-1945 нче еллар туган авылым Урманай кешеләре күңелендә дә мәңге җуелмаслык хатирәләр калдырган. Сугышның бөтен авырлыгын, михнәтен үз җилкәләрендә татыган өлкәннәребез ул елларны бик яхшы хәтерлиләр...

 

Сугыш җиле безнең гаиләне дә читләтеп узмый: Бәдретдин бабамның әтисе Камалетдин сугыш кырында батырларча һәлак була, соңгы сулышына кадәр илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Әниемнең Мөкатдәс һәм Мәрданша бабалары сугыштан кайткач, авыр яралардан вафат булалар. Ләлә әбиемнең Алмаз һәм Азат абыйлары шулай ук сугышта катнашалар. Алар сугыштан кайткач, Азнакай шәһәрендә хезмәт куялар.

 

 Якыннарыбызның исемнәре республикабызның “Хәтер” һәм “Алар илгә җиңү алып кайтты” китапларына кертелгән. Мин алар белән бик горурланам. Бүгенге көнебез матур, тормышыбыз җайлы икән – без аларга бурычлыбыз.

 

 Гаиләбездә бүгенге көндә хөрмәткә лаек кешебез – әбиебез. Ул 1929 елның 15 февралендә Азнакай районының Моратовка авылында Шәмсекамал һәм Нәҗип гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда әбиемә нибары 12 яшь була.

 

 Яшүсмер кыз бала әле бу вакытта сугыш афәтенең никадәр газап, кайгы, авырлыклар китерәсен башына да китерми. Әмма дәһшәтле сугыш кызны өлкәннәр белән бергә басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга, көтү көтәргә дә чыгара.

 

 Азат абыйсы сугышка киткәч булган вакыйганы бүген әбием ярым шаяру белән искә алып сөйли: “Тормыш үземә калды, малларга корма әзерлим дип бәләкәй арба тартып, чалгы алып, ындыр артына әрекмән чабарга төштем”. Әбиемнең сугыш чоры истәлекләре бихисап.

 

“Ул вакытта уку белән дә каршылыклар чыкты. Сугыш башлангач, 3 бала күрше урыс авылына укырга йөрдек. Укытучыбыз Лиза Дмитрьевна иде. Мәктәпкә йөрүләр зур авырлык белән бирелде. Уку теләге көчле булгандыр күрәсең, һәркөн берничә километр юл үтеп, һава торышы нинди булуга карамастан, мәктәпкә бардык. Мәктәптән соң фронт өчен кирәк-ярак әзерли, я басуга ашлык җыярга чыга торган идек. Шулай итеп 5 ел вакыт үтеп тә китте. Сугыш бетүе турында мәктәпкә барганда Яңа Юл укучылары очрап әйттеләр. Без бу яңалыкның әһәмиятен бик аңлап та җиткермәгәнбездер инде, ә шулай да сөенечебезнең чиге булмады. Ул көнне мәктәпкә дә бармадык. Өйдә дә бәйрәм рухы хакимлек итте. Сугыштан соң укуны Бәйрәкәдә дәвам иттек. 8 класс белем белән мәктәпне тәмамладык. Бергә укыган сабакташлардан Сөгъдә, Фәриха, Миннебайлар күптән вафат инде. Алар белән үткәргән уку еллары бүген дә хәтердә” . Әбием сугыш чоры истәлекләрен бәйнә-бәйнә, бар нечкәлекләре белән сөйли. Кайвакыт йөзендә елмаю чаткылары, күзендә яшь тамчылары күренә. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен әбием күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Әлеге бүләкләрне ул кадерләп саклый. Менә алар:

 

1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә бирелгән ТРның истәлек билгесе

 

 СССРның Югары Советы Президиумыы исеменнән бирелгән  “Хезмәт ветераны” медале

 

  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60 еллыгы хөрмәтенә бирелгән юбилей медале

 

  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә бирелгән юбилей медале

 

 Истәлек билгеләре җыелмасы

 

 Истәлекле, һәрберсе аерым игътибарга лаек әлеге билгеләрнең. Яшь вакыттан ук тормыш газапларын татырга өлгергән әбиемнең хезмәт батырлыклары өчен бирелгән әлеге бүләкләр аның хөрмәткә лаек кеше икәнен тагы бер кат исбатлый. Хәзерге вакытта гаиләбез, якыннары өчен ул матурлык өлгесе. Аның һәр гамәле безнең өчен үрнәк, аннан нурлар алып яшибез ич без. Сөйләгән һәр сүзе, кылган һәр эше аның төгәл булуы хакында сөйли. Сугыштан сон, мәктәпне тәмамлагач, ул Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар әзерләүче курсны тзмамлый. Аннан сон, лаеклы ялга чыкканчы, Урманай, Вахитов совхозларында хиспачы булып фидакарь хезмәт куя. Бүгенге көндә әбиемнең теләге бер һәм изге: илдә-көндә башка сугышлар булмасын, бар халык тынычлыкта муллык белән озын гомер кичерсен.

 

 Хәзер инде Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 65 ел тулып килә. Дөнья хәлләре дә, вәзгыять тә күпкә башка. Сугыш яралары акырынлап булса да төзәлгән, сугыш эзләрен вакыт тузаны күмә, күңелдә бары хәтирәләр генә яшәп килә. Ә тормышка сугышны, Аллага шөкер, бөтенләй күрмәгән , аның хакында ишетеп кенә белгән яңа буын аяк басты. Һәрвакыт сугыш турында кинофильмнар карагач, дәһшәтле еллар турында әсәрләр укыгач, авыр еллар юлдашы булырга туры килгән өлкән кешеләрнең хәтирәләрен тыңлагач, уйларымны бөтен ил күләмендә – фронтта һәм тылда барган аяусыз көрәш күренешләре биләп ала. Шул хәтирәләрне тыңласам, күз алдыма авылда икмәк өчен көрәшүләр, фронтка дип кич утырып кием әзерләүләр, буйлары җитмәгәнлектән атка камыт кигертә алмаган яшүсмерләр, колхозның күтәрәмгә алган атларын өйләреннән алып килгән ризык белән туендыручы хатын-кызлар, уракка төшкән 60-70 яшәр өлкәннәр килеп баса. Сугыш ачысын, аның михнәт-җәфаларын җитәрлек татыган, безгә тынычлык бүләк иткән буын вәкилләренең күркәм традицияләрен саклау, илебезнең байлыгын тагын да арттыру – һәркайсыбызның изге бурычы.

 

 Илдә сугыш башланып, авыр сынау сәгате суккач, басынкы гына гади авыл кешеләре үз җилкәләренә көч җимәстәй авыр йөкне, сугыш йөген күтәреп алалар. Ай-һай ләбаса кыен бит безгә, дип әйтмиләр, сыкранмыйча, тешләрен кысып бара бирәләр. Фронтта газиз кешеләрен югалту, авыр тормыш ачысын тату да аларны рухи яктан сындыра алмый. Нинди генә сынаулар алдында да баш бирмәскә тырыша алар. Тылда Бөек җиңүне якынайтучыларның фидакарь хезмәте үзе үк сугышчан батырлыкка тиң, минемчә. Аларның батырлыгына таң калырлык ич! Ә Ләлә әбием минем өчен тылда хезмәт куйган кешеләрнең якты үрнәге, матур өлгесе. Аңа бабам Бәдретдин белән тыныч картлык, имин көннәр, балалар куанычы телисем килә.


Ильмира КАМАЕВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»